Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Хәтер исемлеге": Башкортстанда бер ай эчендә коронавирустан тагын биш табиб үлгән


Соңгы өч атнада Русиядә яңа төр коронавирустан 100дән артык табиб вафат булган.

Коронавирус пандемиясе вакытында үлгән табибларның “Хәтер исемлеге”нә Башкортстаннан тагын бер исем өстәлде. Уфаның 5нче санлы шәһәр поликлиникасының участок табибы, 65 яшьлек Миңлегөл Азнабаева коронавирус белән авыру сәбәпле вафат булган.

Поликлиника хезмәткәрләре Азатлыкка табибның үлгәнен раслады, ләкин үлеменең төгәл датасын әйтә алмады. “Күптән түгел” дию белән чикләнделәр.

Миңлегөл Азнабаевадан кала, Русия медицина хезмәткәрләре арасында коронавирустан үлүчеләр исемлегенә Башкортстаннан тагын дүрт кеше керде: Уфадагы 8нче шәһәр хастаханәсе урология табибы Олег Батищев, Благовещенски үзәк район хастаханәсе анестезиолог-реаниматологы 45 яшьлек Александр Морозов, Бәләбәй үзәк район хастаханәсе табиб-терапевты 66 яшьлек Зүлия Мөхәммәтшина, Стәрлетамакның 1нче санлы шәһәр хастаханәсе хирургы Андрей Ширяев.

Моннан кала, Башкортстаннан тагын бер медик исеме “Үлемсез МедПолк” сайтындагы исемлеккә керде: Уфадагы РКБның өстәмә тикшеренүләр һәм МРТ бүлеге җитәкчесе, табиб-рентгентолог Равил Мөхәммәтрәхимов. Мөхәммәтрәхимов Башкортстанда беренчеләрдән булып санак томографиясе, магнит-резонанс томография алымнарын үзләштергән белгеч була. Ул 8 ноябрьдә үлгән.

Хәзерге вакытта “Хәтер исемлеге”нә Башкортстаннан барлыгы 17 медицина хезмәткәре кергән. Яңа биш исем өстәлгәнчегә кадәр анда Радик Исхаков, Наил Саматов, Елена Никонорова, Лариса Нурлыгаянова, Олеся Дәүләтнурова, Флүрә Әзелгариева, Елена Смирнова, Ринат Дашкин, Инна Гарифуллина, Наталья Дергунова, Сәфәрбәк Одинаев, Людмила Селиванец исемнәре бар иде.

Бу үлемнәрнең күбесе Башкортстан хакимияте тарафыннан рәсми рәвештә коронавирус нәтиҗәсендәге үлем дип танылмаган. Русия хөкүмәте карары белән, коронавирустан үлгән медицина хезмәткәрләренә иминият түләүләре каралган. “Хәтер исемлеге”нә коронавирустан үлгән медицина хезмәткәрләрен аларның туганнары һәм хезмәттәшләре сүзенә нигезләнеп кертәләр.

Исемлектә Татарстаннан да җиде табиб бар: Дмитрий Смородинов, Тамара Багирова, Татьяна Житкова, Рәшит Миңнетдинов, Нассер Гассан Назим, Тамара Новикова, Илгинә Хисамова. Татарстан рәсмиләре 11 табибның коронавирустан үлүе турында белдерде.

Соңгы өч атнада Русиядә яңа төр корнавирустан 100дән артык табиб вафат булган. Бүген Русия исемлегендә әлегә барлыгы 838 табиб. Аларның кайберләренең фамилияләре Азатлыкта элегрәк аталган иде.

Сайтка тагын Оренбургтагы 1нче өлкә клиник хастаханәсе эндоскопия табибы, 62 яшьлек Сергей Ваганов, Омскидагы 17нче шәһәр хастаханәсенең анестезиолог-реаниматологы, 55 яшьлек Марат Җамалтдинов, Оренбург өлкәсе Первомайский район хастаханәсеннең Малый Зайкин табиб амбулаториясенең фельдшеры, 60 яшьлек Айсылу Нам исемнәре дә өстәлгән.

XS
SM
MD
LG