Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстаннан тагын дүрт табиб пандемия чорында үлгән медицина хезмәткәрләре исемлегенә керде


“Хәтер исемлегенә” Уфа, Салават һәм Октябрьски шәһәрләре табиблары исемнәре өстәлде.

Русия медицина хезмәткәрләре арасында коронавирустан үлүчеләр исемлегенә Башкортстаннан тагын дүрт кеше керде: Салават шәһәр хастаханәсе рентгенлаборанты, 40 яшьлек Инна Гарифуллина, Уфаның 13нче шәһәр хастаханәсе шәфкать туташы, 67 яшьлек Наталья Дергунова, Октябрьски шәһәре 1нче хастаханәсе терапевты, 62 яшьлек Сәфәрбәк Одинаев. Аларның исемнәре коронавирус пандемиясе вакытында үлгән табиблар, шәфкать туташлары, санитаркалар, лаборантлар һәм башка төр медицина хезмәткәрләре Хәтер исемлегенә язып куелды.

Башкортстаннан тагын бер медик исеме “Үлемсез МедПолк” сайтына урнаштырылган. Уфадагы 1нче санлы поликлиникада невролог булып эшләгән Людмила Селиванец коронавирустан дәваланган булган. Ул 19 октябрьдә үлгән.

“Хәтер исемлеге”нә Башкортстаннан барлыгы 11 медицина хезмәткәре кергән. Яңа өч исем өстәлгәнчегә кадәр анда Радик Исхаков, Наил Саматов, Елена Никонорова, Лариса Нурлыгаянова, Олеся Дәүләтнурова, Флүрә Әзелгариева, Елена Смирнова, Ринат Дашкин исемнәре бар иде.

Бу үлемнәрнең күбесе Башкортстан хакимияте тарафыннан рәсми рәвештә коронавирус нәтиҗәсендәге үлем дип танылмаган. Русия хөкүмәте карары белән, коронавирустан үлгән медицина хезмәткәрләренә иминият түләүләре каралган. “Хәтер исемлеге”нә коронавирустан үлгән медицина хезмәткәрләрен аларның туганнары һәм хезмәттәшләре сүзенә нигезләнеп кертәләр.

Исемлектә Татарстаннан да җиде табиб бар: Дмитрий Смородинов, Тамара Багирова, Татьяна Житкова, Рәшит Миңнетдинов, Нассер Гассан Назим, Тамара Новикова, Илгинә Хисамова. Татарстан рәсмиләре 11 табибның коронавирустан үлүе турында белдерде.

Русия исемлегендә әлегә барлыгы 733 табиб. Аларның кайберләре фамилияләре Азатлыкта элегрәк аталган иде. Сайтка тагын Самар өлкәсе Отрадный шәһәре хастаханәсенең фельдшер-лаборанты Наталья Гомәрова, Ульяновски өлкәсе Мәләкәс (Димитровград) шәһәре поликлиникасы педиатры Венера Данькова, Крымски шәһәре “Долголетие” медицина үзәге акушеркасы Елена Сабирова, Төмән шәһәрендә обсерватор итеп кулланылган “Градостроитель” үзәге терапевты Марина Сәфәрова исемнәре дә өстәлгән.

COVID-19 йоктырып вафат булган табиблар арасында Волгоградтан 48 яшьлек психотерапевт Илдар Мөхәммәтҗанов та бар. Ул шәһәрдә танылган белгеч була, короновирус йоктырганнан соң өч атна эчендә үлеп китә. Берничә ай элек аның йөрәгенә операция ясалган булган.

Сентябрь ахырында Уфада Башкорт дәүләт медицина университеты төп бинасы янында коронавирус пандемиясе вакытында үлгән медикларга истәлек тактасы ачылган иде. Стендка ун табибның фотосын урнаштырдылар. Аларның туганнары коронавирустан үлде дип саный. Ләкин стенд өч атна гына торды, аннары ул юкка чыкты.

XS
SM
MD
LG