Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Әни коронавирустан үлүчеләр санына кертелмәгән". Рәсми статистика ышанычлымы?


Архив фотосы

Азатлык Бәләбәй шәһәре хастаханәсендә озак еллар шәфкать туташы булып эшләгән, үпкә җилләтү аппаратына тоташтырылган килеш вафат булган Елена Никонорованың үлем сәбәпләрен тикшерде. Улы әнисенең коронавирустан үлүен әйтә, түрәләр исә моны кире кага.

27 апрель Башкортстанның Бәләбәй үзәк хастаханәсендә үпкәне ясалма җилләтү җиһазына тоташтырылган шәфкать туташы Елена Никонорова вафат булды. Аның үлеменең сәбәбе башта коронавирус диелде, әмма соңнан Башкорстан сәламәтлек саклау министрлыгы моны кире какты. Мәрхүмәнең Мәскәүдә яшәүче улы Павел Никоноров сүзләренчә, документларда әнисендә Covid-19 булуы әйтелгән, бу паталогоанатом кәгазендә ачыктан-ачык күрсәтелгән. Павел Азатлыкка, ул документ миндә бар диде.

Бүгенге көндә ул төрле инстанцияләргә хатлар яза, әнисенең дә, үзенең дә хокукларын якларга тырыша. Башкортстанның Бәләбәй шәһәрендә җан биргән 56 яшьлек шәфкать туташының үлеме сәбәбе Covid-19 вирусыннан булганын Павел Никоноровка Бәләбәй район хастаханәсенең баш табибы Рөстәм Ишмурзин да әйткән. Шул сәбәпле мәет туганнарына бирелмичә, ябык табутта зиратның аерым бер почмагында җирләнгән.

Павел әйтүенчә, Башкортстан сәламәтлек саклау министрлыгы түрәләренең паталоганатом карары дөреслеккә туры килми, бу очрак тикшерелә дип әйтүе, әнисенә ике тест ясалып та аларның нәтиҗәләре әйтелмәве махсус эшләнә. Беренчедән, түрәләр эш урынында инфекция эләктереп вафат булган медицина хезмәткәрләре өчен түләнергә тиешле компенсацияне бирергә теләми, икенчедән, статистика саннары белән уйныйлар, коронавирустан үлү очраклары артуы хакимияткә кулай түгел.

Азатлык Павел Никоноровтан ни өчен әнисенең балалар поликлиникасында эшләп йөргән җиреннән шикәр авыруы була торып, "приемный покой" (кабул итү) бүлегенә күчерелүе, нинди саклау чаралары булганы турында сорашты.

Битлекне эшкә чыгар алдыннан төнлә үзе теккән. Битлекләр бирелмәгән

"Әни соңгы елларда балалар поликлиникасында эшләде. Әмма аны "приемный покой"га күчерделәр, кеше җитми дип аңлатканнар. Бу — 30 март иде. Ул кире кага алганмы моны, белмим. 65 яшьтәге хезмәттәшләре бу эшкә җәлеп ителмәгән дип беләм. Әнидә шикәр авыруы булып та берүзен "контактный"лар янына күчергәннәр. Әни үзенең башка бүлеккә күчерелүен телефоннан гына әйтте. Фоторәсем ясап салды. Битлекне эшкә чыгар алдыннан төнлә үзе теккән. Битлекләр бирелмәгән. Эш шартлары турында сөйләмәде ул, фоторәсемгә караганда, бернинди дә махсус кием булмаганы аңлашыла. "Приемный покой"да өч көн генә эшләп өлгерде, әмма бу өч көн Бәләбәй хастаханәсенә коронавирус белән авыручылар китерелә башлауга туры килде. Өч көн узгач, башка ярдәмегез кирәкми дигәннәр.

Шикәр авыруы булгач, аны "больничный"га чыгарганнар. 3 апрельдән алып 12 апрельгә кадәр аны Приютово бистәсе хастаханәсенең терапия бүлегенә салдылар. Бу — шикәр авыруы белән бәйле уза торган тикшерү, профилактика, дәвалау өчен яткыру. Уколлар, витаминнар кададылар. 13 апрель ул өйдә иде.

Covid-19 cимпотомнары шул "приемный покой"да эшләп бер атнадан соң барлыкка килде

Covid-19 cимпотомнары шул "приемный покой"да эшләп бер атнадан соң барлыкка килде. Башта температурасы күтәрелде, аннары ютәле башланды. Ул өйдә табиблар әйткәнчә дәваланды, 26 апрель хәле начарлана башлагач, ашыгыч ярдәм белән аны килеп алдылар. Мин аның белән 27 апрельдә төшке вакытта видео аша сөйләштем, хәле уртача иде. Кан анализы килгән иде, канда кислород күрсәткечләре артканга шатланды. Соңыннан хәле начарайган, үпкәне җилләтү җиһазына тоташтырганнар, аннары ул шул ук көнне өзелде", дип искә ала Павел.

Павелга шул ук көнне моргтан да, Бәләбәй хастаханәсе баш табибы Рөстәм Ишмурзин да шалтыраткан. Әниегезнең җәсәден бирә алмыйбыз, аның үлеме коронавирустан булган дип әйткәннәр. Җирләү дә Роспотребнадзор таләпләре нигезендә башкарылган.

"Әнине моргта ярып караганнар. Минем кулда паталоганатом кәгазе бар. Анда үлем сәбәбе — коронавирустан дип язылган. Ә хәзер интернеттан бу документ соңгы түгел, дөреслеккә туры килми дигән сүзләрне укыйм. Шуны да әйтергә кирәк, әнигә башта 15 апрельдә тест ясадылар, аннары 23 апрельдә тагын бер мазок алдылар. Ике тестның да нәтиҗәләрен белмибез, безгә әйтмиләр.

Әнинең җәсәде безгә бирелмәде, Covid-19 диагнозы булган барлык мәетләргә кебек безне дә якын китермәделәр

Әнинең җәсәде безгә бирелмәде, Covid-19 диагнозы булган барлык мәетләргә кебек безне дә якын китермәделәр, күрсәтмәделәр. Аның гәүдәсе ябык табутта иде. Зиратта мин, хатыным, апам һәм балам иде. Башка кешегә керергә рөхсәт бирелмәде. Әнинең кабере Бәләбәй зиратының читендә булды, коронавируслы мәетләрне шунда җирлиләр дип аңлаттылар. Коронавирус булмаса, аның җәсәден безгә бирерләр иде", дип сөйли Павел.

Мәрхүм булган шәфкать туташының улы төрле инстанцияләргә хатлар яза, әнисенең дә, үзенең дә хокукларын якларга тырыша. Әмма аның сүзләренә караганда, түрәләр, бар нәрсәне дә яшерә.

"Акча күләме дә мөһим түгел, монда гаделлек мөһим. Әни гомере буе медицина өлкәсендә эшләде, бирелеп, намуслы, яратып эшләде. Мин балачакта аның белән эшенә йөрдем, барлык хезмәттәшләрен беләм. Әмма хастаханә җитәкчелеге, Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы башта бер сүз әйтә, аннары аны кире кага. Диагноз дөрес булмаган, яңадан тикшерергә кирәк дип әйтә башладылар. Шушымы гаделлек? Хезмәттәшләр теләктәшлеге булырга тиештер бит. Баш табиб белән соңыннан сөйләшергә тырышып карадым, әмма аның белән элемтә юк.

Covid-19 диагнозы куелмый, үпкә ялкынсынуы дип языла

Әнинең хезмәттәшләре белән аралаштым, алар арасында коронавирус белән авырган кешеләр бар, савыгып чыгучылар да бар, әмма аларның берсенә дә Covid-19 диагнозы куелмый, бары тик үпкә ялкынсынуы дип кенә языла.

Мин Русия президенты Владимир Путин, Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров, Русиянең Тикшерү комитеты, Башкортстан прокуратурасына хат юлладым, шулай ук хезмәт инспекциясенә әнидә шикәр авыруы була торып ни өчен башка эшкә күчергәннәр, нинди саклану чаралары булган дип сорап яздым. Әлегә берсеннән дә җавап юк", дип сөйләде Павел Азатлыкка.

Табиблар коронавирусны йоктыручылар һәм үлүчеләр статистикасы дөреслеккә туры килми дип сөйли. Моның ике сәбәбе була ала — хакимият реаль саннарны махсус яшерә һәм тиешле компенсацияләрне түләргә теләмәү.

6 майда Русия президенты Владимир Путинның коронавирус белән эшләүче медицина хезмәткәрләренә өстәмә гарантияләр бирелү турында фәрманы чыкты. Медицина хезмәткәре Covid-19 чирен эләктереп вафат булса, аның гаиләсенә 2,75 млн сум күләмендә акча түләнергә тиеш. Әгәр медицина хезмәткәренең сәламәтлегенә зыян салынса, бер тапкыр 68,8 мең сум акча бирелә. Әгәр кеше чир йоктырып башка хезмәтен дәвам итә алмаса, аңа нинди инвалид төркеме бирелүенә карап, ай саен 688 мең сумнан алып 2 млн сумга кадәр түләү каралган.

14 майда Башкортстанның сәламәтлек саклау министры Максим Забелин республикада коронавируслы авырулар белән эшләүче табиблар һәм башка төр медицина хезмәткәрләренә өстәмә түләүләр турында әйтте.

Ашыгыч ярдәм медицина хезмәткәрләре: табиб – 50 мең сум, урта медицина персоналы – 25 мең сум, кече персонал – 25 мең сум, ашыгыч ярдәм машинасы йөртүчесе – 25 мең сум алырга тиеш.

Стационар хезмәткәрләре: табиб – 80 мең, урта медицина персоналы – 50 мең, кече медицина персоналына – 25 мең сум түләнергә тиеш.

Башкортстан башлыгының 25 мартта имзаланган №УГ-122 фәрманына ярашлы, коронавируслы авырулар белән эшләгән табибларга республика исеменнән түләүләр булачак: табиб – 25 мең сум, урта медицина персоналы – 15 мең сум.

Коронавирус белән зарарлану куркынычы астында эшләгән кешеләр төркеменнән: табиб – 5 мең сум, урта медицина персоналы – 2,5 мең сум.

  • 5 апрель Уфадагы РКБда вафат булган бер пациентта коронавирус табылганнан соң, 6 апрельдә хастаханә ике атнага карантинга ябылды. 1200 кеше, шул исәптән 600 медицина хезмәткәре, 600 авыру хастаханәдә бикләнеп калды.
  • Табиблар авыруларда үпкә шешү һәм югары температура очраклары артуын җитәкчелеккә мартта ук әйтеп килүләрен, әмма хастаханә җитәкчелеге коронавируска тест ясарга рөхсәт итмәвен, табибларны саклану чаралары белән тәэмин итмәве турында белдерде.
  • РКБның 50гә якын табибы Русия тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкиннан хастаханә җитәкчелегенә һәм "Башкортостанда санитар-эпидемиология иминлеген тәэмин итү өчен җаваплы башка вазыйфаи затларга" карата җинаять эше ачуны таләп итте. Бк хакта Азатлыкка медикларны яклаучы юрист Тимур Уразмәтов хәбәр итте.
  • Русия тикшерү комитетының Башкортстан идарәсе РКБ җитәкчелеге гамәлләрен "ваемсызлык" маддәсе нигезендә тикшерү башлады. Русия баш прокуратурасы бу эшне үз контроленә алды.
  • Май башында социаль челтәрләрдә Бәләбәй үзәк район хастаханәсе шәфкать туташы Елена Никонорова коронавирустан вафат булган дигән хәбәр таралды. Башкортстанның сәламәтлек саклау министры урынбасары Ирина Кононова хәзер Бәләбәйдә дә РКБдагы хәл кабатлана, 44 пациент һәм медицина хезмәткәрендә коронавирус расланган дип белдерде, әмма Никонорованың ​үлемнең коронавирустан булуын ул кире какты.
  • Русия табиблары "Хәтер исемлеге" булдырды. Анда Covid-19 вакытында үлгән медицина хезмәткәрләре туплана. 14 майга аларның саны 190 кеше булды. Алар арасында Чаллының 5нче хастаханәсендә бүлек мөдире булып эшләгән Дмитрий Смородинов, Башкортстандагы Бәләбәй район хастаханәсе шәфкать туташы Елена Никонорова , Мәскәүдә эшләп вафат булган Уфа табибы Наил Саматов та бар.

фикерләр

Коронавирус нәрсә ул?

Коронавирус дип генетик яктан бер-берсенә якын булган вируслар төркеме атала. Алар аерым хайваннарга һәм кешегә йога ала. Кайчак андый йогу ачык билгесез уза, кайчак салкын тию рәвешендә сизелә. Авыр очракларда инфекция пневмониягә китерә ала, ул исә кешенең үлеме белән тәмамланырга мөмкин. Чирнең авырлыгы вирусның төреннән һәм штаммыннан, организмның үзенчәлекләреннән тора.

Төп симптомнар:

  • югары температура
  • коры ютәл
  • хәлсезлек
  • тән сызлау

Саклану чаралары:

  • гигиена (кул юу, авыз-борынга тимәү)
  • башкалардан ара тоту ( кимендә 2 м)
  • кеше күп җыелган урыннарга бармау
  • витаминга бай җиләк-җимеш, яшелчә ашау
XS
SM
MD
LG