Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда Республика клиник хастаханәсе табибы вафат булган


Башкортстан Республика клиник хастаханәсе
Башкортстан Республика клиник хастаханәсе

Уфада Республика клиник хастаханәсе табибы, 54 яшьлек Олеся Дәүләтнурова вафат булган.

“АиФ-Уфа" язуынча, ул иммунолог булып эшләгән.

Башкортстан сәламәтлек саулау министрлыгы матбугат хезмәте башлыгы София Алешина әйтүенчә, аның үлеменең сәбәбе — икенчел тромбоцитопения, организмда тромбоцитлар җитешмәү һәм шул сәбәпле эчке кан китү.

Алешина иммунолог булып эшләгән табибта коронавирус билгеләре булу мөмкинлегенең тикшерелүен дә белдерә.

Элегрәк коронавирус кисәк таралу сәбәпле Республика клиник хастаханәсе карантинга ябылган иде. Май аенда хастаханәнең баш табибы Эльза Сыртланова вазифасыннан китте. 15 июньнән хастаханә гадәттәгечә эшли, әмма коронавируслы авыруларны кабул итми.

XS
SM
MD
LG