Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстаннан тагын ике табиб пандемия чорында үлгән медицина хезмәткәрләре исемлегенә керде


Уфадагы РКБ бинасы
Уфадагы РКБ бинасы

“Хәтер исемлегенә” Стәрлетамактагы хосусый хастаханә табибы һәм Уфадагы РКБ табибының исемнәре өстәлде.

Коронавирус пандемиясе чорында үлгән Русия табиблары исемлегенә Башкортстаннан тагын ике кеше кертелде: Уфадагы РКБ каршындагы бала тудыру йортында неонатолог булып эшләгән Елена Смирнова һәм Стәрлетамакта “Норис” клиникасы неврологы Ринат Дашкин.

Смирнова 25 июльдә үлгән. Үлеменең коронавирустан булуы турында аның якын дусты Регина Новоселова ВКонтакте челтәрендә үзенең сәхифәсендә язып чыкты. “COVID-19... Кызыл зона... Медицинага 35 елын биргән кеше. Табиб, неонатолог, фитотерапевт. Без 20 ел диярлек дус булдык. Аның күркәм һөнәре дөньяга сабыйлар килү белән бәйле иде. Ул эшен үлеп яратты. Пенсиягә чыккач та дөньяга яңа кешеләр килүгә ярдәм итүен туктатмады” дип язган мәрхүмәнең дусты.

Ринат Дашкинга 63 яшь иде, ул Башкортстанда танылган табиб-невролог. Дашкин 20 июльдә вафат булган.

Бу “Хәтер исемлеге”нә Башкортстаннан әлегә алты медицина хезмәткәре кергән: Дәүләкән үзәк район хастаханәседә ашыгыч ярдәм машинасы йөртүчесе Радик Исхаков, Мәскәү өлкәсендә Егорьевское үзәк район хастанәсендә эшләгәндә авыру йоктырып үлгән 28 яшьлек табиб Наил Саматов, Бәләбәй хастаханәсе шәфкать туташы Елена Никонорова, Уфадагы психотерапия үзәгендә балалар психиатрия табибы, 54 яшьлек Лариса Нурлыгаянова, Уфадагы республика клиник хастаханәсендә эшләгән 54 яшьлек иммунология табибы Олеся Дәүләтнурова һәм Стәрлетамак район клиник хастахәнәсенең 57 яшьлек шәфкать туташы Флүрә Әзелгариева.

Бу үлемнәрнең берсе дә Башкортстан хакимияте тарафыннан рәсми рәвештә коронавирус сәбәпле дип танылмаган. Русия хөкүмәте карары белән, коронавирустан үлгән медицина хезмәткәрләренә иминият түләүләре каралган. “Хәтер исемлеге”нә коронавирустан үлгән медицина хезмәткәрләрен аларның туганнары һәм хезмәттәшләре сүзенә нигезләнеп кертәләр.

Исемлектә Татарстаннан да алты табиб бар: Чаллыдан 69 яшьлек терапевт Тамара Багирова, шулай үк Чаллыдан 53 яшьлек дерматовенеролог Татьяна Житкова, Казаннан 66 яшьлек кардиолог Рәшит Миңнетдинов, Мөслимнән 40 яшьлек балалар табибы Нассер Гассан Назим, Чаллы СПИД-үзәгендә өлкән лаборант булган 65 яшьлек Тамара Новикова һәм Казаннан ашыгыч ярдәм хезмәте фельдшеры 51 яшьлек Илгинә Хисамова.

Русия исемлегендә әлегә барлыгы 613 табиб. 23 көн эчендә 87 яңа исем өстәлгән. Табиблар арасында Калининградта анестезиолог-реаниматолог булып эшләгән 55 яшьлек Ридван Абдураманов, Мәскәүдә ЦСКА баскетбол такымының спорт табибы Роман Әбҗәлилов, Мәскәүдәге Иноземцев исемендәге хастаханәдә травматолог-ортопед булган 65 яшьлек Надир Вәлиев, Мәскәү өлкәсе Дзержински шәһәр хастаханәсендә акушер-гинеколог Хәнәфи Гарифуллин, Мәскәүнең 146 санлы поликлиникасы шәфкать туташы 56 яшьлек Динә Мансурова, Екатеринбур хастаханәсенең хирургия бүлеге мөдире 54 яшьлек Юрий Мансуров, Пензаның 4нче санлы шәһәр поликлиникасы шәфкать туташы Асия Матурова, Мәскәү өлкәсе Люберцы район хастаханәсене шәфкать туташы, 73 яшьлек Рәшидә Нәфыйкова, Калуга өлкәсе Малоярославец шәһәре табибы, 72 яшьлек Әлфия Толченицына, Пенза өлкәсе Неверкино авылында ашыгыч ярдәм машинасы йөрткән 54 яшьлек Фәрит Хәмитов, Саранскиның Республика йогышлы авырулар хастаханәсенең 60 яшьлек хезмәткәре Наилә Әюпова һәм Псков шәһәре хастахәнәсенен кардиолог-реаниматолог 51-яшьлек Әнвәр Сабиров та бар.

XS
SM
MD
LG