Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иремнең соңгы сүзләре: "Дәүләкәннән чирләүчеләр бик күп, үзегезне саклагыз"


Радик Исхаков
Радик Исхаков

Башкортстанның Дәүләкән шәһәрендә озак еллар ашыгыч ярдәм машинасы йөртүчесе булып эшләгән Радик Исхаков үпкә җилләтү җиһазына тоташтырылган килеш вафат булган. Хатыны аның коронавирустан үлүен әйтә. Ләкин хастаханәдән алынган рәсми кәгазьләрдә COVID-19 телгә алынмый, башка сәбәпләр күрсәтелә.

25 ел Башкортстанның Дәүләкән районы үзәк хастаханәсендә ашыгыч ярдәм машинасы йөртүчесе булып эшләгән 54 яшьлек Радик Исхаков 29 майда вафат була. Ул үпкәне ясалма җилләтү җиһазына тоташтырылган килеш Уфаның Дим бистәсендә урнашкан Covid һоспиталендә җан бирә. Хатыны Наилә Исхакова ире һәм аның белән эшләгән фельдшерның авыруларны хастаханәгә алып килгәндә коронавирус йоктыруын әйтә. Ләкин Радик Исхаковның үлем турында таныклыгында үлеменең сәбәбе “башка тәгаенләнгән инфекция агентлары китереп чыгарган үпкә ялкынсынуы” дип язылган.

Ул коронавирусны эшендә йоктырды, чөнки алар коронавируслы кешеләрне йөрттеләр

“Ул коронавирусны эшендә йоктырды, чөнки алар коронавируслы кешеләрне йөрттеләр. Ашыгыч ярдәмгә шалтыратучылар гадәттә температура барлыгын әйтә, ә алар янына барганда коронавируслы дип уйлап бармыйсың, гадәти авыру кебек барасың. Коронавирус баштан ук үзен белгертми бит, ике атна инкубация чоры була. Чакыруга килгәндә, аларның гадәти температурамы, коронавирустанмы икәнен белмиләр. Менә шулай алар барысын да йөртте. Һәм шундый температуралы авыруларның берсе коронавируслы булып чыкты. Мөгаен шул кешедән йоктырганнардыр да. Ул да, аның белән эшләгән фельдшер да зарарландылар. Фельдшер терелеп чыкты, ул яшь, авыруны җиңде, ә Радикның яше бар иде, ул җиңә алмады", дип сөйләде Наилә ханым Азатлыкка.

Вирус йоктыру куркынычы булса да, эшләделәр, ди ул: “Кая барасың, ул гомере буе ашыгыч ярдәмдә эшләде. Ирем беркайчан да сәламәтлегенә зарланмады, хроник авырулары да юк иде”.

Табибларга һәм ашыгыч ярдәм машинасы йөртүчеләргә чумадан саклану киемнәре бирелгән, ләкин аны авыруның коронавируслы булуын белгән очракта гына кигәннәр. “Ә болай бары битлек һәм бармакча киеп йөрделәр. Шул гына, башка берни юк. Бөтен чакырган авыру янына да саклану киемнәре кимәделәр”, дип аңлата ул.

Радик Исхаков 40 дәрәҗәгә якын температура белән башта бер атна чамасы өендә яткан. Аннан аны Дәүләкән үзәк хастаханәсенә салганнар һәм хәле тагын да начарайгач, Уфаның Дим бистәсендәге коронавирус һоспиталенә алып киткәннәр. Соңгы көнне аны үпкә җилләтү җиһазына тоташтырганнар, ләкин төнлә ул үлеп киткән. “ИВЛга тоташтырылганын хәбәр итеп өлгерделәр, ә иртән инде аның төнлә үлгәнен әйттеләр”, дип сөйли Наилә ханым.

Компенсация түләмәс өчен әллә нинди сәбәпләр уйлап чыгаралар

Аның сүзләренчә, иренең үлем турында таныклыгында “пневмония” дип язылган. "COVID-19" дип күрсәтелмәгән. Шул сәбәпле, коронавирус белән эшләүче медицина хезмәткәрләре вирустан үлгән очракта гаиләсенә бирелергә тиешле компенсацияне түләмәгәннәр. “Компенсацияне түләрләрме-юкмы, без әле белмибез, сәламәтлек саклау министрлыгы әлегә уңай җавап та бирми, түләнми дип тә әйтми. Хәзер тикшерү бара. Безнең илдә гел шулай бит инде, компенсация түләмәс өчен әллә нинди сәбәпләр уйлап чыгаралар”, дип зарлана ул.

Исхаковлар гаиләсе әлегә ярдәм сорап адвокатларга мөрәҗәгать итмәгән. Радик Исхаковның улы Руслан Исхаков хәзер документлар туплый. Медиакорсеть язуынча, Руслан әтисе авырып ятканда аның белән очрашкан һәм анда коронавирус булуын раслаучы документларны да күргән.

"Бәләбәйдә шәфкать туташы үлде, аның да коронавирустан икәнен яшерделәр. Ләкин болар бит барысы да ачыклана. Бер әйберне дә яшереп булмый, бөтен Дәүләкән гөрли инде", ди Наилә ханым.

Радик Исхаков 25 ел хезмәт куйган Дәүләкән хастанәсе дә аның гаиләсенә акчалата ярдәм күрсәтмәгән. Хезмәттәшләре аны җирләргә генә килгән, хастаханә исеменнән нинди дә булса компенсация түләнмәгән.

Ә бит бу турыда беркемгә берни сөйләмиләр

Наилә ханым иренең “соңгы вакытларда ашыгыч ярдәм чакырулар бик күп” дип сөйләгәнен искә ала. “Ирем реанимациядә 32 кеше ята дип әйткән иде. Дәүләкәндә авырулар бик күп, диде. Телефоннан әйтеп өлгергән соңгы сүзе: “Дәүләкәннән дә чирләүчеләр бик күп, үзегезне саклагыз. Бик нык чирлим. Миңа бик авыр”. Шуны әйтеп өлгерде, әле ул вакытта сөйләшә ала иде. Бик авыр хәлдә ятам, Дәүләкәннән күп диде. Ә бит бу турыда беркемгә берни сөйләмиләр”, ди Наилә Исхакова.

Иренең коронавирустан үлгәнен расламасалар да, җирләгәндә ябык табутта җирләүне таләп иткәннәр. “Безгә ачарга рөхсәт булмады, без аны мөселманча да җирли алмадык, табутка салып күмдек”, ди Наилә ханым. Радик Исхаковны Дәүләкән зиратында җирләгәннәр.

Без аны мөселманча да җирли алмадык, табутка салып күмдек

Моңа кадәр дә Дәүләкән район хастаханәсендә бер шәфкать туташы үлгән булган. “Бу очракларга кадәр Дәүләкән халкы коронавирус булуына бик ышанып бетми иде, әмма бу очраклар килеп чыккач, хәтта хезмәттәшләре дә менә шулай кешенең үлеп китүенә аптырап, шаккатып калды. Коронавирус булмаса, яшәр иде әле диләр”, дип өсти Наилә Исхакова.

Азатлык Башкортстанның сәламәтлек саклау министрлыгына мөрәҗәгать итеп, диагноздагы “башка тәгаенләнгән инфекция агентлары” ("другие уточненные инфекционные агенты") билгеләмәсе нәрсә аңлатканын сорады. Ләкин министрлык җавап бирмәде. Дәүләкән үзәк район хастаханәсендә дә бер телефонны да алучы булмады. Хастаханәнең кайнар линиясе дә шалтыратуларны кабул итмәде.

Май ахырындагы саннарга караганда, Социаль иминият фонды Башкортстанда COVID-19 йоктырган 507 медицина хезмәткәренең 13енә генә компенсация түләгән. “Роспотребнадзор мәгълүматына караганда, Башкортстанда тармак хезмәткәрләреннән 507 кешенең COVID-19 йоктыруы теркәлгән. 27 майга социаль иминият фонды 13 медикка иминият түләүләрен башкарды” диелә хәбәрдә.

Һөнәр берлеге белдергәнчә, беренче 13 хезмәткәргә барлыгы 900 мең сум күләмендә компенсацияләр түләнгән. Гаризаны 140лап хезмәткәр биргән.

26 майда Башкортстанның сәламәтлек саклау министрлыгы республикада 300 медицина хезмәткәре COVID-19 белән авырый дип белдергән иде.

Коронавирус нәрсә ул?

Коронавирус дип генетик яктан бер-берсенә якын булган вируслар төркеме атала. Алар аерым хайваннарга һәм кешегә йога ала. Кайчак андый йогу ачык билгесез уза, кайчак салкын тию рәвешендә сизелә. Авыр очракларда инфекция пневмониягә китерә ала, ул исә кешенең үлеме белән тәмамланырга мөмкин. Чирнең авырлыгы вирусның төреннән һәм штаммыннан, организмның үзенчәлекләреннән тора.

Төп симптомнар:

  • югары температура
  • коры ютәл
  • хәлсезлек
  • тән сызлау

Саклану чаралары:

  • гигиена (кул юу, авыз-борынга тимәү)
  • башкалардан ара тоту ( кимендә 2 м)
  • кеше күп җыелган урыннарга бармау
  • витаминга бай җиләк-җимеш, яшелчә ашау
XS
SM
MD
LG