Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия төбәкләрендә Конституция мәхкәмәләре 2023 елга кадәр бетереләчәк


Татарстанның Конститутуция мәхкәмәсе утырышы
Татарстанның Конститутуция мәхкәмәсе утырышы

Төбәкләргә җирле парламент каршында Конституция шурасы оештырырга гына рөхсәт ителә.

Русия милли республикаларында эшләүче Конституция мәхкәмәләре 2023 елның 1 гыйнварына кадәр бетерелергә тиеш. Бу турыда Русия думасында хөкемдарларның вәкаләтләре тәмамлану сораулары каралган канун өлгесендә әйтелә. Документ думаның электрон базасында бастырылган.

Канун өлгесен Думага Русия президенты Владимир Путин кертте. Ул 21 октябрьдә беренче укылышта кабул ителде, хәзер икенче укылышка әзерләнә. Бу канунга ярашлы, хөкемдарлар канунга каршы килүче гамәл кылган очракта президент тәкъдиме белән Федерация Шурасы тарафыннан вазифасыннан алына алачак.

Төбәкләргә Конституция мәхкәмәләре урынына “Конституция (низамнамә) шуралары” булдырырга хокук бирелә диелә.

Әлеге төзәтмәләрне Федерация Шурасының Конституция канун чыгару һәм дәүләт төзелеше комитеты рәисе Андрей Клишас һәм Русия думасының Конституция төзелеше һәм канун чыгару комитеты рәисе Павел Крашенинников тәкъдим иткән.

Канун өлгесе көченә кергәнән соң төбәкләрнең Конституция мәхкәмәләре яңа эшләр башлый алмый, ә карала торган эшләр 2023 елның 1 гыйнварына кадәр тәмамланырга тиеш. Яңа хөкемдарлар билгеләнми, ә элек билгеләнгән хөкемдарлар вазифасыннан китә, аларның дәүләт тарафыннан каралган гарантияләре саклана диелә канун өлгесендә.

Русия Конституциясенә үзгәрешләр кергәч, төбәкләрдә эшләүче Конституция мәхкәмәләре юкка чыгачагы билгеле булды. Татарстан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин әлеге мәхкәмәне саклап калырга чакырган иде. Ләкин аңа карап республика парламенты бернинди карар да, мөрәҗәгать тә кабул итмәде.

“Мине төбәкләрдәге Конституция мәхкәмәләренең Конституциягә эләкмәве борчый. Күп төбәкләр үзләренең Конституция мәхкәмәләрен булдырмады, аңа ихтыяҗ юк диючеләр булды. Минемчә, Конституция мәхкәмәләре кешеләргә, оешмаларга үз хокукларын яклауда киңәшләшү, аңлату эшен киңәйтә”, диде Мөхәммәтшин.

XS
SM
MD
LG