Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ сенаты "Допингка каршы Родченков канунын" хуплады


Григорий Родченков мәхкәмә утырышында
Григорий Родченков мәхкәмә утырышында

Канунга ярашлы, “тыелган дарулар яки алымнар” кулланып ярышлар нәтиҗәсенә йогынты ясарга теләүчеләр каты җәза алачак.

АКШ Сенаты дүшәмбедә “допингка каршы Родченков кануны” дип аталган канунны раслады. Әлеге канун халыкара ярышларда допинг кулланучыларга җәза бирүне күздә тота.
Канунның үзенчәлеге шунда: ул допинг кулланган спортчыларга түгел, ә “тыелган дарулар, алымнар кулланып ярышлар нәтиҗәсенә йогынты ясау планын тормышка ашыручылар”га каршы юнәлтелгән.

Бу канун нигезендә Америка спортчылары катнашкан ярышларга кагылышы булган, Америкада яки башка илләрдә яшәүче түрәләр, тренерлар, медиклар җавапка тартыла ала. Гаепле дип табылучыларга ун елга кадәр төрмә, миллион долларга кадәр штраф, АКШтагы милеген конфискацияләү җәзасы бирелергә мөмкин.

Дөнья допингка каршы агентлык (WADA) канун өлгесен тәнкыйтьләп чыккан иде. Бу канун допингка каршы контрольнең халыкара системын какшатырга мөмкин диелде. Ләкин АКШның Ак йорт каршындагы наркотикларга каршы идарәсеҗитәкчесе Энтони Джонс, моңа җавап итеп, WADAның Русия белән бәйле допинг җәнҗалына реакциясеннән соң допингка каршы глобаль контроль системына ышаныч кимеде дип белдерде.

Сенат хуплаган канун элек Мәскәүдә допингка каршы лаборатория җитәкчесе булган Григорий Родченков исеме белән аталган. Родченков Русия спортчыларының халыкара ярышларда допинг куллануын фаш итеп, җәнҗал чыккан иде. Аерым алганда, 2014 елда Сочидагы Олимпия уеннарында да русияләр допинг кулланып чыгыш ясаган, болар барысы Русия хакимияте тарафыннан хупланып киленгән диелде.

Родченков канунын Вәкилләр пулаты раслады. Президент Дональд Трамп имзалаганнан соң ул көченә керәчәк.

XS
SM
MD
LG