Accessibility links

Кайнар хәбәр

WADA Русияне дүрт елга зур халыкара ярышларда катнашу хокукыннан мәхрүм итте


Дөнья допингка каршы агентлыгының (WADA) башкарма комитеты Русияне дүрт елга зур халыкара ярышларда, шул исәптән Олимпиада һәм дөнья чемпионатларында катнашудан мәхрүм итте.

WADA башкарма комитеты 9 декабрьдә Лозаннада узган утырышында оешманың тәңгәллек комитеты керткән тәкъдимнәрне хуплады. Карар бертавыштан кабул ителде дип хәбәр итә ТАСС. Русиягә карата чикләүләр илдә зур күләмле допинг кагыйдәләрен бозу очраклары булу, шул исәптән, Мәскәү допингка каршы лабораториясенең мәгълүмат базасына үзгәрешләр кертергә омтылу сәбәпле кертелде.

Карарга ярашлы, Русия спортчылары Олимпия уеннарында һәм дөнья беренчелекләрендә үз дәүләте байраклары астында чыгыш ясый алмый. WADA шулай ук Русия хакимияте хезмәткәрләре һәм Русия Олимпия комитеты һәм Паралимпия комитеты җитәкчелегенә халыкара спорт чараларына килүне тыйды. Бу чикләү дүрт ел дәвамында гамәлдә булачак.

WADA-ның атлетлар комитеты Русия спортчыларына чикләүләр кертү мәсьәләсе тикшерелер алдыннан аларны 2020 елда Токиода узачак Олимпия уеннарыннан тулысынча читләштерергә тәкъдим иткән иде. Комитетка кергән 17 танылган спортчы фикеренчә, Халыкара Олимпия комитетының Русиянең "чиста" атлетларына Япониядә нейтраль флаг астында чыгыш ясарга рөхсәт итүе җитәрлек дәрәҗәдә каты җәза түгел.

25 ноябрдә Дөнья допингка каршы агентлыгының төп комитеты оешманың башкарма комитетына Русияне дүрт елга халыкара ярышлардан читләштерергә тәкъдим итте.

Русия спортчыларының допинг үрнәкләре белән яңа махинацияләр 2019 елның гыйнварында ачыкланды. Русиянең допингка каршы агентлыгы (РУСАДА) башлыгы Юрий Ганус Мәскәүең допингка каршы лабораториясенең мәгълүматлар базасына меңләгән үзгәрешләр кертелүен раслады. Үзәрешләр Бөтендөнья допингка каршы агентлык (WADA) экспертларына җибәрер алдыннан кертелгән.

Ганус әлеге мәгълүматларга бары тик Русия хакимиятләренә якын югары вазифалардагы кешеләр генә керә алуын искәртте.

Мәгълүматлар базасын халыкара экспертларга тапшыру Русия допингка каршы агентлыгының (РУСАДА) статусын торгызу шарты булып торды. Русиядә допинг җәнҗалы чыкканнан соң, РУСАДА стандартларга туры килми дип танылды һәм 2018 елда Олимпия уеннарында нейтраль байрак белән чыгыш ясаучы аерым спортчылар гына катнаштырылды.

2018 елда РУСАДА статусы кайтарылды, әмма берничә шарт куелды. WADA документларыннан күренүенчә, Мәскәүнең допингка каршы лабораториясенең мәгълүматлар базасына моннан соң үзгәрешләр кертелгән һәм әлеге фактны яшерергә омтылу булган.

Русия илдә допингка каршы системның уңышсызлыгын таный, ләкин спортчыларның допинг үрнәкләрен алмаштыруда дәүләт яки махсус хезмәтләр катнашуын кире кага.

XS
SM
MD
LG