Accessibility links

Думадагы Татарстан депутатлары төбәкләрдә Конституция мәхкәмәләрен бетерүне хуплаган


Бу депутатлар барысы да "Бердәм Русия" фиркасе әгъзалары.

Татарстаннан Русия думасында утыручы депутатларның барысы да диярлек төбәкләрдә Конституция мәхкәмәләрен бетерүне хуплаган. Думада бу турыда төзәтмәләргә Татарстаннан сайланган 14 депутат уңай тавыш биргән. Ике депутат утырышта катнашмау сәбәпле тавыш бирми калган. Бу Дума утырышларында тавыш бирү нәтиҗәләре системында күренә.

Татарстан вәкилләренең ундүрте дә – “Бердәм Русия” фиркасе әгъзалары: Марат Бариев, Ирек Богуславский, Мурад Гадыльшин, Илдар Гыйлметдинов, Ирек Зиннуров, Әлфия Когогина, Борис Менделевич, Иршат Минфин, Ольга Павлова, Фатих Сибагатуллин, Айрат Фәррахов, Ринат Хәйров, Валентин Чайка. Күптән түгел боралак казасында һәлак булган Айрат Хәйруллинны алыштырган Олег Морозов та бу төзәтмәне яклап тавыш биргән.

Русия думасына кертелгән канун өлгесенә ярашлы, Русия милли республикаларында эшләүче Конституция мәхкәмәләре 2023 елның 1 гыйнварына кадәр бетерелергә тиеш. Шушы ук төзәтмә нигезендә Мәскәү, Петербур, Калининград өлкәсендәге низамнамә мәхкәмәләре дә бетерелә.

Әлеге төзәтмәләрне сенатор Андрей Клишас һәм депутат Павел Крашенинников әзерләгән. Бу төзәтмәләр Русия президенты Владимир Путин тәкъдим иткән һәм июльдә “бөтенхалык тавыш бирүе” нигезендә кабул ителгән Констиуция үзгәрешләре кысаларында кертелә.

Төбәкләргә Конституция мәхкәмәләре урынына җирле парламентлар каршында эшләүче “Конституция (низамнамә) шуралары” булдырырга гына рөхсәт ителә. Аларның вәкаләтләре канун өлгесендә ачыкланмаган, бу органнарның карарлары мәхкәмә көченә ия булмаячак.

Татарстанда Конституция мәхкәмәсе 2000 елдан бирле эшли. Узган елда ул 35 карар чыгарган.

Шул ук вакытта Татарстанның дәүләт шурасы вәкилләре төбәкләрдә Констиуция мәхкәмәләрен юкка чыгару дөрес түгел дип белдерде. “Констиуция мәхкәмәләре федерализм элементы гына түгел, төбәктә Конституция бар икән, димәк, шул дәрәҗәдә генә хәл ителә ала торган сораулар да туарга мөмкин” дигән Коммерсантка Татарстан дәүләт шурасы вице-спикеры Юрий Камалтынов. Дәүләт шурасының канунилык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Шакир Яһудин Татарстанда Конституция шурасы күп һәм нәтиҗәле эшли иде дип сөйләгән. “Мөгаен, бөтен төбәкләрдә дә мәхкәмәләр тигез, бер төрле үк эшләмәгәндер. Кайберләре гомумән берешәр эш кенә караган. Миңа билгеле булганча, Татарстандагы мәхкәмәнең эш күләме калган бөтен Констиуция һәм низамнамә мәхкәмәләре эш күләме кадәр иде. Бу безнең республика өчен нәтиҗәле институт, федераль институтлардан тыш, ватандашларның Констиуция биргән хокук һәм ирекләре үтәлүенең өстәмә гарантиясе” дигән Яһудин.

XS
SM
MD
LG