Татар этнографиясе өлкәсендә зур белгеч, Галимҗан Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институтында этнография бүлеген җитәкләгән галимә Рәмзия Мөхәммәдова вафат. Ул 18 ноябрь кич дөньядан киткән, коронавирус белән авырган. Галимәгә 96 яшь була.
Моның турында Азатлыкка тарихчы, журналист Марат Сәфәров белдерде. “Рәмзия ханым коронавирус белән көрәшкән, әмма җиңеп чыга алмаган. Бүген миңа аның оныгы шалтыратып, шушы күңелсез хәбәрне җиткерде”, дип сөйләде ул.
Марат Сәфәров Азатлыкка галимәнең бүгенге көндә татар этнографиясендә иң зур белгечләрнең берсе булуын искәртте. Аның 1970нче елларда чыккан хезмәтләренә галимнәр хәзерге көндә дә мөрәҗәгать итә, алар нигез булып тора диде Марат Сәфәров.
“Рәмзия ханым татар-мишәрләрнең тарихын өйрәнүе милләтебезнең бу өлешен барлау, аңлауда зур бер борылыш булды. 1940нчы елларда ук ул Мордовиядәге татар авылларына этнография сәфәрләренә йөри башлаган иде. Аның остазы Николай Воробьев “Казан татарлары тарихын өйрәнергә кеше бар, ә мишәрләрне өйрәнүче юк, ә син, Рәмзия, үзең дә мишәрләрдән чыккан, бу теманы син өйрәнергә тиеш” дигән аңа. Шулай итеп, Рәмзия Гыйниятовна бөтен гомерен шушы темага багышлады. Алга таба татар этнографиясе белән бәйле башка темаларны да өйрәнергә тотынды – татар костюмы, ризыкларын, рухи мәдәниятне. Ул иң зур этнограф булып китте. Рәмзия Гыйниятовна Ульян өлкәсендә туган, әтисе мулла булган, алар авылдан качарга мәҗбүр булып, Татарстанның Яшел Үзән районына килеп утырганнар. 15 елга якын ул Ибраһимов исемендәге тел институтының этнография бүлеген җитәкләде, хәзерге татар этнографларының барысы да йә аның укучысы, яисә шул бүлек хезмәткәрләре, Дамир Исхаков та шул исәптән” дип сөйләде Марат Сәфәров.
2018 елның декабрендә Казан федераль университеты музеенда Рәмзия Мөхәммәдованың 95 яшьлек юбилеена багышланган “Галим күңеле – дәрья” күргәзмәсе узган иде.
Рәмзия Мөхәммәдова 1923 елның 23 декабрендә Ульян өлкәсе Богдашкино районы Иркәй бистәсендә туа. Җиде яшендә әти-әниләре белән ТАССРның Яшел Үзән районына күченеп килә, 1941 елда шунда урта мәктәпне тәмамлый. Сугыш елларында заводта эшли, 1944 елда Казан дәүләт университетының география факультетына укырга керә.
1966 елда Мәскәүдә Миклухо-Маклай исемендәге этнография институтында кандидатлык диссертациясе яклый. Аның фәнни хезмәте “Мордовия АССР татарлары: тарихи-этнографик тикшеренү” дип атала. 1971 елда Мөхәммәдова “Татар халкының тарихи-этнографик атласы” дип аталган зур күләмле хезмәтнең җитәкчесе итеп билгеләнә.
Рәмзия Мөхәммәдова Татарстанның Милли музеенда этнография бүлеге экспозициясен төзүче автор. Ул шулай ук Татарстанда Традицион мәдәниятне үстерү республика үзәге оештырырга тәкъдим итүчеләрнең берсе, 1991-2013 елларда бу үзәктә әйдәп баручы хезмәткәр һәм фәнни киңәшче булып эшли.
1972 елда Рәмзия Мөхәммәдованың “Татар-мишәрләр. Тарихи-этнографик тикшеренү” дигән монографиясе дөнья күрә. 2008 елда бу хезмәт өстәмәләр белән Казанда кабат нәшер ителә. “Монографиядә мин мишәрләрнең барлык төркемнәрен дә карадым, шул исәптән Иделнең уң як ярында яшәүчеләрне дә. Китапны яхшы кабул ителде, тарихчылар һәм этнографлар тарафыннан гына да түгел. Казанда шагыйрь Мостафа Ногман яши иде. Ул минем монографиядә Темников мишәрләрендә туй йоласын тасвирлауны укыган да, шушы чиста этнографик материал аны татар туе турында поэма язарга рухландырды, диде” дип искә алган галимә әңгәмәсендә.