Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан Язучылар берлеге Русиянекенә кушылырга мөмкин: бу кемгә файдага?


Татарстан Язучылар берлеге әгъзалары. Архив фотосы
Татарстан Язучылар берлеге әгъзалары. Архив фотосы

Татарстан Язучылар берлегенең Русия Язучылар берлегенә кушылу ихтималы татар язучылары тарафыннан тәнкыйтькә тотылды. Бу хакта алар белән сөйләшү булмаган. Язучылар берлек рәисенең кушылу турында сөйләшүләр алып барырга вәкаләте булмавын әйтә.

Татарстан Язучылар берлеге киләсе ел дәвамында Русия Язучылар берлегенә керергә мөмкин. Бу турыда Русия оешмасы вәкиле Facebook-та язып чыкты.

Хәбәрдә Русия Язучылар берлеге җитәкчесе Николай Иванов белән Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов очрашуы турында әйтелде.

"Билгеле булганча, Русия Язучылар берлеге бүлекләре федерация субъектларының барысында да бар – Татарстаннан кала. 1991 елда Совет берлеге таркалгач Татарстан язучылары Русия Язучылар берлеге составына кермәскә булды, 30 ел дәвамында илнең һәм Татарстанның әдәби тормышы параллель барды, ләкин янәшә һәм бергә бармады" диелә анда.

Шунда ук якын көннәрдә Иванов татар язучылары белән очрашу өчен Казанга киләчәк, аларга Мәскәү позициясен ишеттерәчәк, шулай ук республика җитәкчелеге белән очрашу да каралганы язылган. Киләсе ел Татарстан Язучылар берлегенең Русия Язучылар берлегенә керү елы буларак каралачак диелгән хәбәрдә.

Данил Салихов Татарстан Язучылар берлеге рәисе булып 2016 елда сайланды. Рәис дүрт елга сайлану сәбәпле, быел корылтай узарга һәм рәис сайланырга тиеш иде, әмма коронавирус сәбәпле ул кичектерелде.

Шулай ук дүрт ел элек корылтайда берлекнең 27 кешелек идарәсе расланды.

Язучылар арасында берлек эшеннән канәгать булучылар да, күбрәк юбилейлар үткәрү, кабер ташлары кую белән шөгыльләнгән оешмадан сәяси активлык көтүчеләр дә юк түгел. Мисал өчен өч ел элек татар теленә басым барганда Язучылар берлеге әлләни активлык күрсәтмәде, гәрчә Салихов рәис булып сайланганнан соң милләткә кагылган һәр мәсьәләдә идарә үз сүзен әйтеп торачак дип вәгъдә иткән иде.

Узган ел Татарстан язучылар берлеге 85 еллык юбилеен бәйрәм итте. Горбачев чорында берлек совет торгынлыгына чумган милләтне уяту эшендә алгы сафларда булды, телне, мәдәниятне торгызу өлкәсендә башлангычлар белән чыкты, хакимияткә басым ясарлык кыюлыгы да, тәвәкәллеге дә бар иде. Хәзер Язучылар берлеге бик күренми дә, ишетелми дә.

Совет берлеге таркалгач Татарстан Язучылар берлеге рәисе булган Ринат Мөхәммәдиев 1991 елда Русия Язучылар берлегенә кермәү өчен тырышлык куюларын искә ала. Шул ук вакытта моннан берни үзгәрмәячәк дигән фикердә.

Ринат Мөхәммәдиев
Ринат Мөхәммәдиев

"Татарстан Русия эчендә. Татарстандагы бөтен иҗат берлекләре генә түгел, бөтен система Русия эчендә. Татарстан Язучылар берлегенең аерым булуы бәлкем кемнедер бик канәгатьләндермидер. Ләкин ни генә булмасын мин монда бер зыян да, бер югалту да, бер шатлык та күрмим, чөнки бүгенге көндә Русия Язучылар берлеге дә бик фәкыйрь, Татарстан Язучылар берлегендә дә соңгы вакытта мактанырлык әйберләр күрмим. Шуңа бу мәсьәләгә битарафрак карыйм.

1991 елда мин Татарстан Язучылар берлеге рәисе идем. Татарстан суверенлыгын игълан иткәч, мөстәкыйльлек өчен көрәш һәр өлкәдә дәвам иткән дәвердә мин Русия мәдәният комитеты җитәкчесе булуыма да карамастан, Татарстан Язучылар берлеге шулай ук Татарстан юлыннан мөстәкыйльлек юлын дәвам итәргә тиеш дип санадык һәм авырлык белән булса да бу эшне җиңеп чыктык. Ләкин бүгенге көндә инде ул әйбер бик принципиаль булып тормый. Чөнки бер өлкәдә дә суверенитет, бәйсезлек дигән сүз файдаланылмый. Һәрхәлдә 1991 елга кадәр без Русия Язучылар берлегендә идек, ләкин татар әдәбиятының, татар мәдәниятенең торышы бүгенгегә караганда бик күп мәртәбәгә яхшырак иде. Без бәйсез-бәйсез дип татар авылларын, туган телебезне югалтып бетердек, әдәбиятыбызның дәрәҗәсе шактый төште һәм барыннан да бигрәк укучыларыбызны югалттык", диде ул.

Язучы, Татарстан Дәүләт шурасы депутаты Ркаил Зәйдулла Русия Язучылар берлегенә кушылу турындагы сөйләшүләрне буш эш дип саный.

Ркаил Зәйдулла
Ркаил Зәйдулла

"Русиядә бит бер генә Язучылар берлеге түгел, алар берничә. Аның кайсына гына кушылсаң да бернинди мәгънә юк. Мәскәүдә татар язучыларының урысча тәрҗемәләрен чыгарачаклар дип әйтергә мөкиннәр. Бу шулай ук дөреслеккә туры килмәячәк. Алар үзләрен чак-чак асрый.

Данил Салиховка кем андый вәкаләт тапшырган? Язучылар берлеге корылтае май азагында булырга тиеш иде. Коронавируска сылтау итеп аны үткәрмәделәр. Төрле вакытка кичектереп килделәр, ләкин идарәнең моңа вәкаләте юк. Ул вазифаларны башкаручы гына. Аның мондый вәкаләтләрне алып барырга хокукы юк, рәис булса да хокукы юк. Кушылу да бит төрле булырга мөмкин. Русия Язучылар берлегенең Татарстан бүлеге булып калырга дип сөйләшкәнме, башкачамы? Ә мондый мөһим мәсьәләләрне бары тик корылтай гына хәл итә ала. Шуңа бу буш эш дип уйлыйм", диде ул.

Язучы Фәүзия Бәйрәмова Данил Салиховның бу адымын бәйсезлеккә хыянәт дип бәяләде.

Фәүзия Бәйрәмова
Фәүзия Бәйрәмова

"Язучылар берлегенең Русиядән аерым булып торуы мөстәкыйльлекнең бер символы, дәүләтчелекнең бер билгесе булып тора иде, чөнки 30 ел элек аерылып чыгу белән суверен икәнебезне игълан иттек. Бәйсез дәүләтләрдә генә шундый сәнгать оешмалары бар. Бәйсезлек өчен көрәштә дә, ачлык мәйданнарында да нигездә язучылар булды. Ул аерылып чыгу бик дөрес булды.

Әле мин хәтерлим Мәскәүдәге Язучылар берлегенә буйсынганда да монда Казанда әгъзалыкка кабул итсәләр Мәскәүдә ул расланмыйча озак вакыт ята, бөтен нәрсә Мәскәү аша алып барыла иде. Бу язучыларга да уңайсызлыклар һәм түбәнлекләр тудыра иде. Шул ук вакытта барып кунак булып кайтучылар да, корылтайда катнашучылар да булды.

Данил Салиховның бу адымын бәйсезлеккә хыянәт дип атар идем

Хәзер дә икегә бүленәчәк. Берәүләре кирәк, Мәскәүдән башка берни эшләп булмый диячәк, ниндидер вак-вак премияләргә, китапларын тәрҗемә иттерергә чиратка басачак, ләкин бу бәйсезлек белән чагыштырганда бик вак әйберләр. Шуңа күрә Данил Салиховның бу адымын бәйсезлеккә хыянәт дип атар идем.

Казан Кирмәне әйтмәсә Данил Салихов ул адымны әлбәттә атламый. Димәк бу президент идарәсе белән киңәшеп эшләнгән эш. Алга таба Язучылар берлеген бюджетта тотарга җыенмыйлар. Дөресен генә әйткәндә ул тотылырга да тиеш түгел, чөнки Русия кануннарына күрә иҗтимагый оешмалар бюджеттан финансланырга тиеш түгел. Моңа кадәр ничектер түләделәр, димәк алга таба юллар ябылачак. Алай дисәң Мәскәүдә дә шул ук канун, алар да акчасыз утыралар.

Данил Салиховның Мәскәүгә барып сөйләшүләр алып барырга вәкаләте юк. Аның рәислек мөддәте җәй көнне үк бетте. Аны бит идарә түгел, корылтай сайлады. Шуңа идарә аның вәкаләтләрен берничек тә озайта алмый иде. Дөресен генә әйткәндә идарәнең үзенең дә вәкаләтләре юк. Аны да корылтай сайлады.

Данил Салиховка "син татар әдәбиятенең Шаһ Галие булып калырга мөмкинсең, бу эшеңне уйлап эшлә" дип әйтәсем килә. Инде әз-мәз бәйсезрәк әдәбият һәм Татарстан Фәннәр академиясе калды. Хәзер Салихов аны Мәскәү аяк астына салмакчы була. Беренчедән, бу Кремль кысканга эшләнә, икенчедән, аның тагын рәис булып сайланасы килә. Бәлкем аңа шундый таләп куйганнардыр – Мәскәү берлеге белән кушыласың, рәис булып каласың, корылтаеңны да онлайн булса да аннан-моннан оештырабыз дип.

Язучыларның күпчелеге моңа каршы булачак, бәлки бик азы гына калҗага алданыр

Аңа онлайн булса да язучылар белән киңәшергә кирәк иде. Язучыларның күпчелеге моңа каршы булачак, бәлки бик азы гына калҗага алданыр. Бу дәүләт бәйсезлеге идеологиясен бирү булачак. Чөнки идеология язучылар, зыялылар кулында. Аларның үз теләге белән берлеккә керүе буйсынганнарын раслау булачак.

Суверенитетның калган кыйпылчыкларына каршы шулкадәр каты көрәш бара. Күз алдында бөтенесен себереп түгәләр. Ничек кушып куярлар, анысын белмим, әмма вакытны сузу да безнең файдага. Хәзергә ризалашмаска кирәк. Дөнья бит үзгәрергә мөмкин. Шуңа паровоздан алда йөгерергә кирәкми. Өч ел элек милли телләрне бетергәндә ник шул Мәскәүдәге язучыларның берсе булса да безне яклап бер сүз әйтмәде, имеш татарсыз бөек әдәбиятны күз алдына китереп булмый диләр хәзер.

Әдәбиятта булса да бәйсез булып калыйк. Тел өчен авыр вакытта Данил Салиховтан көчкә бер җыелыш җыйдырта, бер белдерү кабул иттерә алдык. Җыелыш та җыймый, кискен сүз дә әйтми.

Язучылар берлегенең бернигә дә кирәге юклыгы үзен исбатлый башлады. Бөтенесе дә кода-кодагыйлыкка бәйле. Тукай премиясе өчен көрәш кыштан башлап язга кадәр дәвам итә.

Данил Салиховның бөтен курыкканы – бинадан куып чыгаралар, урамда калабыз ди. Бинасыз калсаң да бәйсез бул", диде Бәйрәмова.

Язучы Нәҗибә Сафина без төрки Язучылар берлегенә керергә тиеш дип саный.

Нәҗибә Сафина
Нәҗибә Сафина

"Безнең Мәскәүгә йөз тотуыбыз ул төрки дөньяга хыянәт. Без төрки язучылар берлегенә керергә тиешбез. Үзебезнең телне тартып алган оешмага риза булып "безне алыгыз барысына да ризабыз" дияргәме? Юк, Русия Язучылар берлегенә керү турында сүз була алмый, бары төрки язучылар берлегенә керү турында гына сөйләшә алабыз.

Данил Салиховның идарә белән килешмичә шулай сөйләшеп йөрүе бөтен татар язучыларына хыянәт дигән сүз. Мәскәү җитәкчеләре килгәнче дә идарәне җыеп сөйләшергә тиеш. Мин Русия Язучылар берлегенә керергә җыенмыйм", диде Сафина.

Данил Салихов – татар драматургы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан язучылар һәм Русия театр әһелләре берлеге әгъзасы. Саҗидә Сөләйманова бүләге лауреаты. "Яшьлек хатам – йөрәк ярам", "Узып барышлый", "Гыйләҗ тәрәзәләре", "Таш сандык" һәм башка китаплар авторы.

Татарстан Язучылар берлеге 1936 елда оеша. Сугыштан соң, 1960нчы елларда берлектә 100ләп язучы һәм шагыйрь әгъза булып торган. Хәзерге вакытта аңа 333 язучы керә. Әлмәттә һәм Чаллыда берлекнең бүлекчәләре бар.

XS
SM
MD
LG