Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан йөк машиналарына юл түләве кертергә җыена


Казанда "Платон" системына каршы чара, архив фотосы
Казанда "Платон" системына каршы чара, архив фотосы

Федераль “Платон” системы үрнәгендә, төбәк юлларын файдаланган өчен йөк машиналары хуҗаларыннан акча түләтергә ниятләнә.

Татарстан дәүләт шурасы төбәктәге юллардан файдаланган өчен түләү кертүче федераль канун өлгесе әзерләгән. Якын көннәрдә ул Русия думасына тикшерү өчен җибәреләчәк. Әлеге канун Русия төбәкләренә үзләрендәге юллардан файдаланган өчен 12 тоннадан арткан йөк машиналарыннан юл салымы алу хокукы бирә. Хәзерге вакытта Русия күләмендә “Платон” системы эшли, ул федераль трассалар өчен юл түләве җыя.

Элегрәк төбәк юллары өчен акча алуны Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов яклап чыккан иде. Аның фикеренчә, федераль юлларга салым кертелгәч, йөк машиналары төбәк юллары буйлап йөри башлый. “Без юлларыбызны якларга тиеш” диде Миңнеханов.

Хәзерге вакытта “Платон”нан кергән акчаларның бер өлеше төбәкләргә кайтарыла. Бу акчага төбәкләр юлларны төзәтеп-карап тотарга тиеш була. “Биш ел эчендә “Платон” 130 миллиард акча китергән, 55 миллиардын оператор алып калган, 27 миллиарды төбәкләргә кайткан. Ләкин юлларның сыйфатында бу чагылыш тапмады” дип сөйләгән Казандагы йөк машиналары хуҗалары берләшмәсе рәисе Вячеслав Абрамов Коммерсантка. Ул яңа түләүләр кертү бизнеска авырлык китерәчәк диде. Шулай ук ул федераль трассалар түләүле булганга йөк машиналары төбәк юлларына күчә дигән мәгълүматны кире какты. “Төбәк юллары буйлап барса, йөртүчеләр ягулыкка юл салымыннан да күбрәк акча тотарга мәҗбүр булачак” дигән Абрамов.

“Платон” системы 2015 елда кертелде. Акча җыюны “РТ-Инвест Транспортные системы” ширкәте башкара, бу оешманың 50 процентына Игорь Ротенберг хуҗа. Башта юлның 1 километры 1,53 сум тора иде, аннары ул 2,2 сумга кадәр күтәрелде. Түләмәгән өчен йөк машиналарына 5-10 мең сум күләмендә штраф каралган.

2017 елда Татарстан Дәүләт шурасында КПРФ фракциясе депутаты Артем Прокофьев “Платон” системын гамәлдән чыгару турында канун өлгесен керткән иде. Ләкин Татарстан депутатлары бу документны Русия думасына җибәрүдән баш тартты.

Аныңчы “Платон” системына каршы Русиянең күп шәһәрләрендә ризасызлык чаралары узды. Казанда Дәрвишләр бистәсендә 200дән артык машина йөртүче – кече һәм урта бизнес вәкилләре "Платон" системына каршы митинг уздырды.

XS
SM
MD
LG