Популяр татар җырлары авторы Ирек Габдрахманов Германиянең Дюссельдорф шәһәреннән ерак булмаган бер тулай торакта яши. Азатлык аның турында ике ел элек язган иде.
Тумышы белән Башкортстанның Бүздәк районы Яңа Актау авылынанан. Әнисе вафат, әтисе инде өлкән яшьтә. Туган-тумачасына авырлык китермим дип ул башта бар булган әйберләрен җыеп 2009 елда Октябрьскидагы картлар йортына китә.
Авырлыгы 300 килограммга якын булганга, үзен-үзе карау көченнән килми. Табиблар гормоннар нормаль эшләмәгәнгә (эндокрин дисфункция) тумыштан ук авырлыктан иза чигә дигән диагноз куя. Аны икенче төркем инвалид дип таныйлар һәм Ирек әфәнде картлар йортында 2012 елга кадәр яши.
Эндокрин дисфункциядән интеккән кешеләргә Германиядә ярдәм күрсәтә алалар, махсус операция ясыйлар икән дигән сүзләрне ишетеп ул акча туплап, чит илгә юл тота. Ләкин өметләре акланмый: аңа Германиядә дә "ярдәм итә алмыйбыз", дип әйтәләр, чөнки авырлыгы артык зур була. Габдрахманов Кызыл Хач оешмасы ярдәме белән ярдәмгә мохтажлар интернатына урнаша.
Ике ел элек ул туган ягына кайту теләге белән яна иде, аңа атап Казанда артистлар хәйрия концерты да уздырды. Ләкин ул кайтмый калды. Азатлык аның бүгенге хәл-әхвәлләре турында белеште.
— Ирек әфәнде, пандемияне ничек кичерәсез? Психологик яктан ничек? Курку бармы?
— Курку бар инде. Мин төнлә сулыш алу җиһазы белән генә йоклыйм бит. Ул булмаса, төнлә йөрәк тә туктарга мөмкин. Шуңа күрә миңа коронавирус белән чирләсәм, бетте дигән сүз. Сакланабыз инде, сакланабыз. Битлекне авыз-борыннан алмыйбыз. Ул сатылган битлекнең зурлыгы миңа җитми. Үзем кул белән тегеп куйдым. Ә минем янга килеп йөрүчеләр катгый тәртиптә битлек белән. Германия канцлеры Ангела Меркель: "Кем битлек кими, шул бу дөньяда яшәми дигән сүз" дип тә әйтте.
— Татарстанда да, бөтен Русиядә дә битлекләргә бик шикләнеп карыйлар бит. Еворпада бу яктан халык тәртипле кебек, урамнарда да битлектән йөриләр. Сездә шулаймы?
— Бөтен җирдә, бөтен җирдә. Олылар да, балалар да кия. Битлекләргә каршы мәгълүматны интернетта күп тараталар шул. Ә битлек кимәсәң нәрсә була соң?
— Сез үзегезнең бер шигырегездә "Эх, тиз генә кайтыр юллар булса, кайтыр идем, туган ягыма" дип язасыз. Туган якка кайту өмете бармы?
Германиягә килмәгән булсам, ахирәттә булыр идем
— Ничек дип әйтим. Сагындыра, ностальгия бар, әмма уйландыра да. Кем күтәрер мине анда? Кая кайтам? Кем ярдәм итә? Нинди язмыш көтә? Мин Русиядән җиңел язмыштан китмәдем бит инде. Өч ел картлар йортында яшәп килдем. Аякларым кара янып, инде гангрена тарала башлаган иде. Европага килгәч, әлһәмделилләһ, дәваладылар. Әгәр монда килмәгән булсам, йә ахирәттә булыр идем, йә авыр хәлдә берәр кайда ятар идем.
— Әле хәлегез ничек?
— Германиядә мине табиблар монда килеп карады. Эчке органнарым (йөрәкләр, кан тамырлары) әйбәт минем. Шуның өчен табиблар кул гына селтәде. Ә болай медицина көчле. Авыр хәлдә булган кешеләргә дә ярдәм итә алалар. Йөрәккә операция ясап, ике-өч көндә кайтарып җибәрәләр. Медицинаның тагын бер уңай ягы бар монда: чир белән кешенең организмы үзе көрәшергә тиеш дип саныйлар. Мәсәлән, безгә әни: "Томау төште, салкын тидеме? Бар, урам һавасында йөреп кер әле!" дип әйтә иде. Салкынны салкын белән дәваларга кирәк. Монда да шулайрак.
Ике ел эчендә 100 килодан артык авырлыкны ташладым
Ә минем хәлемә килгәндә, бик авыр хәлдә идем. 300 килодан артып киткән идем мин. Аяклар да күтәрә алмый башлады. Баскан җирдән егыла идем. Утырып, аякка баса алмас хәлгә җиттем. "Түшәккә калам бит, 300 килоны кешене кемнәр күтәрә?" дип бик уйландым. Аллаһы тәгаләгә ышана идем инде, әмма моннан соң ныграк тартылдым. Корьән китабы, догалар алып укый башладым. Аллаһы тәгалә ярдәм бирде һәм ничектер үземне-үзем кулга алдым. Камыр, сөт ризыкларыннан, баллыдан, шикәрдән баш тарттым. Әлһәмделилләһ, ике ел эчендә 100 килодан артык авырлыкны ташладым.
— Чынлапмы?
— Әйе, Аллаһыга шөкер, киемнәр белән бергә авырлыгым хәзер 201 кило чамасы. Үземнең ихтыяр көчем дә бардыр инде, мактанып әйтмим, әмма Аллаһы тәгалә дә ярдәм итә. Иҗатташ дустым Гөлнур Галиева да файдалы киңәшләрен биреп, фикерләрен әйтеп бик нык ярдәм итте. Авыр чакта аның белән сөйләшеп торабыз.
— Ә тел белән ничек? Алман телендә сөйләшсезме? Хезмәткәрләр белән ничек аралашасыз?
— Көнкүрештә азрак беләм инде мин. Өч тиенлек кенә булса да. Тырышып карадым, әмма ныклап сөйләшергә өйрәнә алмадым. Югыйсә җиде ел эчендә өйрәнергә була кебек. Тик аның өчен каядыр барырга, йөрергә кирәк. Мәктәпләрдә укырга. Минем андый мөмкинлегем булмады. Үз телемне ташлыйсым килми, ташламаячакмын да. Үз телемдә үләчәкмен. Ә аралашу интернет аша инде.
— Бу вирус безне карантинга утыртты. Өйдә утыручы инвалидлар, башка өйдән чыга алмаучыларның хәлендә калдык диярлек һәм аларны аңлый башладык төсле.
— Коронавирус Аллаһы тәгалә тарафыннан җибәрелгән бер сынау ул. Бер минусын да күрмим. Битлек кидереп начар сүзләр сөйли торган авызларыбызны яптырды. Тәһарәт күрмәгән кулларыбызны юарга өйрәтте.
— Ирек әфәнде, ә бүгенге сезнең яшәү шартлары ничек?
— Бу социаль объект. Хурлап булмый, бөтен шарты бар: душы, бәдрәфе һ.б. Атнага ике тапкыр килеп керләрне юып, идәннәрне юып, эшләрне эшләп китәләр.
— Ә моңа кем акча бирә?
— Кызыл Хач оешмасы тарафыннан финанслана
— Германиядә яшәү рөхсәте бар инде, димәк?
— Әлегә юк. Минем хәзер шәхси опекуным бар. Бөтен эшләр буенча ул йөри, ул әле документлар эше белән шөгыльләнә. Үзем йөри алмагач, мәхкәмә белән шундый опекун сайлап куйдылар.
— Сез Youtube-та "Җырлы язмыш" каналы башлап җибәргәнсез. Анда ике меңгә якын язылучы бар һәм хәтта бер видеоны сигез мең тапкыр караганнар. Бу татар контенты өчен ярыйсы гына кебек. Сез аны кайчаннан алып барасыз? Эшне ничек оештырасыз?
— Гөлнур ханым белән иҗат итәбез. Ул да җырларын, шигырьләрен яздырып җибәрә. Техник яктан үзем генә булыштырам. Бу каналны ныклап быел май аенда алып бара башладым.
— Ирек әфәнде, ничек уйлыйсыз, бүгенге татар Youtube нинди ул? Аны кайсы яклап үстереп була?
— Күбрәк татар милли ашлары, татар милли бәйрәмнәре турында әйберләр куярга кирәк. Артларын боргалап, тегенди-мондый "модный" клиплар куеп кына татар Youtube-ын үстереп булмый. Татар халкының тарихын да куярга кирәк.
— Ирек әфәнде, Сезнең җырларны Габделфәт Сафин, Айдар Галимов, Фирдүс Тямаев кебек популяр җырчылар башкара. Җырчылар шигырь яки көй яздыру бик кыйммәткә төшә дип заралана. Җыр язып тамак туйдырып буламы?
— Дөресен әйтәм, тамак туйдырыр, акча эшләр өчен язылган җыр – ул җыр түгел. Җыр йөрәктән чыга. Ниндидер көй туа, шуңа туры китереп сүзләрен язасың. Яки киресенчә, шигырьне алып укыйсың да көй туа. Яисә икесе бергә көйли-көйли языла. Шул ук вакытта язган җырларымны бушка да бирәсе килми. Чөнки аңа "минус" эшләтергә, аранжировкалар ясатырга күп акча кирәк. Аласы килгән кеше сатып ала. Әйе, бик күп кешегә бушка да бирдем.
— Бу бушка эшләнә торган эш түгел, билгеле. Ә шулай да бер җыр, бер шигырь күпме тора ул татар эстрадасында?
— Анысын төгәл генә әйтеп була микән ул? Төрле кеше төрлечә хак куядыр. Музыкасыз шигырь генә 15 мең сум тора дип ишеткәнем бар барын. Гармунда ырык-шырык уйнап биргән көй өчен шулай ук 15 мең сорыйлар ди.
— Ә көйне ничек яздырасыз? Музыка уен коралы бармы?
— Мин аудиомотивны диктофонга яздырып, танышым, бик оста виртуоз баянчы, аранжировщикка җибәрәм. Без аның белән интернет аша гына элемтәдә торабыз. Ул ярдәм итә, аның белән бергә эшлибез.
— Ә татар артистлары белән аралашып торасызмы?
— Коронавирус башланганнан бирле юк дисәң дә була. Язын "Язгы солянка" концерты эшләрбез дигән идек. Килеп чыкмады. Хәзер артистлар бик элемтәгә кермиләр.
— Туганнарыгыз, якыннарыгыз бармы? Алар белән элемтәдә торасызмы?
— Әтием исән әле минем. Озакламый 90 яшь тула. Нык әле, нык. Әнием 2008 елда вафат булды. Яман шеш булды, алты ай тамагына ашый алмый мәрхүм булды. Бертуган апам бар. Гаиләсе белән Франциядә яши. Алар белән элемтәдә, ара-тирә килеп китәләр.
Энемнең гаиләсе монда 300 км ераклыкта гына яши. Энем үзе Русиядә, аның Германиягә керү рөхсәте юк. Гаиләсе монда калды. Алар да килеп йөриләр. Шундый хәлләр.