Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әлмәт татар театрының "Көзге сере" спектакле алты номинациядә "Алтын битлек"кә дәгъва итә


"Алтын битлек"
"Алтын битлек"

Русиянең илкүләм театр премиясе номинантларын бүген матбугат очрашуы вакытында туры эфирда атадылар.

Әлмәт татар драма театрының “Көзге сере” (“Королевство кривых”) спектакле берьюлы алты номинациядә “Алтын битлек” театр бүләгенә тәкъдим ителгән. Спектакль үзе “Драма/Зур формалы спектакль” төрендә катнаша, моннан тыш, спектакльнең режиссеры Антон Федоров “Режиссер эше”, Ләйсән Заһидуллина “Хатын-кыз роле”, Мәдинә Гайнуллина “Икенче пландагы хатын-кыз роле”, Раушан Мөхәммәтҗанов “Икенче пландагы ир-ат роле”, Арсений Фарятьев белән Антон Федоров “Драмада драматург эше” номинацияләрендә җиңүгә дәгъва итә.

Казаннан тагын бер коллективка "Алтын битлек" бирелергә мөмкин: Динә Сафинаның “Угол” үзәгендә иҗат ителгән “5 mm/h” спектакле өч бүләккә тәкъдим ителә. Спектакль үзе “Драма/Кече форма спектакле”, Ангелина Мигранова белән Родион Сабиров "Режиссер эше", Динә Сафина "Драматург эше" дигән номинацияләрдә катнаша.

Моннан тыш, җырчы Аида Гарифуллина “Операда иң яхшы хатын-кыз роле” номинациясендә “Алтын битлек”кә дәгъва итә.

Башкортстаннан быел бер спектакль дә номинантлар исемлегенә кермәгән.

Илгиз Зәйнуллинның “Әлфия” спектакле ("Әкият" курчак театры), Гафури исемендәге Башкорт драма театрының “Гөлбостан” спектакле, Буа драма театрының “Иран конференциясе” Әлмәт татар драма театрының "Микулай", Кариев театрының “Хикмәт әкиятләре”, “Әлиф” иҗат берләшмәсенең ÖTÜKÄN спектакльләре экспертлар шурасы тарафыннан 2019-2020 ел мизгеленең иң күренекле спекакльләре дип танылган һәм 2021 ел “Алтын битлек” премиясенең озын исемлегенә кергән. ÖTÜKÄN үзенчәлекле сәнгати чаралар куллануы һәм милли тәңгәллекне аңлауга омтылышы өчен билгеләп үтелгән.

Экспертлар сүзләренчә, быел премия кысаларында 902 спектакль каралган.

“Көзге сере” – гади бер кешенең котылгысыз явызлык белән килешергә теләмәве һәм аңа каршы тәвәккәл көрәше турында. Спектакльдә София Гобәйдуллинаның “Җиде сүз” әсәреннән композицияләр яңгырый.

2018 нче елда Туфан Имаметдинов куйган "Әлиф" хореографик спектакле биючесе Нурбәк Батулла "Алтын битлек" милли театр премиясе лауреаты булды.

XS
SM
MD
LG