Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда урта сыйныфларда өйдән уку озайтылды


6-10 сыйныф балалары 29 ноябрьгә кадәр өйләреннән торып укыячак.

Коронавирус эпидемиясе белән бәйле вазгыять катлаулы булу сәбәпле, Башкортстанда мәктәп укучылары өчен дистанцион уку тәртибе ай ахырына кадәр гамәлдә кала. Бу турыда республика идарәсенең рәсми сайтында әйтелә. "Дистантны" озайту турында карарны Башкортстан җитәкчесе Радий Хәбиров төбәк сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Роспотребнадзор идарәсе киңәшен тотып кабул иткән диелә.

Карарга ярашлы, республика мәктәпләрендә 6-10 сыйныф балалары 29 ноябрьгә кадәр өйләреннән торып укыячак. Башлангыч сыйныфлар һәм чыгарылыш сыйныфлар мәктәпкә йөреп укуын дәвам итәчәк. Балалар саны 70тән артмаган мәктәпләрдә дә уку форматы элеккечә калачак.

6 ноябрьдә урта сыйныф укучыларының өйдән укуга күчәчәге билгеле булды. 23 ноябрьдән балалар мәктәпләргә кире кайтырга тиеш иде.

Эпидемия сәбәпле Башкортстанда көзге каникуллар да гадәттәгедән иртәрәк – 17 октябрьдә үк башланган иде. Аннары яллар өч атнага кадәр озайтылды.

XS
SM
MD
LG