Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда 6-10 сыйныфлар өйдән укуга күчә


Коронавирус сәбәпле, Башкортстанда мәктәп укучыларының зур өлеше белем алуны өйләрендә дәвам итәчәк.

Башкортстанда 6-10 сыйныф укучылары каникуллардан соң мәктәпләргә кайтмаячак, алар укуларын дистанцион дәвам итәчәк. Коронавирус таралу куркынычы сәбәпле республика җитәкчесе шундый карар кабул итте.

Башлангыч сыйныфлар һәм 11 сыйныф укучылары мәктәпләргә йөреп укыячак. Шулай ук балалар саны 70тән артмаган мәктәпләрдә дә уку форматы элеккечә калачак.

Дистанцион уку ике атна - 22 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Эпидемия сәбәпле Башкортстанда көзге каникуллар гадәттәгедән иртәрәк – 17 октябрьдә үк башланган иде. Аннары яллар өч атнага кадәр озайтылды. Балалар мәктәпләргә 9 ноябрьдә килергә тиеш иде.

Аңа кадәр Мәскәү хакимияте урта һәм өлкән сыйныф балаларын дистанцион белем алуга күчерүне хәбәр итте. 6-11 сыйныфлар өчен мондый формат 22 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Октярбрь башында Башкортстанда COVID-19 сәбәпле 112 мәктәп өлешчә карантинга ябылган дип хәбәр ителде.

2 ноябрьдән республикада барлык вузлар өйдән торып укуга күчте.

Рәсми саннарга караганда, Башкорстанда узган тәүлектә 99 кешедә COVID-19 рәсман расланган. Тагын 297 кешегә пневмония диагнозы куелган. Эпидемия дәвамында коронавирус йоктыруның барлыгы 11 343 очрагы теркәлгән, 58 кеше үлгән.

фикерләр

XS
SM
MD
LG