Accessibility links

Кайнар хәбәр

Азәрбайҗан хәрбиләре 27 елдан соң Әгъдәм шәһәренә кире кайтты


Әгъдәм шәһәре, 2020 елның 19 ноябрь.
Әгъдәм шәһәре, 2020 елның 19 ноябрь.

Әрмәнстан хәрбиләре һәм тыныч тормышлылар Әгъдәм районыннан киткән.

Азәрбайҗан хәрбиләре 20 ноябрьдә үзбилгеләнгән Таулы Карабах республикасының Әгъдәм районына керде. Моңа кадәр 25 елдан артык бу район Әрмәнстан йогынтысы астында булды.

Азәрбайҗан саклану министрлыгы хәбәрендә әйтелгәнчә, хәрбиләр Әгъдәм районына моннан алда имзаланган Таулы Карабах ызгышы зонасында солых турындагы килешүләр кысаларында кергән.

Әрмәнстан, Азәрбайҗан һәм Русия җитәкчеләре килешүе нигезендә, Әгъдәм районы Азәрбайҗанга 20 ноябрьгә тапшырылырга тиеш булган. Әрмәнстан хәрбиләре һәм халык Әгъдәм районыннан киткән.

Медиаларда, социаль челтәрләрдә Азәрбайҗан хәрбиләренең Әгъдәмгә керүе фотолары чыга.

1993 елда Әрмәнстан яулап алганчы Әгъдәм шәһәрендә 20 меңләп кеше яшәгән, күпчелеге азәрбайҗаннар булган. Әрмәнстан кул астына күчкән шәһәрдән азәрбайҗаннар күченеп киткән. Соңгы елларда шәһәрдә берничә йөз кеше генә калган була. Җомга көнне Азәрбайҗан халкына мөрәҗәгатендә президент Илһам Алиев шәһәрне торгызырга һәм качакларны кайтарырга вәгъдә бирде.

Килешүгә ярашлы, 25 декабрьгә Кәлбәҗәр районы, 1 декабрьгә Лачы районы да Азәрбайҗан кул астына күчәргә тиеш. Таулы Карабахның зур өлеше Азәрбайҗан кул астына күчми кала. Бу биләмәләрне Русиянең тынычлык урнаштыру гаскәре уратып алган.

10 ноябрьдә Русия президенты Владимир Путин, Азәрбайҗан президенты Илһам Алиев һәм Әрмәнстан премьер-министры Никол Пашинян Таулы Карабахта сугышны туктату турында килеште.

Аңа кадәр Азәрбайҗан Карабахның төп шәһәрләреннән берсе, үзбилгеләнгән Таулы Карабах республикасы башкаласы Степанакерт шәһәреннән 11 километр ераклыкта урнашкан Шуша шәһәрен яулап алуга иреште.

XS
SM
MD
LG