Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда 75, Башкортстанда 126 кешедә коронавирус табылган


Архив фотосы
Архив фотосы

Татарстанда COVID-19 йоктыру үсеше темпы 0,8 процентка җитте.

Рәсми мәгълүматларга күрә узган тәүлектә Татарстанда 75 кеше коронавирус йоктырган. 15 кеше хастаханәгә салынган, 60 кеше өйдә дәвалана. Бу хакта оператив штаб хәбәр итте. Пандемия башланганнан бирле Татарстанда COVID-19 йоктыручылар саны 9700 кешегә җитте. Узган тәүлектә 43 кеше савыккан.

Бүгеннән республикада коронавирус йоктыру үсеше темпы 0,8 процентка җиткән. Моңа кадәр ул 0,7 күрсәткечендә саклана иде. Шундый ук күренеш Ямал-Ненецки, Төньяк Осетия, Магадан, Ростов өлкәләрендә күзәтелә.

Башкортстанда узган тәүлектә COVID-19ның яңа 126 очрагы ачыкланган һәм йоктыручылар саны 13 187гә җиткән. Соңгы тәүлектә тагын бер кешенең коронавирустан үлеме турында хәбәр иттеләр. Пандемия башланганнан бирле Башкортстанда үлемнәр саны 74кә җитте. Бу барысыда рәсми белдерелгән мәгълүмат.

Русиядә өченче көн рәттән 24 меңнән артык коронавирус йоктыруның яңа очраклары теркәлгән. Хәзер авыручыларның гомум саны 2 089 329га җитте. Узган тәүлектә 18 мең кеше савыккан, 401 кешенең гомере өзелгән.

XS
SM
MD
LG