Accessibility links

Кайнар хәбәр

Читада Рамил Шәмсетдинов мәхкәмәсе башланды


Рамил Шәмсетдинов
Рамил Шәмсетдинов

Гаепләү ягы тәкъдиме белән башта җинаять урыныннан фотолар каралган.

Читадагы икенче Көнчыгыш бүлге хәрби мәхкәмәсе узган елда сигез хезмәттәшен атып үтергән рядовой Рамил Шәмсетдинов эшен карый башлады.

Гаепләү ягы тәкъдиме белән, утырыш җинаять булган урында ясалган фотоларны караудан башланды, яклау ягы һәм Шәмсетдинов үзе моңа каршы килмәделәр дип хәбәр итә “Чита.ру”.

Шәмсетдиновның адвокаты Руслан Нәгыев Facebook-та мәхкәмә башлануын язды. “Безнең үтенеч нигезендә, дәлилләрне өйрәнү Рамил Шәмсетдиновтан сорау алудан башланды” дигән адвокат.

Медиаларга мәхкәмә барышыннан берничә фото төшерергә рөхсәт ителгән, ләкин журналистларны, урын юк дип, мәхкәмә залына кертмәгәннәр.

Рамил Шәмсетдинов эше буенча тыңлауларның төп өлеше мәхкәмәдә 29 октябрьдә башланды. “Присяжный”лар тупланып бетмәү сәбәпле, ул 19 ноябрьгә күчерелде. Икенче утырышта 12 присяжный тупланганы билгеле булды.

2019 елның 25 октябрендә Байкал арты краеның Горный бистәсендә рядовой Рамил Шәмсетдинов сигез хезмәттәшен атып үтерде, икесен яралады. Бу адымга баруын ул хезмәттәшләреннән күргән җәберләүләргә түзә алмавы белән аңлатты. Бу вакыйгадан соң “бабайлык” турында җинаять эше ачылды.

Сентябрьдә Тикшерү комитеты Рамил Шәмсетдинов гаебен таныды дип белдерде. Адвокатлар Рамил Шәмсетдинов бу җинаятьне аффект хәлендә кылган дигән фикерне яклый.

XS
SM
MD
LG