Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан коронавируслы вахтачыларны кабул итәчәк


Радий Хәбиров Себергә йөреп эшләүчеләр арасында авыру тагын таралган диде.

Башкортстаннан Себердәге нефть ятмаларына йөреп эшләүче эшчеләр арасында коронавирус таралып китү очраклары күзәтелә. Вахтачыларны республикада обсерваторияләрдә медицина күзәтүе оештыру, кирәк булганда, дәвалау уздыру планлаштырыла. Бу турыда Башкортстан хөкүмәтендәге оператив киңәшмәдә республика башлыгы Радий Хәбиров белдерде.

Хәбиров сүзләренчә, республика Ерак Төньяктан, Себердән һәм Якутиядән вахтачылар кабул итәргә әзер. Республика башлыгы идарәсе җитәкчесе урынбасары Ринат Бәширов “Газпром” ятмаларыннан вахтачылар кайтару көтелә дип сөйләде. “Моңарчы безнең дәүләт оешмаларында гына да 25 мең вахтачы обсерватория узды. Тик соңгы вакытта шалтыратулар ешайды, без зур ширкәтләр белән сөйләшүләр алып барабыз, шул исәптән “Газпром” белән дә. Аның ятмаларында авыручылар артуы, чыганаклар күбәюе күзәтелә. Без сәламәтлек саклау министрлыгы белән эшчеләрне кабул итү турында сөйләшүләр алып барабыз” диде Бәширов.

Хәбиров вахтачыларны кабул итү республиканың сәламәтлек саклау системына зур йөк булачак, республика хастаханәләрендәге урыннарны алачак диде. Аның сүзләренчә, Себердән күпме кеше кайтасы билгеле түгел, “50 дә, 300-500 дә булырга мөмкин”. “Без аларны анда калдыра алмыйбыз, Төньякта дәвалау өчен шартлар юк, үзебезнекеләрне ташламыйбыз” дип белдерде Хәбиров.

Апрельдә Якутиянең Чаянда нефть-газ ятмасында коронавирус таралып киткәннән соң, Башкортстаннан килеп эшләүчеләр республикага кайтарылды. Барлыгы ике меңгә якын вахтачы кайтты.

Рәми саннарга караганда, 23 ноябрьгә Башкортстанда барлыгы 13 318 кешегә яңа төр коронавирус йоккан, узган тәүлектә тагын 131 кешедә COVID-19 табылган. Моннан тыш, шимбә-якшәмбедә 783 кешегә пневмония диагнозы куелган. Республиканың 22 ноябрьгә рәсми мәгълүматына карый, коронавирус расланган авырулардан 392 кеше хастаханәдә ята, 39 кеше авыр хәлдә, 14 кеше үпкә җилләү җиһазына тоташтырылган. COVID-19 сәбәпле барлыгы 75 кеше үлгән диелә.

XS
SM
MD
LG