Accessibility links

Кайнар хәбәр

Коронавирус сәбәпле "Татар җыры" киләсе елга кичектерелә


"Татар җыры" фестивале, 2016 ел
"Татар җыры" фестивале, 2016 ел

Чираттагы “Татар җыры” фестивале 2021 елның 18 декабрендә узачак. Билетларның яртысы сатылып беткән булган.

Пандемия сәбәпле “Татар җыры” фестивале киләсе елга күчерелде. Бу хакта фестивальнең сценарий авторы, алып баручы Гөлназ Сәфәрова Азатлыкка раслады.

Быел “Татар җыры” 19 декабрьдә беренче тапкыр Kazan Expoның Илһам Шакиров исемендәге концерт залында узарга тиеш иде. Гөлназ Сәфәрова сөйләвенчә, фестивальне үткәрү-үткәрмәү мәсьәләсен аны оештыручы "Барс Медиа" ширкәте бер ай буе караган.

“Бер ай дәвамында ничек эшләргә дип озак уйладык. Ел саен уза торган фестивальне үткәрәсе килде. Күңелем ятим калды. Аек акыл йөртсәк, фестивальне үткәрмәү яхшырак. “Барс Медиа”ның сәясәте бер – кеше сәламәтлеген кайгырту. Бөтен кешене җыеп, Илһам Шакиров залында халыкны куркыныч астына куя алмыйбыз. Күпләп авырый башласалар, без гаепле булып калачакбыз. Ни өчен бер ай уйладык? Башта битлекләр киеп, сакланып үткәрергә әзерләндек. Ләкин бу барыбер начар нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Бу уен эш түгел”, диде Сәфәрова.

“Татар җыры” 2021 елның 18 декабрендә Илһам Шакиров исемендәге концертлар залында узачак. “Барс Медиа”ның моннан күпме керем югалтуын Гөлназ Сәфәрова әйтә алмады. “Татар җыры”на билетларның яртысы сатылып беткән булган. Аларның бәясе 2 меңнән алып 12 мең сумга кадәр иде.

“Ярты билет сатылган иде. Бу – 3 мең билет. Быел ул башка форматта узарга тиеш иде. Өстәлләрнең барысы да сатылып беткән иде. Бер яктан, кешеләр канәгать булмас инде. Икенче яктан, без моны халык өчен эшлибез”, диде ул.

“Татар җыры - 2020” фестивале Мәскәү, Түбән Новгород, Самар, Новосибирски, Магнитогорски, Сургут, Әлмәт һәм башка шәһәрләрдә дә узар дип көтелгән. Бу тамашалар да киләсе елда үткәреләчәк.

XS
SM
MD
LG