Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ак йорт хакимиятне Байденга тапшыру эшенә керешергә әзер


АКШ президенты идарәсе урнашкан Ак йорт
АКШ президенты идарәсе урнашкан Ак йорт

АКШтагы Гомуми хезмәтләр идарәсе хакимиятне Джо Байден администрациясенә тапшыру эшенә керешергә әзер булуын белдерде.

Дүшәмбе АКШтагы Гомуми хезмәтләр идарәсе (GSA) башлыгы Эмили Мерфи АКШ президенты булып сайланган Джо Байденга аның хакимиятне яңа администрациягә тапшыру процессы өчен канунда каралган дәүләт чараларын һәм ресурсларын куллана алуын белдерде.

Бу Дональд Трамп идарәсенең 3 ноябрьдә узган сайлау нәтиҗәләрен беренче мәртәбә формаль рәвештә тануы буларак карала. Бу белдерү дәүләт хезмәтләренә Байден такымы әгъзалары белән мәгълүмат алмашу, Федераль тикшерүләр идарәсенең яңа администрациягә тәкъдим ителүче төп намзәтләрне тикшерү эшен башлау мөмкинлеген һәм хакимиятне тапшыру процессын финанслауга 6,3 млн долларлык дәүләт финансын ача.

Джо Байденның ярдәмчесе, хакимият күчеше процессын җитәкләүче Иоаннес Абраһам әйтүенчә, якын көннәрдә Байден вәкилләре Трамп идарәсе әгъзалары белән коронавирус пандемиясенә каршы чаралар һәм ил иминлегенә бәйле мәсьәләләр турында киңәшләшә башлаячак.

GSA башлыгы үз хатында моңарчы хакимиятне тапшыру эшенең кичектерелүе аның шәхси карары булганлыгын, Ак йорттан бернинди дә басым ясалмаганлыгын белдерә. Ул моны бу турыда карар кабул итүнең төгәл кысалары канун белән билгеләнмәве белән аңлата һәм моңарчы булган очракларга карап эш итүен яза. Мерфи язуынча, кичектерүне таләп итеп бернинди дә басым булмаган, ә менә ашыктыруны таләп итеп янаулар булган.
АКШ президенты Трамп Мерфи хатына Twitter-да җавап язды: “GSA-дагы Эмили Мерфига аның илебезгә ныклы тугрылыгы һәм лояльлеге өчен рәхмәт белдерәсем килә. Аны эзәрлекләделәр, янадылар һәм мыскылладылар — мин аның үзе, гаиләсе яки GSA хезмәткәрләре белән мондый хәлләр булуын теләмим”.

Президент аны хакимиятне киләсе идарәгә тапшыру кагыйдәләрен тулысынча үтәргә чакырды.

Кайбер штатлардагы сайлау нәтиҗәләрен танырга теләмәүче Дональд Трамп шикаятьләре төрле мәхкәмәләрдә каралган арада, Джо Байден яңа администрацияне төзү эшенә кереште. Дүшәмбе көн ул киләчәк хөкүмәттәге төп вазифаларга тәкъдим ителүче кайбер намзәтләрнең исемнәрен атады. Эчке иминлек министры итеп чыгышы белән Кубадан булган Алехандро Майоркасны, дәүләт секретаре вазифасына Тони Блинкенны, АКШның БМОдагы даими вәкиле итеп Линда Томас-Гринфилдны, дәүләт иминлеге киңәшчесе итеп Джейк Салливанны билгеләргә тели.

XS
SM
MD
LG