Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ Казандагы "Элекон" ширкәтенә каршы чикләүләр кертте


Чикләүләр күпләп кеше үтерүче корал таратуны тыючы канун нигезендә кертелгән.

АКШ Дәүләт департаменты Казандагы "Элекон" ширкәтенә каршы чикләүләр кертте. Моннан тыш, Русиядән тагын ике ширкәт - "Авиазапчасть" һәм Nilco Group-ка карата да шундый ук чара күрелгән. Чикләүләр турында АКШ хөкүмәтенең рәсми документлары җыентыгында әйтелә.

Вашингтон фаразынча, бу оешмалар АКШның Иран, Төньяк Корея, Сүриягә карата кертелгән күпләп кеше үтерү коралы таратуны тыючы канунын боза.

Чикләүләр 6 ноябрьдә кертелгән. Алар ике ел дәвам итәчәк. Ләкин АКШ дәүләт секретаре карары белән бу вакыт кыскартылырга да, чикләүләр гамәлдән чыгарылырга да мөмкин диелә.

Чикләүләргә ярашлы, Америка ширкәтләренә әлеге оешмалар белән хезмәттәшлек итү тыела.

"Элекон" Русиядә электр тоташтыргычлары һәм кабель җитештерүче зур ширкәтләрнең берсе. Завод авиация, тимер юл һәм җир өсте техникасы өчен 75 меңнән артык тоташтыргыч җитештерә.

XS
SM
MD
LG