Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Данил Салиховның вазифасыннан китүен таләп итеп пикет узды


Наил Нәбиуллин
Наил Нәбиуллин

25 ноябрьдә Казанда Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салиховның вазифасыннан китүен таләп итеп бер кешелек пикет үтте.

Татарстан мәдәният министрлыгы каршында ялгыз пикетка чыккан “Азатлык” татар яшьләре берлеге рәисе Наил НәбиуллинДанил Салиховны отставкага! Без Татарстан Язучылар берлегенең мөстәкыйльлеген югалтуга каршы”, дигән шигарь күтәреп торды.

“Азатлык” татар яшьләре берлеге Татарстан Язучылар берлеген Русия Язучылар берлегенә кушырга теләвенә каршы диде Нәбиуллин.

“Татарстан Язучылар берлеге мөстәкыйль булып калырга тиеш. Чөнки ул татар халкының рухи нигезе булып тора. Татарстан Язучылар берлеге Русия Язучылар берлегенә кушылган очракта, татар язучылары ни язарга икәнен, нинди темаларга кагылырга икәнен Мәскәү белән килештерергә тиеш булмасмы, дигән шигебез дә бар”, дип белдерде активист Азатлыкка.

Нәбиуллин Салиховның тагын берлек рәисе булып сайлануы шикле, шуңа күрә рәис үз кәнәфиендә калу өчен Русия Язучылар беерлегенә кушылу тырышлыклары алып бара, дип саный.

“Салихов манипуляцияләр ясый. Русия Язучылар берлегенә кереп ниндидер бәйгеләрдә катнашу, тәрҗемәләр ясаттыру, кайлардадыр ял итү мөмкинлекләре белән кешеләрне үз ягын аудармакчы була. Ләкин болар бары тик үз мәнфәгатьләрен генә кайгырту өчен генә эшләнә”, ди ул.

Наил Нәбииуллин Татарстан Язучылар берлеген намуслы, халкын кайгыртучы, ихлас кеше җитәкләргә тиеш, дип белдерде.

17 ноябрьдә Татарстан язучылар берлегенең киләсе ел дәвамында Русия язучылар берлеге эченә керергә мөмкинлеге турында Русия оешмасы вәкиле Facebook-та язып чыкты. Хәбәрдә Русия Язучылар берлеге җитәкчесе Николай Иванов белән Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов очрашуы турында әйтелде.

Әлеге яңалык татар язучыларында ачу уятты. Бу хакта алар белән сөйләшү булмаган. Язучылар берлек рәисенең кушылу турында сөйләшүләр алып барырга вәкаләте булмавын белдерде.

XS
SM
MD
LG