Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан бюджеты 7 млрд сум дефицит белән кабул ителде


Татарстан хөкүмәте бинасы
Татарстан хөкүмәте бинасы

2021 елда республика керемнәре 274,6 млрд сум, чыгымнары 281,6 млрд сум тәшкил итәчәк.

Татарстан дәүләт шурасы республиканың 2021 елга бюджетын икенче һәм өченче укылышларда кабул итте. Киләсе елда республика керемнәре 274,6 млрд сум, чыгымнары - 281,6 млрд сум булачак, дефицит 7 млрд сум тәшкил итәчәк.

Бюджет өлгесенә икенче укылышка 337 төзәтмә кертелгән, шуларның 332се Татарстан хөкүмәтеннән, бишесе - депутатлардан, егерме тәкъдимне тулысынча яки өлешчә хәл ителү сәбәпле, көн тәртибеннән алганнар.

Сентябрь башында Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов республика бюджетының керем өлеше 34 млрд сумга кимеде дип белдерде. Коронавирус кризисы сәбәпле салымнар җыю күләме төшкән. Миңнеханов 2021 ел тагын да катлаулырак булырга мөмкин дип фаразлады.

XS
SM
MD
LG