Барлык 50 штаттан сайлаучы вәкилләр коллегиясе Джо Байденның президент сайлауда җиңүен формаль таныганнан АКШ президенты Дональд Трамп соң Ак йорттан китәчәген раслады.
“Табигый, мин моны эшләячәкмен, һәм сез моны бик яхшы беләсез, Җиңелүне тану авыр булачак, чөнки зур алдашу булганын беләбез”, дип җавап бирде Трамп хәбәрче соравына. Сайлау вакытында тавышлар урлау һәм сайлау процедураларын бозуда президент белдергән гаепләүләр берничә штатта мәхкәмә тарафыннан нигезле дип табылмады. Бу штатларда Трамп штабы сайлау нәтиҗәләрен дөрес түгел дип белдерде һәм хәзер дә бу турыда мәхкәмәләшүен дәвам итә. Трамп штабының дистәдән артык шикаяте кире кагылды.
Дональд Трамп үзенең президент мөддәте тәмамланганнан соң Ак йорттан китәрме-юкмы дигән сорау бары Америка матбугаты һәм Трампны тәнкыйтьләүчеләр тарафыннан гына күтәрелде. Президент үзе калырга ниятләве турында беркайчан да әйтмәде. Ләкин ул әлегә җиңелүен танырга әзер түгел. Аның сүзләренчә, сайлаучы вәкилләр коллегиясе сайлау нәтиҗәләрен ахыргача рәсми раслаганчы “күп нәрсә булырга мөмкин”. Сайлаучы вәкилләр коллегиясе 14 декабрьдә җыелып, АКШның киләсе президенты өчен тавышларын рәсми рәвештә бирәчәк. Әлегә Байден 306 тавыш ала, Трамп – 232. Сайлауда җиңәр өчен 270 тавыш җыярга кирәк.
Элегрәк АКШтагы Гомуми хезмәтләр идарәсе хакимиятне Джо Байден администрациясенә тапшыру эшенә керешергә әзер булуын белдерде.