Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда активистка Куштауны яклаган фото өчен 5 мең сум штраф салынган


Раевкада пикет
Раевкада пикет

Диләрә Ахунҗанова мәхкәмә карарын шикаять итәчәген белдерде.

Башкортстанда Әлшәй район мәхкәмәсе Куштауны яклап социаль челтәрләрдә фото урнаштырган активист Диләрә Ахунҗанованы биш мең сум штрафка хөкем иткән. Бу турыда активист МБХ медиага хәбәр иткән.

Ахунҗанова ачык чара уздыру кагыйдәләрен бозуда гаепле дип табылган.

“12 августта “Раевка Куштауны саклап калуны яклый” дигән плакат тотып төшкән фото турында сүз бара. Бернинди дә акцияләрдә катнашырга чакыру булмады. Үзем Куштауда соңгы тапкыр 9 августта тыныч флешмобта булдым, башка анда бармадым. Мин бары табигать һәйкәлләренең саклануын яклыйм” дип аңлаткан Ахунҗанова.

Ул мәхкәмә карарын шикаять итәчәген әйткән.

Августта Раевка кешеләре җыелып, Сусактауда Куштауны яклаган фото төшергән һәм социаль челтәрләрдә чыгарган. Диләрә Ахунҗанова сөйләгәнчә, икенче көнне үк аны полициягә чакырганнар. Фотога төшүдә катнашучыларның күбесен шулай ук полициягә чакырып сораулар биргәннәр. Диләрә Ахунҗановага “алдан хәбәр итмичә ачык чара оештыру яки уздыру” турында беркетмә тутырылган.

XS
SM
MD
LG