Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда Куштауны яклап фото урнаштырган активист хөкем ителә


Раевкада пикет
Раевкада пикет

Башкортстанда Куштау шиханын яклаган активистларны мәхкәмә эзәрлекләүләре дәвам итә.

27 ноябрдә Башкортстанның Әлшәй районы мәхкәмәсендә Раевка бистәсендә яшәүче активист Диләрә Ахунҗанова мәхкәмәсе узачак. Августта ул Куштау шиханын саклап калуны таләп итеп, социаль челтәрләрдә фото куйган булган.
Фотода берничә кеше “Раевка шиханнарны саклап калуны яклый. #Куштауживи” дигән язу тотып тора.

“Август башында мин Салават яшьләренең Куштауны яклап төшергән фотосын күреп рухландым. Социаль челтәрдә “Раевка онлайн” аккаунтында сораштыру уздырдым, Әлшәйдә дә шундый фото ясарга кирәкме дидем. Моны соңыннан полиция “ачык чара оештыру” дип бәяләде. 12 августта без Сусактау тавында фотога төштек, фотоны социаль челтәрләргә куйдык. Икенче көнне үк миңа полициядән шалтыраттылар, рапорт килде, минем белән әңгәмә уздырырга кирәк диделәр. Мин моны Куштауны яклаган фото төшерү белән бәйләмәдем, башка иҗтимагый активлыгым өчен куркытырга телиләр дип уйладым. Полиция миннән берничә тапкыр сорау алды, мине активист буларак игътибарга алганнардыр дидем, чөнки, мәсәлән, сентябрьдә Ишембайда митинглар вакытында алар миңа шалтыратып, анда катнашырга ниятем бармы-юкмы икәнен белештеләр” дип сөйләде Диләрә Ахунҗанова.

Полиция рапортында әйтелгәнчә, әлеге флешмобта катнашучыларның күпчелегеннән сорау алынган. Диләрә Ахунҗановага “алдан хәбәр итмичә ачык чара оештыру яки уздыру” турында беркетмә тутырылган. Бу маддә нигезендә 20-30 мең штраф яки 50 сәгатькә кадәр штраф, яисә 10 тәүлеккә кадәр сак астына алу җәзасы каралган.

Активист үзен гаепле дип санамавын әйтә. Акция килештерүне таләп итми иде, ул пикет та, нинди дә булса бүтән ачык чара да түгел иде. Тау җәмәгать урыны түгел, ул табигать объекты ди Ахунҗанова.

Активист кызга хокукый ярдәм күрсәтүче “Агора” адвокаты Станислав Селезнев бу чарада җинаять юк дип аңлатты. “Монда кешеләр бары үзара җыелып, фикер белдергән. Аларга карап торучы аудитория булмаган” диде адвокат.

“Мондый эшләр элек тә ачылып, хокук бозу булмау сәбәпле туктатылганы бар. Кеше хокуклары Европа мәхкәмәсе дә, Русия Конституция мәхкәмәсе дә җыелышлар иреге һәм сүз ирегенә тыкшыну булырга тиеш түгел дип саный, хәтта килешенмәгән чаралар вакытында да бары чарада катнашучылар көч кулланса яки көч кулланырга чакырса гына мондый тыкшыну булырга мөмкин” дип аңлатты адвокат. Ул активист кызны эзәрлекләүнең сәбәбе - җәмгыятьтә Куштау темасын “суыту” теләге яки “шактый надан юл белән җитәкчелеккә ярарга тырышу” булырга мөмкин дип фаразлый.

Августта Ишембай шәһәр мәхкәмәсе Салаватта яшәүче активист Земфира Нәбиуллинаны шундый ук эш нигезендә 20 мең сумга штрафка тарткан иде. Аны социаль челтәрләрдә “Салават Куштауны саклап калуны яклый” дигән плакат чыгарган өчен хөкем иттеләр. Сентябрьдә Башкортстан Югары мәхкәмәсе хокук бозу шартлары дәлилләнмәгән дип, бу карарны гамәлдән чыгарды.

Хәзер Русия думасында пикетлар һәм митинглар уздыру тәртибен кырыслатучы канун карала. Ул кабул ителсә, Русиядә ялгыз пикетлар да митинг булып саналырга мөмкин. Белгечләр Азатлыкка ялгыз пикетка чыгучыларны хөкемгә тарту инде хәзер үк кулланыла дип сөйләде.

XS
SM
MD
LG