Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда урта сыйныфлар 9 декабрьгә кадәр өйдән укыячак


Коронавирус сәбәпле, Башкортстан мәктәпләрендә “дистант” озайтылды.

Башкортстанда 6-10 сыйныфлар өчен өйдән торып уку тагын бер атнага озайтылды. Балалар 9 декабрьгә кадәр өйләрендә калачак. Республика хөкүмәтенең бу карары турында коронавируска каршы көрәш оператив штабы утырышында әйтелде.

Башлангыч һәм чыгарылыш сыйныфлар элеккечә мәктәпләргә йөреп укыячак. Укучылар саны 70тән артмаган мәктәпләрдә дә "дистант" кертелми.

Коронавирус таралу коэффициенты 0,5тән артмаган 23 районда балалар мәктәпләргә кире кайта. Болар Әбҗәлил, Архангельски, Баймак, Белокатай, Белорет, Благовар, Буздәк, Бөрҗән, Гафури, Дуван, Зилаер, Иглин, Караидел, Кырмыскалы, Кигин, Мәчетле, Нуриман, Салават, Учалы, Хайбулла һәм Чакмагыш районнары, һәм Сибай, Межгорье шәһәрләре.

Элегрәк Башкортстан мәктәпләрендә “дистант” 29 ноябрьгә кадәр озайтылган иде.

Башкортстан мәгариф министры Айбулат Хаҗин республикада мәктәп балаларының өчтән беренең өйдән торып белем алу өчен техник җиһазлары һәм интернеты юк дип белдерде.

XS
SM
MD
LG