Accessibility links

Казанда Маузир Гыйниятуллин истәлегенә татар теленә багышланган бәйге узды


Ренар Закиров

"Бу чараны үткәрү минем өчен бик мөһим иде, чөнки без, татарлар, үзара сөйләшкәндә, нишләптер чит телдә сөйләшәбез, үзебезнең туган телебездә аралашмыйбыз", диде Маузир Гыйниятуллин кызы.

27 ноябрьдә Казанның "HS Club" хатын-кызлар мәркәзендә татар теленә багышланган "И, туган тел" дип аталган чара узды. Бәйрәмне 2019 елның декабрь аенда вафат булган танылган җәмәгать эшлеклесе Маузир Гыйниятуллинның кызы Гөлнара Йосыпова оештырды. "Мин бу чараны әтиемә багышлыйм, чөнки ул балаларын татар мохитендә үстерде һәм татар телен, мәдәниятен саклауга зур өлеш кертте. Шулай ук 2021 ел Татарстанда Туган тел елы булу исәбеннән үздырам", дип белдерде ул Азатлыкка.

Чара кысаларында татар телендә шигырь сөйләү бәйгесенең финалы, татар милли киемнәр күргәзмәсе, төрле остаханәләр узды. Маузир әфәнденең якташы, Татарстанның халык артисты Зәйнәп Фәрхетдинова һәм яшь җырчы Сәйдә Мөхәммәтҗанова чыгыш ясады. Конкурста Чаллы, Алабуга һәм Казаннан 15 кеше катнашты, араларында 4 яшьлек балалар да бар иде. Нәтиҗәдә, төп бүләкне Алабугадан килгән Айгөл Закирова улы Ренар белән алды.

Чарада катнашучылар
Чарада катнашучылар

"Бу чараны үткәрү минем өчен бик мөһим иде, чөнки без, татарлар, үзара сөйләшкәндә, нишләптер чит телдә сөйләшәбез. Үзебезнең туган телебездә аралашмыйбыз. Ә бит без телебезне онытсак, безнең балаларыбыз татарча сөйләшмәсә, безнең гореф-гадәтләребез дә онытылырга мөмкин. Минем әтием, без - аның балалары татар телендә сөйләшсен өчен бик күп эшләр эшләде. Без бәләкәйдән үк гаиләбездә татарча гына аралаштык, татар чараларына йөри идек. Мин аны хәзер генә аңлыйм, чөнки минем дә ике балам бар, һәм алар татарча аралашсын өчен бик күп көч куярга кирәк. Минем әтием Чаллы шәһәрендә 1980 нче елларда татар КВН командасы булдырды, күп кенә татар чаралары уздыра иде, татар теле укытучыларына ярдәм итте, Татарстан белән Башкортстан арасында күпер салуда бик күп көч куйды. Шулай итеп, ул гаиләдә генә түгел, татар теле саклансын дип ерак җирләрдә дә зур эшләр алып барды", дип сөйләде чараны оештыручы Гөлнара Йосыпова.

Бәйгедә жюри әгъзасы буларак катнашкан Тинчурин театры актрисасы Резеда Сәләхова бәйрәмгә йомгак ясап, Маузир Гыйниятуллин турында "үзеннән соң шундый балалар калдыргач, ул үзенең иң зур миссиясен башкарган инде", дип белдерде.

Конкурс даими рәвештә, ел саен узар дип көтелә.

Татар җәмәгать эшлеклесе Маузир Гыйниятуллин былтыр декабрьдә йөрәге тотып вафат булды. Якыннары, хезмәттәшләре аны милләт дип җан атып йөргән күпкырлы шәхес итеп искә төшерде, шул ук вакытта ул тиешенчә бәяләнмәде диде.

Белешмә: Маузир Гыйниятуллин

Маузир Мирхәт улы Гыйниятуллин – "Агыйдел" Татарстан белән Башкортстан дуслыгы оешмасы рәисе, җәмәгать эшлеклесе, мөгаллим.

Азнакай районының Сарлы авылында 1962 елның 20 июлендә туган. Авыл мәктәбен тәмамлаганнан соң Чаллы педагогия инстититуның филология бүлегендә югары белем ала. Хатыны Гөлирә белән өч бала тәрбияләгән.

Азнакай районының топонимикасы турында китап авторы.

XS
SM
MD
LG