Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Хәтер исемлеге": соңгы ике атнада Русиядә коронавирустан 40тан артык табиб вафат булган


Исемлектә Башкортстаннан барлыгы 20 һәм Татарстаннан 7 табиб исеме бар

Коронавирус пандемиясе вакытында үлгән табибларның “Хәтер исемлеге”нә ике атна эчендә 44 яңа исем өстәлгән. Шулар арасында Башкортстаннан да ике табиб бар. Уфаның Республика кардиология үзәге шәфкать туташы, 59 яшьлек Ольга Кудисова, Уфаның Дим районы 47 нче хастаханәсе акушеркасы, 52 яшьлек Гөлнара Зәрәфетдинова коронавирус белән авырып вафат булган.

Моннан кала, Башкортстаннан тагын бер медикның исеме “Үлемсез МедПолк” сайтындагы исемлеккә керде. Сөбханкул авылыннан Туймазы үзәк район хастаханәсе терапевты, 62 яшьлек Илдар Локманов 2 ноябрьдә Уфадагы covid-һоспитальдә үлгән.

ProUfu Илдар Локмановның, алмашка кеше булмаганга, чирләгән килеш тә эшләргә мәҗбүр булганын яза. “Эшкә йөрүдән туктамаган, эштә коронавируслы авырулар янында булган. Шул ук вакытта тәүлегенә 3-4 кенә кешегә COVID-19 диагнозы куярга дигән яшерен күрсәтмә дә булган”, дип сөйләгән табибның хатыны Альбина Локманова. Әмма Туймазы хастаханәсе баш табибы "андый нәрсәне күргәнем булмады" дигән.

Хәзерге вакытта “Хәтер исемлеге”ндә һәм “Үлемсез МедПолк” сайтында Башкортстаннан барлыгы 20 медицина хезмәткәре кергән.

Бу үлемнәрнең күбесе Башкортстан хакимияте тарафыннан рәсми рәвештә коронавирус нәтиҗәсендәге үлем дип танылмаган. Русия хөкүмәте карары белән, коронавирустан үлгән медицина хезмәткәрләренә иминият түләүләре каралган. “Хәтер исемлеге”нә коронавирустан үлгән медицина хезмәткәрләрен аларның туганнары һәм хезмәттәшләре сүзенә нигезләнеп кертәләр.

Исемлектә Татарстаннан да җиде табиб бар: Дмитрий Смородинов, Тамара Багирова, Татьяна Житкова, Рәшит Миңнетдинов, Нассер Гассан Назим, Тамара Новикова, Илгинә Хисамова. Соңгы айда бу исемлек яңармады. Татарстан рәсмиләре 11 табибның коронавирустан үлүе турында белдергән иде.

Соңгы ике атнада Русиядә яңа төр корнавирустан 40тан артык табиб вафат булган. 29 ноябрьгә Русия исемлегендә әлегә барлыгы 882 табиб. 16 ноябрь көнне бу исемлектә 838 табиб исеме бар иде.

Аларның кайберләренең фамилияләре Азатлыкта элегрәк аталган иде.

“Хәтер исемлеге”нә тагын Чиләбе балалар клиник хастаханәсе өлкән шәфкать туташы, 52 яшьлек Өлсөмә Белаенко һәм Ульян өлкәсе Ульян районы хастаханәсе педиатры, 66 яшьлек Резеда Иванова исемнәре дә кергән.

Бу атнада Мәскәүдә татар иҗтимагый тормышында актив катнашучы, психиатрия табибы, нарколог Марат Моратовның да коронавирустан үлгәнлеге билгеле булды. Ул чирне эшендә йоктырган. Аның гаиләсе дә яңа төр коронавирус белән авырый. Табибка 50 яшь булган.

XS
SM
MD
LG