Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда гаиләдә көч кулланудан зыян күргән хатын-кызлар өчен кайнар элемтә ачыла


Өйләрендә җәберләнгән хатын-кызларга психология һәм хокук ярдәме өлкәсендә сорауларга җавап бирәчәкләр.

Башкортстанда өйдә көч куллануга дучар ителгән хатын-кызлар өчен ярдәм телефоны эшли башлый. Бу хезмәт 30 ноябрьдән ачыла. Шалтыратулар көндезге 11 дән икегә кадәр кабул ителә

Сорауларга Башкортстанның “Гаилә” республика ресурс үзәге психологлары һәм “Мәхәббәт” кризис үзәге белгечләре җавап бирәчәк, бөтен шалтыратулар аноним һәм түләүсез булачак диелә.

Аерым алганда, хатын-кызларга өйдә көч куллануның төрләре, аның билгеләре, гаиләдә ызгыш чыкканда үзен яклау ысуллары турында аңлатма бирү, җәберләнгән хатын-кызларга психология ярдәме күрсәтү күздә тотыла. Шулай ук белгечләр якын кешең өйдә җәберләү күрсә, аңа ничек ярдәм итәргә өйрәтәчәк, андый хатын-кызларга хокукый яклау да күрсәтеләчәк.

25 ноябрьдә хатын-кызларга карата көч куллануга каршы көрәш көне билгеләнде. Дөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына караганда, дөньяда хатын-кызларның 30 проценты ирләре тарафыннан нинди дә булса физик яки сексуаль көч куллануга дучар ителә. Азатлык гаиләсендә изелеп яшәп, бу хәленнән котылырга көч тапкан хатын-кызлар белән аралашкан иде.

XS
SM
MD
LG