Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Бу дөньяда ук җәһәннәм утында яндым". Кыйналып яшәүче хатын-кызлар тарихы


Архив фотосы
Архив фотосы

25 ноябрь – хатын-кызларга карата көч куллануга каршы көрәш көне. Дөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына караганда, дөньяда хатын-кызларның 30 проценты ирләре тарафыннан нинди дә булса физик яки сексуаль көч куллануга дучар ителә.

Хатын-кызлар гаиләдәге бу проблем турында дәшми калуны кулайрак күрә. Түзәләр, корбан булып яшәүләрен дәвам итәләр. Күп очракта хатын-кыз ирсез балаларын үстерүдән курка, чыгып китәр иде, кая барып урнашам дигән торак мәсьәләсе килеп баса. Моннан тыш җәмгыять бәя бирүеннән дә шүрли ул. Шулай да изелеп яшәү рәвешен иреккә алмаштырырга көч тапкан хатын-кызлар да бар. Азатлык шундый нәфис затлар белән аралашып, аларның авыр тормыш юллары белән кызыксынды. Һәркайсысының үз тарихы, үз сәбәпләре. Кемдер кыйналып торуын курку белән аңлатса, кемдер үзен мәхәббәт белән аклый.

Беренче тарих

Зәлия (исеме үзгәртелде – ред.) тумышы белән Кукмара районыннан. Казанда яши, икенче ире белән ике ул үстерәләр. 43 яшьлек хатын "мин бу дөньяда ук җәһәннәм утында янарга өлгердем", – ди.

— Беренче ирем Айдар белән танышуым студент елларына туры килде. Аның белән бергә Казан аграр университетында, икенче курста укыганда таныштык. Ул миннән бер яшькә зуррак иде. Барысы да гап-гади, гашыйк булдым. Беренче мәхәббәт булгандыр, 3 ел очрашып йөрдек, аннары никахлаштык. Ул – Казан егете. Аның әти-әнисе мине, минекеләр аны үз итте. Айдар гел янымда булды, игътибарлы иде, соңыннан гына көнчел чире икәнен аңладым, – дип искә ала Зәлия.

Гаилә тормышының бары тик беренче ике аен гына сагынып искә ала ул. 23 яшьлек кыз 12 ел дәвамында кыйналып яши. Зәлия моның сәбәбен эчкечелек, көнчелек дип атый.

— Өйләнешкәч, ул эчә башлады. Без иремнең әбисеннән калган ике бүлмәле фатирында үзебез генә яшәдек. Беренче тапкыр эчеп кайткач, өйдә тавыш күтәрде. Ник эчтең дигән сорауга ярсуы кабынды. "Бу – минем тормыш, нәрсә эшлисем килә, шуны эшлим", – диде. Дорфа сөйләшүен элек сизми идем. Ул шул исерек килеш кычкырды, җикерде һәм яңагыма китереп сукты. Шул төнне мин беренче тапкыр юыну бүлмәсе идәнендә каршыладым.

Кулын бер күтәргән кеше туктамый икән

Икенче көнне Айдар берни булмагандай эшкә китте. Әмма кич кайткач гафу үтенде, кул күтәрү түгел, бер авыр сүз дә әйтмәмен дип ант та итте. Мин ышандым, әмма кулын бер күтәргән кеше туктамый икән. Бу хәл тагын кабатланды.

Мин эшләмәдем, Айдар гаиләне барысы белән дә тәэмин итәм диде. Көн саен дүрт дивар арасында утыра идек. Иртәнге 7дән төнге 1ләргә кадәр ялгыз бала белән утырган чакларым күп булды. Урамга чыкканымны белсә, иремнән тагын сүз ишеттем. Кыйнар дигән курку бар иде. Эчкәч, белгечләргә күренергә дә тәкъдим иттем, әмма ул баш тартты.

Берара киемнәремне җыеп, әти-әнием янына кайтып киттем. Кайткач гаилә хәлләрен сөйләдем. Әни мине җәлләп: "Корсаклы килеш кая барасың, кем сине кияүгә алыр, кияү үзгәрер әле. Түз инде, балам", – дип янәдән Казанга озатып җибәрделәр.

Балага узганлыгым хакында Айдарга әйтергә курыктым, чөнки ул юк-барга да тавыш чыгара иде. Бала әтисен үзгәртер бәлки дигән уй да юк түгел иде. Әйттем, ләкин шатланыр урынга, ул дорфа гына: "кем баласы инде ул?" дип сорады. Аннары эчүне туктатты ул, әмма көнче иде. Кая барам, кем белән сөйләшәм – барысы да контрольдә.

Улым Раязга 10 яшь иде. Без урамга саф һава суларга чыктык. Шунда күптәнге танышым, курсташымны очраттым. Шуның белән сөйләшеп торганны күргән Айдар яныбызга килеп: "Белдем инде хәзер Раязның кем малае икәнен" – дип улыбызга кул күтәрде. Бу очрак соңгы чик булды. Аерылышам дидем. Ризалашты. Арттан да йөрмәде, гафу да үтенмәде. Дөрес адым ясаганыма тагын бер кат инандым. Ник иртәрәк чыгып китмәгәнемә үкенәм.

Аерылышу – тормышыңны җимерү түгел. Бер сүз әйтешкә йодрык күтәрергә әзер булган ирең янәшәсеңдә калу күпкә куркынычрак. Кызганыч, бу хакыйкатьне бик соң аңладым, – ди Зәлия.

Хәзерге көндә Зәлия икенче ирдә кияүдә. Өч ел элек икенче малае туган. Ә моңа кадәр булган вакыйгаларны куркыныч төш кебек кенә искә ала.

Икенче тарих

Казанның Авиатөзелеш районында яшәүче Эльмира ханым инде 30 ел корбан булып яши. Ире Рәис аны санга сукмый, хатын-кыз буларак кабул итми .

— Күсегә дә андый караш юк халыкта. Аңа агу бирәләр дә, ул үзе үлә. Ә мин инде 30 ел буе изелеп яшим, изеп кенә бетерә алмый әле, — ди Эльмира ханым. — 25 яшемдә кияүгә чыктым. Рәискә ул чакта 26 иде. Бер йортта тордык, фатирларыбыз гына төрле катта урнашкан иде. Әти-әниләребез дә электән дус булды, гел аралашып торды. Кечкенә вакыттан ук дус булгач, Рәисне тәгаен беләмдер дип уйлаган идем.

30 ел бергә яшибез, әмма ул түгел, мин аны тартам. Җилкәмдә утыра ул. йорт-җирне үзем алып барам, утка-газга, ашау-эчүгә үзем түлим. Аны ир дип әйтеп булмый. Бар белгәне – мыскыл итеп яшәве. Мин ике эштә эшлим: бер көн кибет идәнен юам, икенче көнне хастаханәдә санитарка булып эшлим. Ирем бер җирдә дә эшләми. Төзүче булып эшләп йөри иде элегрәк. Эшкә чыгып китсә дә, ике көннән куып кайтаралар – бик нык эчә.

Үз туганнарыма да көнли. Бертуган энемнән дә көнләшә. Хастаханәдә дә эшләмисең син, ирләр янында ятасың дип начар сүзләр белән эндәшә. 27 яшьлек малаебыз бар, аны өйләндерү өчен дә кредит алган идем, шуның акчасын әле һаман үзем түләп барам. Эшләмәве дә, эчүе дә бер хәл, болар өстенә кул да уйната. Кул астында нәрсә бар, шуны күтәрә инде ул. Ике тапкыр кулына пычак та туры килгәләде.

Ничек кыерсытылып яшәсә дә, Эльмира ханым иреннән аерылырга җыенмый: "Кайда барам инде мин хәзер? Торыр урыным юк. Әниләр күптәннән мәрхүм, өйләре сатылды. Әни-әти дә вакытында аерыл дисә дә була иде югыйсә. Кыйнашып яшибез инде, нишләтим".

* * *

Ире тарафыннан җәбергә дучар булган хатын-кызга нәрсә эшләргә һәм кемгә мөрәҗәгать итә ала? Казанда "Фатыйма" хатын-кызлар кризис үзәге эшли. Татарстанда бу бердәнбер шундый оешма. Мөслимәләр оешмасы да, "Ак калфак" татар хатын-кызлар оешамасы да кыйналуга дучак хатын-кыз проблемнары белән шөгыльләнми.

"Фатыйма" хатын-кызлар кризис үзәге җитәкчесе Марина Галицкая сүзләренә караганда, бер ел дәвамында "Фатыйма" үзәгенә якынча 1,5 мең хатын-кыз һәм бала ярдәм итүләрен сорап мөрәҗәгать итә. Һәр өченчесенә психологик һәм юридик ярдәм күрсәтелә.

Марина Галицкая
Марина Галицкая

— Марина ханым, "Фатыйма" үзәгенә мөрәҗәгать итүчеләр күпме?

— Бу күрсәткеч турыдан-туры мәгълүмат чаралары эшенә бәйле. Әгәр дә безнең үзәк турында беләләр, ишетәләр икән, шалтыратучылар да арта. Әйтик, җәй айларында көненә 1-2 генә шалтырату кабул ителсә, хәзер бу күрсәткеч 6-7гә җитте.

— Хатын-кызлар ешрак нинди сораулар белән мөрәҗәгать итә?

— Төрлесе бар: гаилә мөнәсәбәтләрен җайга салу мәсьәләсе дә, гаиләдә көч куллану проблемы да, балалар белән ата-ана мөнәсәбәте дә. Кайбер хатын-кызлар фәкать эчләрен бушату өчен генә шалтырата, чөнки кемнеңдер тыңлаучысы юк. Ул хатын-кызның ире аңа башкалар белән элемтәгә чыгарга ирек бирмәскә мөмкин. Шуңа да үзәкнең төп вазифасы – шалтыратучыны тыңлау һәм проблемнарын чишүгә таба адым ясау, киңәш бирү.

— Хатын-кызга каршы көч куллану дигәндә, без физик көчне генә исәпкә алмыйбыз. Мораль яктан изелүгә зарланучылар күпме?

Сүз белән дә кешене үтерергә дә була

— Психологик яктан җәберләүгә дучар ителгән хатын-кызлар еш шалтырата. Сүз белән дә кешене үтерергә дә була. Бу кешеләр психологик ярдәмгә мохтаҗ. Кайнар элемтә белгече әңгәмәдәшенә төрле дәүләт һәм башка оешмалардан нинди ярдәм алырга мөмкин икәнлеге турында хәбәр итә. Якынча 60 процент хатын-кызлар ярдәмгә ышана, кемдер мөрәҗәгать тә итә, ләкин калганнары ярдәм нәтиҗәлелегенә ышанмый. Шалтыратучылар арасында төрле яшьтәге хатыннар бар. Кайдан шалтыратуларын исәпкә алмыйбыз. Авылданмы ул, шәһәрдәнме – безгә мөһим түгел.

— Ни өчен хатын-кыз гаиләдә корбан булып, изелеп яши?

— Күп очракта кешенең башка чарасы юк, ул проблемнан чыгу юлын күрми. Белмиләр, аңламыйлар. “Фатыйма” үзәген генә мисал итеп алыйк. Бу үзәк турында белүчеләр сирәк, шуңа да алар проблемнан чыгу юлы бар икәнен күрми. Хокук саклау органнарын шулай ук ресурс итеп карарга була. Фактта алар хатын-кызларга ярдәмгә килергә тиеш. Әмма күпчелек хатын читтән ярдәмгә ышанмаска да мөмкин. Кемгә кирәк мин, минем тормыш дип уйлап яши.

— Көчләүгә дучар булган хатын-кыз иң беренче чиратта нәрсә эшләргә тиеш?

Яшерергә ярамый. Оялу да урынсыз

— Ул үзенең һәм баласы булган очракта баласының тормышын саклап калырга бурычлы. Моның өчен хатын-кыз алдан ук барасы җирен сайлап куярга, документларын әзерләргә тиеш. Иң мөһиме — мондый көчләү турында хатын-кызның якын кешеләре белсен иде. Яшерергә ярамый. Оялу да урынсыз.

— Үзәктә эшләүчеләр кайнар элемтә аша мондый хәлдә калган хатын-кызларга нинди киңәш бирә?

— Хезмәткәрләр беркайчан да киңәш бирми. Алар, иң беренче чиратта, эмоциональ ярдәм күрсәтә. Ярдәмгә мохтаҗларның һәр сүзен тыңлый. Соңрак шәхси иминлек планы төзелә. Алда әйткәнемчә, әгәр хатын кызның баласы булса, ул баласы белән бергә бөтен документларын, кирәк-яракларын җыеп, куркыныч туарга мөмкин булган ире йортыннан китәргә тиеш була.

"Кайнар элемтә" номеры: +7(843) 246-44-01. Монда беркемнең дә исем фамилисе дә соралмый, үзе турында мәгълүмат бирү дә таләп ителми. Бары тик проблемыңны аңлатып бирү мөһим. Кайбер хатын-кызга эчендәгесен бушату өчен дә зур көч кирәк. Әңгәмә ахырында кайнар элемтә белгече әңгәмәдәшенә психолог һәм юристка бушлай кабул итүгә язылырга тәкъдим итә. Ешрак хатын-кызлар бу ярдәмне кабул итеп ала, чөнки алар өчен бу бераз онытылып торуның, аралашуның бердәнбер ысулы. Кагыйдә буларак, ир-ат тиран хатынын туганнары һәм дуслары белән аралашуда чикли, ә тегеләре якын кешесенең проблемасы турында аңламый да.

  • Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматына күрә, 2019 елның гыйнвар-сентябрь айларында Русиядә гаилә-көнкүреш мөнәсәбәтләре өлкәсендә хатын-кызларга карата 15381 җинаять кылынган. Быел бу сан 13 процентка кимрәк дип хәбәр ителә. Моңа да карамастан, хатын-кызлар полициягә җиденче тапкыр кыйналганнан соң гына мөрәҗәгать итә. Көчләүдән зыян күрүчеләрнең 70 проценты ярдәм сорап дәүләт органнарына мөрәҗәгать итә һәм ярдәм алачагына ышанмый.
  • Август азагында мәхкәмә зыян күргән Мәскәү кызын Facebook-та ире тарафыннан кыйналганы турында сөйләгәне өчен 10 мең сум түләргә мәҗбүр иткән иде. Имештер, кыз иренең абруена зыян китергән.
  • Октябрь аенда Казан мәхкәмәсе "ФемКызлар" хәрәкәте активисты Анна Невскаяны полиция бүлеге бинасы янында уздырылган "Гаиләдә көч куллануга каршы" акция өчен 10 мең сум күләмендә штрафка тарткан. Ә гаиләдә көч кулланган өчен штрафның иң зур күләме дә нибары биш мең сумны тәшкил итә.

XS
SM
MD
LG