Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тозакка эләгү: изоляциядәге хатын-кызларны кем яклар?


Архив фотосы

Элегрәк өйдә көч кулланганда зыян күрүче якыннарына чыгып кача алса, изоляция вакытында бу мөмкин түгел диярлек. Күпләр изоляция режимын бик аңлап бетермәү сәбәпле, медицина ярдәме сорап яки полиция чакырып шалтыратырга да курка.

Русиядә кризис үзәкләренең бер өлеше изоляциягә китте яки яңа кешеләрне кабул итүен туктатты. Шул сәбәпле, көч куллануга дучар булучылар нишләргә дә белмичә агрессор белән ялгызы гына калды.

Казанда 20 ел дәвамында хатын-кызларга ярдәм итә торган “Фатима” кризис үзәге дә вакытлыча “кайнар линия”гә шалтыратулар кабул итми булып чыкты. Әмма бу коронавируска бәйле түгел. Үзәк җитәкчесе Марина Галицкая Азатлыкка әйтүенчә, аларның эше барыбер тукталмаган.

Марина Галицкая
Марина Галицкая

"Эш дәвам итә. Ничек ярдәм итә алуыбыз хакында Вконтактедагы төркемдә яздык. Үзәкне кабат теркәргә телибез. Без техник мәсьәләләр аркасында әлегә оешманы яңадан терки алмадык. Нигезнамәне үзгәртәбез. Ул ярты елдан аны кабат язмас өчен эшләнә. Үзәк алга таба тотрыклы эшчәнлек алып барырга тиеш.

Шуңа күрә Русия икътисад министрлыгына грантка гариза да бирә алмадык. Элек алардан 340 мең сумлык грант ала идек, гомумән без төрле грантлар алып эшләдек. Русия президенты грантларын да алдык. АКШ Дәүләт департаментыныкын да алган булды.

Кайнар линия эшләмәгәч, хәзер мөрәҗәгатьләрне Вконтактедан кабул итәбез. Хәзер күп кенә хәрәкәт интернетта бара. Ләкин телефон аша эшләү нәтиҗәлерәк. Мөрәҗәгатьләр арттымы, әйтә алмыйм. Без "Зона права" хокук яклау үзәге номерын бирдек. Алар юридик ярдәм күрсәтә. Бушлай эшләргә әзер булган үзебезнең психологларның контактын бирдек. Алар Казан белгечләре түгел, ләкин яхшы хезмәттәшләр. Онлайн консультацияләр күрсәтә.

Үзәктә өч кеше идек, ләкин бүгенгә беребез дә эшләми. Хәзер Татарстанда ике приют эшли. Алар балалы хатын-кызларга ярдәм итә. "Благие дела" фонды шуларның берсе. Аларның да приютлары бар. Әмма алар безнең кебек кризис үзәге түгел, ә хәйрия фонды.

Алга таба без эш форматын бераз үзгәртәчәкбез. Кайбер хезмәтләрне интернетка күчерәчәкбез", диде ул.

Галицкая әйткән "Зона права" хокук “яклау оешмасы адвокаты Валентина Фролова үзизоляция чорында гаиләдә көч куллану артуын әйтеп, чаралар күрүне сорап күптән түгел Русия хөкүмәтенә мөрәҗәгать итте.

Валентина Фролова
Валентина Фролова

"Ирем, бергә яшәүче ир кешем кыйный дигән хәбәрләр алгач без гадәттә фатирдан тизрәк чыгып качарга киңәш итә идек. Хәзер вазгыять үзгәрде: карантин сәбәпле көн саен яңа тәртипләр кертелә. Кешеләр шунда ук өйдән чыгып чабарга курка, кыйналган очракта травмпунктка барырга ярыймы, юкмы икәнен белми. Көч кулланудан зыян күргән хатын-кызлар ватсап һәм телеграмда "кайнар элемтә"гә мөрәҗәгать итә ала. Агрессив ир кеше янында шалтыратсалар, ул ир кеше курка. Өлкән кешеләргә онлайн-мөрәҗәгатьләр бик авыр бирелә. Шуңа аларга карата көч куллануны без белми калырга мөмкин", ди ул.

Фролова әйтүенчә, изоляция вакытында булган аптырашны бетерү өчен гомум бер аңлатма булырга тиеш. Ул һәм башка хокук яклаучылар хөкүмәткә мөрәҗәгатьтә дә бу хакта яза. Монда сүз медицина, юридик, психолик ярдәмне аңлаешлы итү турында бара. Шул ук вакытта алар бу план турындагы мәгълүматны күбрәк кешеләргә җиткерү кирәклеген, мисал өчен "Госуслуги" сәхифәсе яки телевидение аша таратырга кирәклеген әйтә.

Гомум фото
Гомум фото

Социаль челтәрләрдә үзләренә карата көч кулланылу турында аноним язучы хатын-кызлар саны арта. Күпләре ирләре эчеп кыйнауларыннан зарлана. Мондый хәлләр Татарстан белән Башкортстанда да җитәрлек.

Мисал өчен, Татарстанның Арча районының бер авылында авыл шурасында сәркәтиб булып эшләүче, буйга үсеп җиткән ике егет әнисе, 55 яшьлек Дания (тулы исеме редакциягә билгеле) ике-өч төннең берсендә күршеләре Гөлназларга кереп кача икән. Азатлыкка бу хакта Гөлназ сөйләде.

"Даниянең ире Камил бер көн дә эчүдән туктамый. Иң авыры аның исерек килеш аунап ятуы түгел, ә иртән салып алганчы котыруы. Бик еш төнлә уянып ул Даниягә кул күтәрә, аракы таптыра", ди ул.

Камил гомер буе вахтага йөреп эшләгән. Элек сәламәтлеге яхшырак булганда, эш күбрәк чакта бер-ике ай Себердә эшләп, берәр ай өйдә авылда яшәгән. Ирләре вахтадан кайткан ул бер айны кайбер авыл хатыннары куркып көтә. Акча алып кайтсалар да күбесе эчүгә сабыша, дип сөйли Гөлназ. Соңгы елларда Камил төрле эштә, кемгә нәрсә кирәк, шунда шабашкага чыгып керә дә калган вакытын өйдә ята.

Шулай да бу гаилә авылда йорт салган, мал асраган, ике малай үстергән. Авыл халкы Данияне бик ярата, жәлли. Аның күршесе Гөлназ: "Бездә генә яшә, дип әйтәм", ди. Камил аларның капкасыннан бәреп керергә курка икән.

"Бер көнне Дания күзләре акаеп төнге өчтә йөгереп керде", дип сөйли Гөлназ. "Нәрсә булды?, утыр" дим. "Утыра да алмый".

"Уянып китсәм, янымда Камил балта күтәреп тора, ничек чыгып йөгергәнемне дә аңламадым, дип сөйләде", ди Голназ. Данияне ул тынычландыра торган дарулар биреп, җылы сөт эчертеп, юрганга төреп диванда йоклаткан. Берничә сәгать тә узмаган, Дания сикереп торып, сыерымны савасым бар дип арткы ишектән генә абзарына кереп киткән.

"Шәһәрдә ярдәм сорап психологка барып буладыр", ди Голназ. "Авыл җирендә кая барасың? Берәр-нәрсә була калса, белми дә калачакбыз", дип сөйләде Гөлназ.

Даниянең кече улы институт бетереп Чаллыда әйбәт урынга урнашкан, өлкән улы Казанда яши. Әниләрен үзләре янына яшәргә чакырсалар да, Дания тормышын ташлап китәргә теләми икән.

Дания даими кыйналып яшәсә, кайбер гаиләләрдә көч куллану нәкъ изоляция вакытында гына башланган. Бу хакта социаль челтәрләрдә шактый язалар.

Ярославльдә бер гаиләдә элек көч куллану булмаган. Ире хыянәт иткән, әмма гомум алганда яхшы гаилә саналган. Изоляция чорында ире хатынына кул күтәрә башлаган. Хатын хәзер нишләргә дә белми, чөнки ике балалары бар, шулай ук әти-әниләре дә аерылуларына каршы тора.

Тагын бер хатын-кыз карантин сәбәпле, агрессор ир белән бер фатирда калырга мәҗбүр булуын сөйли. "Ул мине балам алдында кыйный. Хәтта авыр сулап куйганым, аның оекларын алып куймаганым өчен дә кыйнарга мөмкин. Балага әлегә тими, әмма ул инде әтисеннән курка", ди.

Ул күптән иреннән китәргә теләвен әйтә, әмма хәзер карантин сәбәпле башка шәһәргә чыга алмый. Шәһәрләре кечкенә булу сәбәпле, ире аны бик тиз табачак.

Ата-аналарына да китә алмый, чөнки ире алар алдында үзен бик әдәпле тота, һәрвакыт хуҗалыкта ярдәм итә. Шуңа алар кызлары үзе гаепле дип саный.

Хокук яклаучылар кирәк вакытта сыену өчен хакимиятне буш торучы кунакханәләр, хостелларны түләргә чакыра. Франциядә мондый тәҗрибә кулланыла. Хөкүмәт гаиләдә көч кулланудан зыян күрүче 20 мең кеше өчен кунакханәләрне түләячәк.

Гаиләдә көч куллану Русиягә генә хас әйбер түгел. Мисал өчен, Франциядә мондый очраклар 36%ка арткан. Бу хакта Vatican News медиапорталы хәбәр итә. Төркиядә изоляция вакытында якыннары тарафыннан ким дигәндә 18 хатын-кыз үтерелгән.

Италиядә медицина факультеты студенты Лорен Куарантының үлеме зур шау-шу тудырды. Лорен коронавирус йоктырган дип санап егете аны буып үтерде. Соңыннан анализ чир булмауны күрсәткәч, егет үз-үзенә кул салырга тырышты.

фикерләр (1)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG