Accessibility links

Кайнар хәбәр

Байден Ак йортның яңа сүзчесе дип Джен Псакины тәкъдим итте 


Джен Псаки
Джен Псаки

АКШның сайланган президенты Джо Байден үзенең иҗтимагый багланышлар такымында вазифаларга яңа кешеләр билгеләде.

АКШның сайланган президенты Джо Байден президент идарәсендә җәмәгатьчелек белән элемтәләр өчен җавап бирүче такымда вазифаларны кемнәр билиячәген игълан итте. Төп вазифаларның барысы да хатын-кызларга бирелә. Такымның җитәкчесе Кейт Бедингфилд булачак, ул Байден сайлау штабының иҗтимагый багланышлар бүлеге белән җитәкчелек иткән иде.

Ак йорт сүзчесе буларак Байден Дәүләт департаменты матбугат үзәгенең элекке башлыгы Джен Псакины билгеләргә җыена.

Псаки 2011-2013 елларда президент Барак Обама сүзчесе булды, ә соңыннан ике ел дәвамында Дәүләт департаментының рәсми вәкиле булып эшләде һәм Украина көнчыгышындагы низагка актив рәвештә фикер белдереп килде. Русия дәүләт басмалары аның комментарларыннан көлә иде.

2015-2017 елларда Псаки Ак йортның коммуникацияләр мөдире булды.

Узган атнада Байден үз идарәсендә төп вазифаларга кешеләр билгеләде. Тышкы сәясәт, дәүләт иминлеге өчен элек тә шушы мәсьәләләр белән шөгыльләнгән дәүләт хезмәткәрләре җаваплы булачак.

XS
SM
MD
LG