Accessibility links

Кайнар хәбәр

Коронавирус: авырган укытучылар саны арта


Укытучылар, тәрбиячеләр арасында коронавирус белән чирләүчеләр шактый. Аларга вакцина ясатырга тәкъдим ителә. Мөгаллимнәр исә чирне алдан йоктыручылар сафында булса да, вакцина ясатырга шикләнә.

Яңа уку елының беренче атнасында гына да Русиядә меңнән артык мәктәп укытучысы коронавирус йоктырган иде. Шул мәгълүматтан соң бүгенгәчә Роспотребнадзор яңа статистика тәкъдим итмәде. Әллә укытучылар коронавирус белән авырудан кисәк туктаган, әллә дәүләт оешмасы мондый статистиканы алып барудан баш тарткан.

Мең ярым укытучы бөтен Русиягә, әлбәттә, кечкенә сан. Азатлык аралашкан укытучылар да, тәрбиячеләр дә - үзләре дә, хезмәттәшләре дә коронавирус белән чирләгәне турында сөйли. Дөрес, аларга COVID-19 диагнозы түгел, ә пневмония куела. Мәктәптә эшләүче укытучылар, тәрбиячеләр чирнең азуы яңа уку елы башлануына бәйле дип аңлата, коронавирусның котырган чагында да уку йортлары ябылмады. Сүз Татарстан турында бара.

Башкортстанда, мәсәлән, мәктәпләрнең өлкән сыйныфлары дистанцион рәвештә укый. Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы исә мәктәпнең эш режимын үзгәртүдән баш тартты. Хәзер хастаханәдә якынча 1928 укытучы дәвалана. Әмма бу бөтен укыту системы да туктарга һәм дистанцион укуга күчәргә тиеш дигән сүз түгел, – дип хәбәр итә Татарстан Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин. Ул искәрткәнчә, хәзер иң мөһиме – Роспотребнадзор таләпләрен үтәү.

Илсур Һадиуллин
Илсур Һадиуллин

— Без хәзер күп балалар катнашындагы зур чараларны уздырмыйбыз. Балалар үз сыйныфларында гына укый, укытучылар аларны шул класска килеп укыта. Татарстанның мәгариф системы санитар таләпләрне үти, — диде Һадиуллин журналистлар белән очрашуда. Министр ассызыклаганча, дистанцион укытуга күчү турында сөйләшүләр алып барылмый.

Ни өчен укытучылар арасында чирләүчеләр күп? Балалар арасында коронавирустан авыручылар сирәк дип санала, алар авырса да чир симптомсыз уза, әмма табиблар фикеренчә, вирус йөртүчеләр иң беренче чиратта – балалар. Укытучыларга алар белән турыдан-туры эшләргә туры килә. Табиблар укытучыларны чирне тиз йоктырып чирләүчеләр сафына кертә.

Элвина Нәҗипова – Казанның 180нче полилингваль мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Сентябрь урталарында ул үзен начар хис итеп хастаханәгә эләккән. Табиблар аңа ике яклы пневмония диагнозы куйса да, ул бу чирнең коронавирус булган дип саный. Төп симптомнар – температураның югары күтәрелүе, хәлсезлек һәм тән сызлавы.

Элвина Нәҗипова
Элвина Нәҗипова

— Мин әти-әнием янында кунакта Мөслимдә идем, ялларда температура белән егылдым. Районнан ашыгыч ярдәм машинасы белән Чаллыга илттеләр. — дип искә ала ул. — Үпкәләрне тикшерделәр, зарар килгән иде. Инфекция чиреннән дип аңлаттылар. Табиб та кем булып эшләгәнемне белгәч, "чирнең нәкъ оясында эшлисең, балакай" дип аңлатты. Табиб та пациентлар арасында укытучылар, тәрбиячеләр бик күп диде. Мин дә мәктәптә эләктердем. Башта хастаханәдә атна-ун көн ятып чыктым, анда да урынга кытлык, азмы-күпме рәтләнсә кеше, чыгару яклы. Мине дә чыгардылар, әмма "больничный"да дәвалануымны дәвам иттем.

Эльвина әйтүенчә, укытучылар бер-бер артлы авырый. Бер-берсен алмаштырып кына торырга туры килә, яки дәресләр алмашына дип сөйли ул.

— Мәктәптә укытучылар барысы да битлектән йөри. Балалар исә юк. Балалар көн дәвамында чыдый да алмый. Бик сирәкләре генә коридорга чыкса кия. Ә укытучыларның йөзеннән битлек төшми. Бу бик авыр. Аны ике сәгать саен алмаштырып та өлгермибез. — дип аңлата Эльвина эш шартлары турында. — 45 минут дәвамында дәрес укыту да кыен. Күп укытучы тулаем савыгып бетмәгән килеш эшкә чыга. Үзем дә шулай. Эш күп, кояшта, саф һавада аз йөрибез, йокы туймый. Чир шуңа аяктан ега да.

Эльвина фикеренчә, мәктәпләрдә өлкән сыйныфлар дистанцион рәвештә укыган булса, авыручылар саны югары булмас иде.

— Башлангыч сыйныф балалары үзаллы укый алмый, алар һәм 5-6 сыйныфларга да укытучы кирәк. Андый балалар өйдә укый икән, әти-әниләре дә эшкә йөрмичә алар янында булырга тиеш. Ә менә үзенә ризык әзерли алу яшенә җиткән балалар дистант рәвештә белем алырга мөмкин. Кимендә өлкән сыйныф балалары да мәктәпкә йөрмәсә, җиңелрәк булыр иде. Кеше күп булган саен, чирне эләктерү мөмкинлеге дә арта, —ди ул.

Нәҗипова әйтүенчә, укытучыларга вакцина ясатырга тәкъдим ителгән. Берсен дә мәҗбүриләү юк, кем тели, шул кадый. Эльвина Нәҗипова үзе вакцинадан курка. "Беренчедән, шикләндерә, берни билгеле түгел бит аның турында. Икенчедән, авырган кешеләр вакцинаны авыр кичерә дигән сүзләр йөри. Шуңа минем моңа кыюлыгым җитми, баш тарттым вакцинадан", диде ул Азатлыкка.

Арча муниципаль районының 5нче гимназиясендә тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы булып эшләүче Гөлнара Әхмәтханова коронавирустан авырган бердәнбер укытучы түгел. Авыру аның хезмәттәшләрен да читләтеп үтмәгән.

Гөлнара Әхмәтханова
Гөлнара Әхмәтханова

— Коронавируска башта ышанмый идем. Иң якын күршем үлеп киткәч, куркыта башлады. Куркып кына калмадым, үзем дә авырдым. Башта хәлсезлек сиздем. Тән температурасы югары булмады, 37,2 – 37,5 күрсәткечләре арасында гына тибрәлде. Еш кына төшенкелеккә бирелә башладым, ашыйсым да, эчәсем дә килмәде – аппетит югалды. Атна-ун көн өйдә дәваланганнан соң, терелдем, — дип сөйли Гөлнара ханым.

Укытучы коронавирус белән көрәшкәндә аның фәннәре башка укытучыга йөкләнгән. Бу адым балаларның уку процессына хилафлык китермәгән.

— Дистанцион рәвештә укуның үз минуслары бар. Көне-төне компьютер каршында утырып укыту да җиңел түгел. Җанлы аралашу, бер бинада, бер класста укучыларың белән дәрес үткәрүгә җитми онлайн белем алу. Әмма авыру очраклары артса, укытучылар арасында коронавирус белән күпләп авырый башласалар, дистанцион укуга күчәргә берәү дә каршы булмас дип уйлыйм, — дип фикерләре белән уртаклаша Гөлнара ханым. — Аллага шөкер, балалар арасында авыручылар күренми. Бәлки, чирне уздырып та чыккандыр да инде.

Гөлнара Әхмәтханова коронавирусның нинди куркыныч чир булуына инанганын яшерми. Көннәр үткән саен, коронавирус шаукымы ныграк сизелә: йөрәк авырту, буыннар сызлау кебек симптомнар әле дә борчый, ди ул.

Казанның Идел буенда урнашкан 127нче номерлы мәктәбендә башлангыч сыйныфлары укытучысы булып эшләүче Инзилә Фазылҗанова мәктәптә авыручылар булмады ди.

Инзилә Фазылҗанова
Инзилә Фазылҗанова

— Мәктәптә санитар-эпидемиологик кагыйдәләр тулысынча үтәлә: һәрберебез битлектән йөрибез. Мәктәп бусагасын атлап керүгә тән температурасын үлчиләр. Әгәр дә температура 37 градустан югары булса, мәктәпкә кертмәячәкләр, — дип сөйләде Инзилә. — Мәктәптәге вазгыятьтән тулысынча канәгать. Авырмаган очракта дистанцион уку рәвешенә күчүне кирәкмәгән гамәл дип саныйм. Балаларны вирус йөртүчеләр дисәләр дә, алардан куркып, укытмыйча торып булмый. Барысы да тизрәк үз урынына кайтсын дигән теләктә калам.

* * *

Татарстан мәктәпләрендә барлыгы 450 мең бала белем ала. Алар арасыннан көн саен, күп дигәндә 134 бала температурасы югары булу нәтиҗәсендә мәктәпкә кертелми. Узган атнада бер тәүлек эчендә температурасы һәм ОРВИ симптомнары булган 184 бала белем бирү оешмаларына кертелмәгән. Уку елы башыннан 7 763 баланы тән температурасы югары булу сәбәпле мәктәпкә кертмәгәннәр. Бу хакта "Бизнес-Онлайн"га Роспотребнадзорның Татарстандагы идарәсе башлыгы урынбасары Любовь Авдонина сөйләгән. Аның сүзләренчә, сентябрьдән ноябрьгәчә коронавирус белән авыруның барлыгы 158 очрагы теркәлгән: 40 мәктәп укучысы, 37 студент һәм 81 укытучы.

Мәскәүдә коронавирус йоктыру очраклары тагын да күбрәк. Мәскәү мэры Сергей Собянин үз блогында хәбәр иткәнчә, ноябрь аенда башкалада чир йоктыручылар саны 1,5 тапкыр арткан һәм 41 мең кешегә җиткән. Шул ук вакытта өлкән сыйныф укучыларының саны элеккечә калган – атнага 1,5-2,2 мең очрак. Шул рәвешле Мәскәү хакимияте мәктәп укучылары өчен дистанцион укуны 6 декабрьгә кадәр озайтырга дигән карар кабул итте.

Коронавирус нәрсә ул?

Коронавирус дип генетик яктан бер-берсенә якын булган вируслар төркеме атала. Алар аерым хайваннарга һәм кешегә йога ала. Кайчак андый йогу ачык билгесез уза, кайчак салкын тию рәвешендә сизелә. Авыр очракларда инфекция пневмониягә китерә ала, ул исә кешенең үлеме белән тәмамланырга мөмкин. Чирнең авырлыгы вирусның төреннән һәм штаммыннан, организмның үзенчәлекләреннән тора.

Төп симптомнар:

  • югары температура
  • коры ютәл
  • хәлсезлек
  • тән сызлау

Саклану чаралары:

  • гигиена (кул юу, авыз-борынга тимәү)
  • башкалардан ара тоту ( кимендә 2 м)
  • кеше күп җыелган урыннарга бармау
  • витаминга бай җиләк-җимеш, яшелчә ашау
XS
SM
MD
LG