Accessibility links

Кайнар хәбәр

Франция журналистлары сүз иреген чикләүләрнең яңадан каралуына иреште


Франция полициясе яңа канун өлгесенең 24нче маддәсенә каршы булучыларны бастыра
Франция полициясе яңа канун өлгесенең 24нче маддәсенә каршы булучыларны бастыра

Полиция гамәлләрен видеога төшереп тараткан өчен җәза кертүче канун өлгесенә үзгәрешләр кертелергә мөмкин.

Франция парламентында күпчелекне тәшкил итүче депутатлар "глобаль иминлек" канун өлгесенең 24нче маддәсенең яңа язылышын тәкъдим итәргә әзерлекләрен белдерде. Әлеге маддә полиция хезмәткәренең вазифасын башкарган вакытында төшерелгән видеосын чыгаруны тыя. Җәмәгатьчелектә ризасызлык тудырган бу маддәне үзгәртергә әзер булулары турында парламентның аскы пулатындагы "Республика, алга!" фракциясе җитәкчесе, Франция эчке эшләр министрлыгының элеккеге башлыгы Кристоф Кастанер белдерде.

"Глобаль иминлек" канун өлгесен "Республика, алга!" фракциясе үзләренең фикердәшләре Agir ensemble ("Бергә гамәл кылу") парламент төркеме белән берлектә тәкъдим иткән дип сөйләде Халыкара француз радиосы. Хәзерге язылышында 24нче маддә 45 мең евро штраф яки бер елга төрмәгә утырту җәзасын күздә тота. Мондый җаваплылык полиция яки жандармнарның йөзләре яки шәхесен танырга мөмкинлек бирә торган башка билгеләре күренеп торган видео тараткан өчен кертелә. Әгәр бу видео аларның "физик һәм психик кагылгысызлыкларына" зарар китерсә, диелә.

Канундагы әлеге бүлек Франциядә зур протестларга китерде. Хокук яклаучылар һәм журналист һөнәр берлекләренең күпчелеге моны демократиягә, медиалар иреге һәм мәгълүматка хокукка һөҗүм дип бәяләде.

Аннан алда президент Эммануэль Макрон Елисей сараенда парламентта күпчелекне тәшкил иткән фракцияләр башлыклары белән, шулай ук премьер-министр, эчке эшләр министрлыгы башлыгы, юстиция министры белән очрашты. Ул полициянең музыкаль продюсер Мишель Зеклерны рәхимсез кыйнавы күренгән видеоязма "хурлык хисе тудыра" дип белдерде. Макрон хөкүмәттән ватандашлар һәм аларны якларга тиешлеләр арасында ышанычны кире торгызу өчен "тиз арада үзгәрешләр кертүне" таләп итте.

XS
SM
MD
LG