Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанның биш районында ВИЧ йоктыручылар саны арткан


Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматынча, республика күләмендә яңа ачыкланган ВИЧ очраклары кимүе күзәтелә.

Татарстанның биш районында кеше иммунодефициты вирусы (ВИЧ) белән чирләү сизелерлек арткан, шул ук вакытта республика күләмендә андый очраклар кимүе күзәтелә дип белдергән матбугат очрашуында Татарстан сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Әлмир Абашев.

Аның сүзләренчә, Татарстанда ВИЧ белән чирләү кими. 2020 елның тугыз аенда республикада ВИЧ йоктыруның 749 очрагы теркәлгән, бу узган елдагыдан 14,7 процентка ким. Чирләү күрсәткече 100 мең кешегә якынча 19 кеше туры килә дигән Абашев. Хәзерге вакытта Татарстанда барлыгы 13 801 кешедә ВИЧ расланган.

Роспотребнадзорның Татарстан идарәсе вәкиле Луиза Борисова республиканың 14 муниципаль районында ВИЧ белән чирләү арта дип сөйләгән. Биш районда яңа очраклар узган елдагыдан 1,5 тапкыр күбрәк булган. Болар Әгерҗе, Арча, Биектау, Лаеш, Сарман районнары. Апас, Кайбыч, Яңа Чишмә, Тәтеш, Теләче районнарында 2020 елда ВИЧ йоктыруның яңа очраклары теркәлмәгән.

Абашев сүзләренчә, хәзер республикада ВИЧ нигездә җенси мөнәсәбәткә керү ысулы белән күчә.

"ВИЧ-инфекция тарала гына башлаган вакытларда әле ул кан, инъекцияләр кертү аша күбрәк тарала иде, чир йоктыру куркынычы зур булганнар төркемендә психоактив матдәләрне кан тамырларына кадый торган кешеләр иде. Хәзер исә җенси юл иң таралганы" дип аңлаткан Абашев.

Башкортстан статистика идарәсе китергән саннарга караганда, 2020 елның тугыз аенда республикада ВИЧ белән чирләү күрсәткече 100 мең кешегә 44,5 кеше булган. 2020 ел сентябре ахырына республикада 24,4 мең кешедә ВИЧ расланган. 2019 елда ВИЧ белән бәйле авырулардан 634 кеше үлгән.

Русиядә 2020 елның 10 ае эчендә ВИЧ-инфекция йоктыруның 50 меңгә якын очрагы теркәлгән. Бу санны Роспотребнадзор хәбәр итте. елның шул ук айлары эчендә 66 меңгә якын очрак теркәлгән булган.

Роспотребнадзор мәгълүматынча, 2019 елда Русиядә ВИЧ белән чирләүче 1 миллионнан артык кеше яшәгән. Бүгенге көнгә ВИЧтан 355 мең кеше үлгән, шулардан 33,5 мең кеше узган елда вафат булган. Экспертлар бу саннар азайтып күрсәтелә дип белдерә. Русия фәннәр академиясе әгъзасы Вадим Покровский соңгы өч елда гына да Русиядә ВИЧ белән чирләп 80 мең кеше үлгән, 300 мең кеше бу чирне йоктырган дип саный.

Русия ВИЧ көчле таралган 21 илнең берсе. Хәзерге вакытта Русия сәламәтлек саклау министрлыгы 2030 елга кадәр ВИЧ-инфекция белән көрәш стратегиясе өлгесе әзерли.

XS
SM
MD
LG