Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ юстиция министрлыгы сайлауларда хәрәмләшүләр тапмаган


Уильям Барр
Уильям Барр

"Әлегә без сайлауларның бүтән нәтиҗәсенә китерә алырлык күләмдә хәрәмләшүләр күрмәдек" дигән АКШ баш прокуроры.

АКШ Баш прокуроры Уильям Барр юстиция министрлыгының президент сайлау вакытында тавыш бирү нәтиҗәләренә йогынты ясарлык зур күләмле хәрәмләшү очраклары тапмаганын белдерде. Бу президент Дональд Трампның сайлауларда хәрәмләшүләр турында, аның җиңүе урлануы турында белдерүләренә карамастан әйтелде.

Associated Press белән әңгәмәсендә Барр баш прокуратура һәм FBI агентлары аерым шикаятьләрне карый, атап әйткәндә, Трампның тавыш бирү электрон машиналары дөрес булмаган мәгълүмат бирде дигән шикаятен тикшерә дигән. Ләкин "әлегә без сайлауларның бүтән нәтиҗәсенә китерә алырлык күләмдә хәрәмләшүләр күрмәдек" дигән АКШ баш прокуроры.

Уильям Барр һәрвакыт президент Трампның иң тугры фикердәшләреннән саналды. Сайлаулар алдыннан ул почта аша тавыш бирү хәрәмләшүләр өчен аеруча зур мөмкинлек ача дип гел әйтеп килде.

Узган айда Барр илдәге бөтен прокурорларга тавыш бирү вакытында булган хәрәмләшүләр турында барлык игътибарга лаеклы гаепләүләрне тикшерергә рөхсәт итте. Гадәттә юстиция министрлыгы сайлау нәтиҗәләрен рәсми таныганга кадәр андый тикшерүләр уздыруны тыя, ләкин Баррның әлеге боерыгы нигезендә прокуратура әлеге кагыйдәдән читләшү мөмкинлеге алды.

Трамп штабы, сайлау нәтиҗәләренең дөрес түгеллеген исбатларга тырышып, берничә мөһим штатта шикаятьләр бирде. Ләкин бу шикаятьләр күп тапкырлар нигезсез дип кире кагылды, шул исәптән республикан хөкемдарлар тарафыннан да.

Сишәмбедә Висконсин штаты тавышларның бер өлешен кире санаганнан соң демократлар намзәте Джо Байденның президент сайлауда җиңүен раслады.

Шул ук кичтә Трамп штабы 221 сайлау кәгазен гамәлдән чыгаруны таләп итеп, Висконсин Югары мәхкәмәсенә шикаять бирде.

Кушма Штатлар президенты булып сайланыр өчен намзәт сайлаучы вәкилләрнең 270 тавышын җыярга тиеш. Байден 306 тавыш, Трамп 232 тавыш җыйды. АКШ президенты сайлауларында җиңүче исеме рәсми төстә 14 декабрьдә, сайлаучы вәкилләр утырышында игълан ителәчәк.

XS
SM
MD
LG