Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рамил Шәмсетдинов хезмәттәшләренә атканда нинди хәлдә булуын сөйләгән


Рамил Шәмсетдинов
Рамил Шәмсетдинов

"Өч көн йоклатмый тотмаган булсалар, мин бу адымга бармаган булыр идем" дип белдергән Шәмсетдинов.

Узган ел Горныйда сигез хезмәттәшен атып үтергән Рамил Шәмсетдинов "өч көн йоклатмый тотмаган булсалар, мин бу адымга бармаган булыр идем" дип белдергән. Аның бу сүзләрен адвокаты Равил Тугушев Азатлыкка җиткерде.

Тугушев сөйләгәнчә, мәхкәмәнең бүгенге утырышында Рамилнең хезмәттәшләрен атканда нинди хәлдә булуы, нинди хисләр кичергәне турында сүз барган.

"Бүгенге утырышта без, беренчедән, аның ниләр хис иткәнен ачып бирдек. Лейтенант Даниил Пьянков аны низамнамә ятларга мәҗбүр иткәндә, йоклатмаганда ул нинди хисләр кичергән, аны кыйнаганда ул ниләр кичергән, ут ачканда ул үз-үзен ничек хис иткән. Менә шушы әйберләрне без бүген сорау алу вакытында ачып бирдек. Моңа каршы итеп, прокуратура, табигый, ул 26 октябрьдә (фаҗигадән соң ук) биргән мәгълүматны безгә тагын бер кат ишеттерде. Бу сүзләр инде моңа кадәр дә әйтелгән иде, ләкин без ул тоткарланган вакыттагыларын китермәгән идек. Ниндидер яңа әйбер әйтмәде, дөрес, ул вакытта әле ул үкенүен белдерми иде. Мин аннан ике тапкыр сорадым – бу кылган адымына ул үкенәме? Ул ике тапкыр раслады, үкенәм диде. Икенчедән, аны йоклатмый тотмаган булсалар, үзен яхшы хис иткән булса, җәберләмәгән булсалар, әлбәттә, ул беркайчан да андый адымга бармаган булыр иде. Бүген сорау алу вакытында бу ачык итеп әйтелде" дип сөйләде адвокат.

Байкал арты төбәге медиалары язганча, Даниил Пьянков Рамил Шәмсетдиновны үзенән өлкән дәрәҗәле хәрбигә мөрәҗәгать итүдә хата җибәргән өчен җәза биргән: йокы урынына дүрт сәгать диярлек устав күчереп язарга мәҗбүр иткән. Аннан соң Рамил каравылга баскан, аның беренче көнендә ул ике сәгать чамасы йоклаган, икенче көнендә – 1,5 сәгать, өченче көнендә аңа 30 минут кына йокларга биргәннәр.

Мәхкәмә утырышы барышында адвокат Шәмсетдиновтан каравыл алышынганда үзен ничек хис иткәнен сорагач, ул "бик нык йокым килә иде" дип җавап биргән. Адвокат "ут ачканда үзеңне ничек хис иттең", "тоткарлаганда ни хис иттең" дип сорау биргән. Рамил "бөтен әйбер томан эчендә иде", "элеккечә йокым килә иде" дип җавап биргән.

Байкал арты хәрби бүлегендә фаҗига 2019 елның 25 октябрендә булды. Рядовой Рамил Шәмсетдинов каравыл алышынган мәлдә сигез хезмәттәшен атып үтерде, ике кеше яраланды. Җинаять эше кысаларында тикшерү бер ел барды. 29 октябрьдән мәхкәмә утырышлары башланды. Рамил Шәмсетдинов эшен присяжныйлар мәхкәмәсе карый. Алдагы утырышларда шаһитлар Шәмсетдиновның хәрби бүлектә җәберләүләргә дучар ителгәне турында сөйләде.

Адвокатлар Шәмсетдинов хезмәттәшләренә аффект хәлендә аткан дип исбатларга тырыша. Писхология-психиатрия экспертизасы Рамилне үз акылында дип тапты.

XS
SM
MD
LG