Accessibility links

Кайнар хәбәр

Шәмсетдинов мәхкәмәсендә тагын ике хәрби җәберләүләр турында белдергән


Рамил Шәмсетдинов
Рамил Шәмсетдинов

Иртәгә мәхкәмә зыян күрүчеләрнең хатыннары һәм әниләреннән сорау алачак.

Горный шәһәрендә сигез хезмәттәшен атып үтергән Рамил Шәмсетдинов эшендә тагын ике шаһит хәрби бүлектә бабайлык чәчәк атканын раслады. Бу хакта 30 ноябрьдә узган мәхкәмә утырышыннан соң Азатлыкка адвокат Равил Тугушев сөйләде.

"Гомумән алганда, утырыш яхшы узды", диде Тугушев. Аның сүзләренчә, Шәмсетдинов белән бергә хәрби хезмәткән чакырылган Алиев фамилияле һәм хәрби бүлектә аларга кадәр хезмәт иткән Эрлих фамилияле шаһитлар кизү тору вакытында аларны тәүлек буенча йоклатмаулары турында һәм башка җәберләүләр турында сөйләгән. Моннан тыш, Шәмсетдиновның лейтенант Даниил Пьянков белән дә низаглары булган дип белдергәннәр.

Низамнәмәгә сыймаган мөнәсәбәтләр һәм Рамил Шәмсетдинов беренчел тикшерү вакытында сөйләгәннәрнең барысы да расланып килә диде адвокат.

1 декабрьдә зыян күрүчеләрнең туганнарыннан, шул исәптән Пьянковның тол хатыннан сорау алачаклар. Тугушев Рамил Шәмсетдинов зыян күрүчеләрнең әниләре һәм хатыннары янында алар турында "начар сөйләмәскә тырышачак" дип тә әйтте.

Моңа кадәр дә берничә шаһит Шәмсетдинов хезмәт иткән хәрби бүлектә бабайлык күренешләре булуын раслаган иде.

Рамил Шәмсетдинов эшенең төп тыңлаулары мәхкәмәдә 29 октябрьдә башланды. Шәмсетдинов эшен присяжныйлар карый.

Рамил Шәмсетдинов

2019 елның 25 октябрендә Байкал артының Горный шәһәрендәге хәрби бүлектә Рамил Шәмсетдиновның каравыл алышынган вакытта сигез хезмәттәшен атып үтерүе, тагын икесен яралавы турында хәбәр таралды. Рамил сак астына алынды.

Төмән өлкәсенең Вагай районында туып үскән, 2019 елның 2 июлендә гаскәргә киткән Шәмсетдиновны адвокатлар Равил Тугушев һәм Руслан Нагыев якларга алынды.

Рамилнең әтисе Сәлим Шәмсетдинов Азатлыкка әңгәмәдә, бердәнбер сәбәп бабайлык кына була ала дип әйтте, соңрак Чита шәһәренең тикшерү изоляторында улы белән очрашканнан соң "Улым гарык булдым дип аңлатты" диде.

2020 ел башында Шәмсетдинов тикшерү изоляторыннан гаскәрдә мыскыллауларга түзә алмавы, беркемгә дә зарлану мөмкинлеге булмавы, аның кулыннан һәлак булган хәрбиләр гаиләләреннән гафу үтенүе турында ачык хат язды.

Чита хәрби бүлеге мәхкәмәсе Рамил Шәмсетдиновны җәберләгән Руслан Мухатовны 2020 елның мартында ике елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итү һәм 30 мең сум штраф җәзасына хөкем итте.

Сентябрь уртасында Хәрби прокуратура Шәмсетдиновка каршы җинаять эшендә гаепләү карарын раслады.

Тагын бер атнадан Русия тикшерү комитетының баш хәрби тикшерү идарәсе "Гаепләнүче гаебен таныды һәм үзе кылган җинаятьләрнең ничек булганын тәфсилләп сөйләде, атыш булган урында тикшерү барышында да аларны раслады" дип белдерде. Рамилнең мәхкәмә билгеләгән психология-психиатрия тикшерүендә табиблар тарафыннан сәламәт дип табылуы да язылды.

2020 елның сентябрендә Рамил Шәмсетдиновтан мораль зыянны каплату турында шикаять бирелде. Атышта үлгән һәм яраланган хәрбиләрнең туганнары Рамилдән барлыгы 26,7 миллион сум түләтергә тели.

1 октябрьдә Икенче Көнчыгыш бүлге хәрби мәхкәмәсе Шәмсетдиновның эшен "присяжныйлар" катнашында карарга ризалык бирде һәм ай ахырында "присяжныйлар коллегиясен" туплау башланды.

Шәмсетдиновның адвокаты Равил Тугушев Азатлыкка "Рамилнең бар бәласе — аның начар хәрби бүлеккә эләгүе” диде.

Русия саклану министрлыгының баш хәрби-сәяси идарәсе референты Рөстәм Клупов "Шәмсетдинов вакыйгасы гаскәрдә бабайлык булуын күрсәтте" дип белдерде.

XS
SM
MD
LG