Accessibility links

Шәмсетдинов эшендә зыян күрүче үзенең дә бабайлыктан җәберләнгәнен сөйләде


Рамил Шәмсетдинов

Горный шәһәрендә сигез хезмәттәшен атып үтергән Рамил Шәмсетдинов эшендә берничә шаһит хәрби бүлектә бабайлык чәчәк атканын раслады.

Рамил Шәмсетдинов эшендә зыян күрүчеләрнең берсе Рамил хезмәт иткән хәрби бүлгедә бабайлык чәчәк атканын сөйләгән. Бу турыда Азатлыкка Шәмсетдиновның адвокаты Руслан Нәгыев хәбәр итте.

“Бүген кайбер шаһитлар һәм зыян күрүчеләрдән сорау алынды. Зыян күрүче Шпак атышта исән калган, яралануы да көчле булмаган. Ул хәрби бүлектә низамнамәгә сыймаган мөнәсәбәтләр булуын сөйләде, Рамилгә йокы урынына Низамнамә ятларга туры килгәнен, үзенең дә шуңа дучар ителгәнен әйтте. Рамил аның алдында гафу үтенде. Шпак “Син миңа ни өчен аттың?” дип сораган. Рамил гомумән аттым, чөнки бәдрәфтә батырырга вәгъдә иттеләр, өч тәүлек йокламаганнан соң башым эшләми иде, барысы да томанда йөзгән кебек иде диде” дип сөйләде Нәгыев.

Аның сүзләренчә, үтерелгән капитан Евсеевның хатынына да сораулар бирелгән. Рамил Шәмсетдинов аның алдында гафу үтенгән, Евсеевны күрми калуын, аны үтерергә теләмәвен әйткән.

Мәхкәмәнең киләсе утырышы дүшәмбе 30 ноябрьдә булачак.

Рамил Шәмсетдинов эшенең төп тыңлаулары мәхкәмәдә 29 октябрьдә башланды. Шәмсетдинов эшен присяжныйлар карый.

Рамил Шәмсетдинов

2019 елның 25 октябрендә Байкал артының Горный шәһәрендәге хәрби бүлектә Рамил Шәмсетдиновның каравыл алышынган вакытта сигез хезмәттәшен атып үтерүе, тагын икесен яралавы турында хәбәр таралды. Рамил сак астына алынды.

Төмән өлкәсенең Вагай районында туып үскән, 2019 елның 2 июлендә гаскәргә киткән Шәмсетдиновны адвокатлар Равил Тугушев һәм Руслан Нагыев якларга алынды.

Рамилнең әтисе Сәлим Шәмсетдинов Азатлыкка әңгәмәдә, бердәнбер сәбәп бабайлык кына була ала дип әйтте, соңрак Чита шәһәренең тикшерү изоляторында улы белән очрашканнан соң "Улым гарык булдым дип аңлатты" диде.

2020 ел башында Шәмсетдинов тикшерү изоляторыннан гаскәрдә мыскыллауларга түзә алмавы, беркемгә дә зарлану мөмкинлеге булмавы, аның кулыннан һәлак булган хәрбиләр гаиләләреннән гафу үтенүе турында ачык хат язды.

Чита хәрби бүлеге мәхкәмәсе Рамил Шәмсетдиновны җәберләгән Руслан Мухатовны 2020 елның мартында ике елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итү һәм 30 мең сум штраф җәзасына хөкем итте.

Сентябрь уртасында Хәрби прокуратура Шәмсетдиновка каршы җинаять эшендә гаепләү карарын раслады.

Тагын бер атнадан Русия тикшерү комитетының баш хәрби тикшерү идарәсе "Гаепләнүче гаебен таныды һәм үзе кылган җинаятьләрнең ничек булганын тәфсилләп сөйләде, атыш булган урында тикшерү барышында да аларны раслады" дип белдерде. Рамилнең мәхкәмә билгеләгән психология-психиатрия тикшерүендә табиблар тарафыннан сәламәт дип табылуы да язылды.

2020 елның сентябрендә Рамил Шәмсетдиновтан мораль зыянны каплату турында шикаять бирелде. Атышта үлгән һәм яраланган хәрбиләрнең туганнары Рамилдән барлыгы 26,7 миллион сум түләтергә тели.

1 октябрьдә Икенче Көнчыгыш бүлге хәрби мәхкәмәсе Шәмсетдиновның эшен "присяжныйлар" катнашында карарга ризалык бирде һәм ай ахырында "присяжныйлар коллегиясен" туплау башланды.

Шәмсетдиновның адвокаты Равил Тугушев Азатлыкка "Рамилнең бар бәласе — аның начар хәрби бүлеккә эләгүе” диде.

Русия саклану министрлыгының баш хәрби-сәяси идарәсе референты Рөстәм Клупов "Шәмсетдинов вакыйгасы гаскәрдә бабайлык булуын күрсәтте" дип белдерде.

XS
SM
MD
LG