Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русияләрнең реаль керемнәре 2022 елга кадәр элекке дәрәҗәсенә кайтмаячак


Пандемия сәбәпле, урта сыйныфның 6,1 проценты фәкыйрьлеккә төшкән.

Чынлыкта илдә фәкыйрьлек хәзер 20 процент тәшкил итә ди белгечләр.
Русиядә пандемия китереп чыгарган кризис аркасында халыкның реаль керемнәре сизелерлек кимеде, һәм бу хәл 2022 ел ахырына кадәр дәвам итәчәк. Бу турыда Альфа-банк икътисадчысы Наталия Орлова фаразларына сылтанып РБК яза. Реаль керемнәрнең артмавы дәүләткә ышанычны киметергә һәм җәмгыятьтә ризасызлык тудырырга мөмкин диелә.

Шул ук вакытта Русиянең икътисади үсеш министрлыгы реаль керемнәр киләсе елга ук кире кайтыр дип ышандыра.

2020 ел нәтиҗәләренә карый, русияләрнең реаль керемнәре 5 процентка кимегән. 2021 елда шуның ике проценты гына кире кайтыр дип фаразлый белгечләр. Керемнәрнең тиз арада торгызылуына нигез юк дип аңлата алар.

2021 елда реаль керемнәрнең кире кайтуына пандемия аркасында икътисади активлык түбән булуы, бюджет чыгымнарын кыскарту, төбәкләрдә авыр икътисади хәл киртә булачак дип белдергән Югары икътисад мәктәбе (НИУ ВШЭ) "Үсеш үзәге" институты мөдире Наталья Акиндинова.

Икътисади үсеш министрлыгы исә 2020 елда керемнәр бары өч процентка кимер, киләсе елга алар шул ук өч процентка артыр дип өметләнә. Аннан алдагы елларда 2,4-2,5 процентка үсеп барыр дип фаразлый хөкүмәт. Халыкның реаль керемнәре кимү илдә фәкыйрьлек артуга китерә.

Аннан алда ВШЭ экспертлары урта сыйныф вәкилләренең 6,1 проценты пандемия шартларында фәкыйрьлеккә төште дип санап чыгарган иде. Чынлыкта илдә ярлылар өлеше 19-20 процентка җитте дип белдерде социологлар. Алар эшсезлек 2021 елда да 6 процент булып калуы куркынычы турында әйтә.

2014–2017 елларда русияләрнең реаль керемнәре бетруктамый кимеп килде, 2018 елда бераз үсте (0,1%), 2019 елда бер процентка артты. 2020 елның өченче чиреге ахырына халыкның реаль керемнәре 2013 ел белән чагыштырганда 11 процентка ким булган. Росстат мәгълүматынча, бу елның тугыз аенда керемнәр кимүе 4,3 процент тәшкил иткән.

Шул ук вакытта пандемия сәбәпле бөтен дөньяда кешеләрнең керемнәре кимегән. 2020 елның тугыз аенда ул 10,7 процент тәшкил иткән.

Августта Росстат 2020 елның икенче чирегендә русияләрнең реаль керемнәре 8 процентка кимегән дип мәгълүмат бирде. Мондый кискен кимү соңгы тапкыр 1999 елда булган диелде.

XS
SM
MD
LG