Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ачык университетта татар тәрбиясенә багышланган курс ачылды


Ул әти-әниләргә, тәрбиячеләргә, укытучыларга юнәлгән.

Дөнья татар яшьләре форумы оештырган "Ачык университет" сайтында "Гаиләдә татарча мохит" дип аталган курс барлыкка килде. Сайтта теркәлгәннәр аны бушлай уза ала.

Оештыручылар сүзләренчә, курс татар гаиләләренә балаларга милли тәрбия бирүдә ярдәм максатыннан төзелде, биредә гаиләдә татарча мохит булдыру киңәшләре, татар телле ата-аналарның, белгечләрнең уңышлы тәҗрибәсе белән уртаклашу урын алган. Курс 9 лекциядән тора, лекцияләр озынлыгы уртача 15 минут тәшкил итә.

Ата-аналарга психолог киңәшләре, татар теленә бәйле булган мифлар һәм чынбарлык, китап уку, өстәл уеннары, халык авыз иҗатын куллану, бишектән үстерү, Youtube-та татар теле кебек темалар тәкъдим ителә. Лекцияләрне тәҗрибәле ата-аналар, укытучылар, психологлар, балаларга татарча контент булдыручылар укый.

Әлеге курс әти-әниләргә, тәрбиячеләргә, укытучыларга юнәлгән, ди оештыручылар. Пандемия аркасында курс тамашачылар белән төшерелмәде, видеога төшерелеп онлайн тәкъдим ителә.

Курсны узып, тестны уңышлы тапшырган кешеләрдә сертификат алу мөмкинлеге бар.

"Ачык университет" проекты Дөнья татар яшьләре форумы тарафыннан гамәлгә куела. Ул "Акыл фабрикасы"ннан үсеп чыккан. Әлеге проект төрле темаларга татарча дәвамлы лекцияләр тәкъдим итә, аларны интернетта онлайн карап була.

Университет сайтында хәзер алты курс узып була. "Гаиләдә татарча мохит" курсыннан тыш сайтта татар тарихы, заманча татар мәдәнияте, ораторлык осталыгы, татар телен заманча өйрәтү курслары урнаштырылган.

XS
SM
MD
LG