Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымтатар активисты Казим Аметов өендә куәт оешмалары тентү уздырган


Казим Аметов
Казим Аметов

Сәгать ярым барган тентү вакытында Аметовның өен астын-өскә китергәннәр. Куәт оешмалары вәкилләре аның улын эзләп килгән.

Кырымның Судак шәһәрендә яшәүче 63 яшьлек кырымтатар активисты Казим Аметов йортында Русия куәт оешмалары тентү уздырган. Бу турыда "Кырым теләктәшлеге" хәбәр итә.

Активист хокук яклаучыларга сөйләгәнчә, иртән аның йортына ФСБ хезмәткәрләре килгән. "Өйдә бөтенебез йоклый идек. Хатыным иртән ишегалдына чыгып кергән иде, ишекне япмаган. Ачык ишектән алар бәреп керде, тавышлана башлады. Мин киенеп чыктым, нигә килгәннәрен сорадым. Алар минем улым янына килгәннәрен әйтте. Мин "ул акча эшләргә чыгып китте, Кырымда түгел" дип җавап бирдем. Алар янәсе минем улым Номан Челебиджихан батальонында тора диде, мин моңа җавап итеп бу турыда берни дә белмәвемне әйттем. Алар бөтен өйне тентеде, бөтенесен астын-өскә әйләндерде дә китеп бардылар. Тентү сәгать ярым барды" дип сөйләгән Казим Аметов.

Русия куәт оешмалары бу тентү турында бернинди дә аңлатма бирмәде.

Аметов "Веджие Кашка эше" дип аталган җинаять эше фигуранты булып тора. 2017 елның 23 ноябрендә Акмәчеттә Русия куәт оешмалары дүрт кырымтатарны: Казим Аметов, Асан Чапух, Руслан Трубач һәм Бекир Дегерменджины тоткарлады. Аларны Төркия ватандашы Юсуф Айтаннан куркытып акча талауда гаепләделәр. Руәт оешмалары тоткарлаган вакытта кырымтатар милли хәрәкәте вәкиле Веджие Кашканың хәле начарайды, соңрак ул вафат булды.

Кырымтатар милли хәрәкәте вәкиле Нариман Джелял әлеге Төркия кешесе Веджие Кашка гаиләсенең акчасын урлаган дип белдерә.

2019 елның 7 апрелендә Акмәчетнең Русия кул астындагы Киев районы мәхкәмәсе "Веджие Кашка эше" фигурантларына хөкем чыгарды. Руслан Трубач, Бекир Дегерменджи һәм Казим Аметов өч елга, Асан Чапух 3,5 елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм ителде. Алар гаепләрен танымады.

Казим Аметов шушы эш кысаларында 2017 елның 23 ноябреннән 2019 елның 24 гыйнварына кадәр сак астында тотылды. Соңрак ул тикшерү изоляторларында "кеше чыдамаслык шартларда" тотылуга зарланып, мәхкәмәгә шикаять итте. Ноябрьдә Акмәчетнең Тимер юл районы мәхкәмәсе аның шикаятен карый башлады.

XS
SM
MD
LG