Accessibility links

Кайнар хәбәр

Time 2020 елны тарихта иң начар ел дип таныды


Time журналының чираттагы санында 2020 ел иң начар ел дип бәяләнә.

АКШта чыгучы Time журналы 2020 елны тарихтагы иң начар ел дип таныды һәм чираттагы чыгарылышының албитенә 2020 дигән санны кызыл төс белән сызып бастырды.

Time журналында эшләүче кино тәнкыйтьчесе Стефани Захарек албиткә багышланган мәкаләсендә тарихта начаррак еллар да булганлыгын яза. Әмма хәзер яшәүчеләрнең зур күпчелеге 2020 елны берни белән дә чагыштырып карый алмый ди.

"Беренче дөнья сугышы хәрабәләрен һәм 2018 елгы грипп пандемиясен хәтерләр өчен сезгә 100 яшьтән артык булырга тиеш; Бөек депрессия китергән авырлыкларны белү өчен 90лап яшь булырга тиеш; һәм Икенче дөнья сугышын, аның дәһшәтен истә тоту өчен 80 яшь булырга тиеш", диелә язмада.

Башка кешеләр мондый хәлләрне кичермәгән ди Захарек. Тәмамланып килүче елдагы төп кыенлыклар дип ул табигать казаларын, АКШтагы проблемлы президент сайлавын һәм бар кешелекнең астын өскә китергән коронавирус пандемиясен атый.

"2020 ел атниутопия фильмы булса, сез аны 20 минуттан сүндереп куяр идегездер", дип кино тәнкыйтьчесе.

"Работа.ру" сәхифәсе ноябрьдә уздырган сораштыруда русияләрнең 61 проценты 2020 елны начар ел дип, 28 проценты үз гомерләрендәге иң начар ел дип атады, 18 проценты башка еллар кебек үк дип, 3 проценты яхшырак ел дип бәяләде.

XS
SM
MD
LG