Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бурычлар аркасында илдән чыга алмаучы русияләр саны 4 миллионнан арткан


Мәхкәмә тәфтишләре федераль хезмәте мәгълүматларына караганда, бурычлары аркасында илдән читкә чыгарга ярамаган русияләр саны 4 млн 100 меңгә җиткән. Быел әлеге исемлеккә 700 мең кеше өстәлгән.

Бурычлыларны илдән чыгармау кануны 2005 елда гамәлгә керде. Хәзер 30 мең сумнан артык бурычлары булган, ә алимент очрагында 10 мең сумнан артык бурычы булган кешеләрне илдән чыгармыйлар.

Элегрәк русияләрнең зур банклардан һәм микрофинанс оешмаларыннан алынган барлыгы 12 млн 600 мең кредитны вакытында түләмәве хәбәр ителгән иде. Бу рекорд сан. Белгечләр бурычларның кисәк артуын коронавирус пандемиясе чорында кешеләрнең финанс кыенлыклары барлыкка килү белән аңлата. Алар фаразынча, ел ахырына вакытында түләнмәгән бурычлар саны тагын бер миллионга артачак. Ягъни Русиядә алынган һәр алтынчы бурыч проблемлы булачак дигән сүз.

XS
SM
MD
LG