Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хокук яклаучы мөрәҗәгатеннән соң Уфада саңгырау таксист эшенә кайткан  


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Уфада яшәүче Салават Салихов "Яндекс.Такси" хезмәтенә эшләргә кире кайта алган. Аның колаклары ишетми һәм “Яндекс. Такси”ның иминлек хезмәте шалтыратуын кабул итмәгәнлектән Салиховның хисабын туңдырып куйганнар иде. 

Салават Салиховның яңадан эшкә кайтуы турында саңгырау һәм начар ишетүче кешеләрнең хокукын яклаучы Нина Романович хәбәр итте.

"Миңа "Яндекс.Такси"да эшләүче Салават Салихов телефонын өзеп куюлары, юлчыларны хезмәтләндерү мөмкинлеге бетерелүе турында мөрәҗәгать итте. Җәмәгать петициясе уздырдык. Петициягә илле меңнән артык кеше игътибар итте. Нәтиҗәдә "Яндекс. Такси" чикләүләрне алды. Аңа эшләмәгән 42 көне өчен 52 665 сум акча түләнде. Мин петициядә катнашкан кешеләргә зур рәхмәт белдерәм", диде Азатлыкка Нина Романович.

Романович матбугатка чыкты, Change.org та петиция оештырган иде. Анда Салаватны яклап 58 566 имза җыелган.

Уфадагы "Яндекс. Такси"да эшләгән Салават Салиховның эшсез калу вакыйгасы соңгы айларда шактый иҗтимагый яңгыраш алган иде. Ул такси хезмәтендә 2015 елдан эшләгән, аның тумыштан ишетмәвен хезмәткә алганда белгәннәр. Диспетчер такси чакырткан пассажирларга бу турыда алдан хәбәр иткән. Пассажирларның такси йөртүче белән язышып аңлашу мөмкинчелеге булган. Хезмәт иткән урынында Салаватның рейтингы югары – ул мөмкин булган 5 баллдан 4,9 балл җыйган. Ләкин "Яндекс. Такси"ның иминлек хезмәте тикшергән вакытта ул ишетмәү сәбәпле, телефонын ала алмый калган. Шуннан аны хезмәтләндерүдән өзеп куйганнар, хисабын туңдырганнар.

Таксист проблемын Уфада гына чишә алмагач, октябрь аенда Мәскәүгә барып "Яндекс. Такси" җитәкчелегенә үзенең ишетмәве сәбәпле, телефонны ала алмавы, шуның аркасында эшсез калуы турында сурдотәрҗемәче аша хәбәр иткән. Ләкин аңлашу тапмаган. Ике айга якын эшсез утырган өч бала атасы соңгы мөмкинчелек дип саңгырау һәм начар ишетүчеләрнең хокукын яклаучы Мәскәүдә яшәүче Нина Романовичка мөрәҗәгать итә.

XS
SM
MD
LG