Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миләүшә Зарипова: "Җитәрлек еладым, хәзер еламыйм"


Миләүшә Зарипова
Миләүшә Зарипова

Бу тормышта адәм баласы төрле сынауларга дучар була. Кайберәүләр шул сынауларга түзә алмыйча ахыр ноктага килеп җитә, кайберәүләр бар көчләрен җыеп язмышның ачы җилләренә каршы торып, тартыша-тартыша яшәү ямен эзли. Сынаулар аша уза алганнар тормышка бөтенләй башка төрле карый башлый. Ә бар шундый кешеләр, тыштан караганда, алар безнең кебек гади генә кебек, ә күңел киңлекләрен гади үлчәмнәр белән генә үлчәп бетереп булмый: алар ятим балалар карый, мәчетләр салдыра, үз гомерен мохтаҗларга ярдәм итүгә багышлый. Азатлык "Гыйбрәтле язмышлар" шәлкемен яңартып, шушы кешеләр турында сөйли.

Бүгенге каһарманыбыз — Миләүшә Зарипова. Инвалид арбасындагы бизнесмен ханым. Балачактан әти-әни назын тулаем татый алмаган, ә яшүсмер чагы чәчәк атып, балачак хыялына атлагада юл казасына эләгеп, аяксыз калган көчле хатын-кыз.

Миләүшә Зарипова 1979 елны Казанда туа, әмма балачагы әбисе янында Башкортстанның Тәтешле районында уза. Балачактан укытучы булырга хыялланган.

Миләүшә Зарипова: "Җитәрлек еладым, хәзер еламыйм"
please wait

No media source currently available

0:00 0:08:03 0:00

— Миңа бер яшь булганда әти белән әнием аерыла һәм мәхкәмә карары абыемны әтием белән, ә мине әнием белән калдыра. Әмма соңрак әнием икенче кешегә кияүгә чыга һәм мин 11нче сыйныфка кадәр авылда әбием тәрбиясендә үстем. Әби мине эшләтеп үстерде, һәрбер тиен кадерле иде ул вакытларда. Мәктәпне тәмамлаганда әни авырудан соң вафат булды. Мин Казанга педагогия көллиятенә укырга кермәкче идем, әмма керү баллары җитмәде. Ул вакытта авылга кире кайту хурлык дип санала иде, мин үземә авылга кайтмаячакмын дидем дә, кулинария көллиятенә укырга кердем. Әтием гаиләсендә яшәдем. Балачак хыялым укытучы булу иде, шуңа күрә институтта әзерлек курсларына да йөрдем. Татар дәүләт һуманитар институтына укырга кергәч миннән дә бәхетле кеше булмагандыр бу дөньяда. Ләкин әтием белән бергә үсмәгәнгәме, әти мине бик якын итми иде. Институтта бер ел укыгач минем түзәр чамам калмады һәм мин тулай торакка күчтем. Шулай итеп өч ел узгач, Башкортстанга кайтканда мин шул юл һәлакәтенә эләктем һәм умыртка баганасына зыян килде.

"Табиблар организмың яшь, аякка басачаксың дип өметләндерде"

Алга таба Миләүшә ханым ярты елын хастаханәдә ятак өстендә үткәрә. Тормышын яңача алып барырга туры киләчәген әле белми. Фаҗигадан соң берничә көн узып, карават өстендә ятканда, киләчәктә аны нәрсә көтәчәген күрсәтергә сорап Аллаһка ялвара һәм сәер бер төш күрә:

Ул төшне мин аякка басуга юрадым

— 3 августта казага юлыктым, 15 августта мине операциягә билгеләделәр. 5 август көнне мин шул төшемне күрдем. Имеш, зират өстеннән көчле ташкын су ага. Кабер ташлары тезелеп тора һәм мин үлергә тиеш икән дигән уй белән шунда басып торам. Шул вакытта үз-үзем белән, Миләүшә син үлергә тиеш түгелсең, дип сөйләшәм. Шуннан бер-бер артлы кабер ташларына тотынып көчкә зиратның икенче ягына чыктым. Чыгып җиткәндә әниемне күрдем, аның күзләре ничектер ясалма кебек иде, әнигә карадым да юлымны дәвам иттем. Чыгып җиткәч күз алдыма ямь-яшел офык һәм кызгылт сары төстә ялгыз йорт күренде. Шуннан уянып киттем. Ул төшне мин аякка басуга юрадым. 5-6 кабер ташына ябышып чыктым, димәк 5-6 атнадан соң аякка басам дидем, әмма бернинди үзгәреш булмады, хәлләрем киресенчә начарайды гына, температура күтәрелде, авыртулар көчәйде. Димәк, 5-6 ай үтәргә тиеш, дип уйладым, әмма анда да үзгәреш булмады. Димәк, 5-6 ел узачак, дигән фикергә килгәндә мине караган табиб та, организм яшь, әгәр көч куеп шөгыльләнсәң, 5 елдан соң аякка басачаксың диде. Шул вакыттан соң бу минем өчен төп максат буларак торды, мин шөгыльләнә башладым.

Миләүшә Зарипова
Миләүшә Зарипова

"Томография нәтиҗәсен алгач, чынаякны диварга бәреп акырып еладым"

Миләүшә Зарипова фаҗигадан соң да укуын ташламый. Институт җитәкчеләре аңа мөмкин булган кадәр итеп килеп укырга рөхсәт итә. Әмма Миләүшәгә әтисе белән абыйсы янына күчәргә туры килә. Ә башында бер генә уй — мөмкин кадәр тизрәк аякка басу:

— Шулай итеп биш ел вакыт узды. Ул вакытта мин әти белән яшәсәм дә, гел хастаханәләр, тернәкләндерү үзәкләрендә йөрдем, иртә-кич һәр көн күнегүләр ясадым. Тернәкләндерү үзәгенә беренче тапкыр килгәндә шаккаттым, анда бөтенесе арбада иде. Әле берсеннән, әле берсеннән арбада ничә ел утырганнарын сораша башладым. Берсе — биш ел, икенчесе — ун, өченчесе 15 ел дип әйтте. Мин аларга карадым да "мин болай озак утырмыйм, аякка басачакмын", дидем. Алар миңа карап елмаеп кына китәләр иде. Боларның барысын да узгач янә томография ясадылар, ул вакыт эчендә мин инде үзем табибка әйләнеп беткән идем диярлек.

Яңа томография кәгазьләрен алганда өйдә берүзем, аш бүлмәсендә чәй эчеп утыра идем. Томография нәтиҗәләрен карагач, биш ел элек булган томография белән бер генә аермасы да юк икәнен аңладым, ягъни бернинди үзгәреш тә булмаган. Шулкадәр авыр булды, янымда торган чынаякны алып диварга ыргыттым да акырып-акырып елый башладым. Мине ишетеп күршеләр борчылып ишек кага башлады, мин ачмадым. Шул вакытны үземә максат куйдым: әгәр мин мондый халәттә калганмын икән, моны кабул итеп тормышка яңача карап алга барырга, бәхеткә ирешергә кирәк. Бу минем өчен төп максатка әверелде, үз-үземә инвалид арбасында булып та бәхетле тормыш корып булачакны исбатлыйсым килде.

"Эшкә алучы булмады"

Күпмедер вакыт узгач, туганнары белән аңлашылмаучанлыклар ешая һәм Миләүшә мәхкәмә аша әтисе белән абыйсыннан үзенә тиешле дүрткел метрларны таләп итә. Бераздан ул коммуналь фатирга күчә. Әмма сынаулар монда да тәмамланмый, Миләүшәне эшкә алмыйлар:

— Ике югары белемем булса да, эшкә беркем дә алырга җыенмады. Сергей исемле бер ир-ат кына йөк ташу хезмәтенә диспетчер буларак алырга ризалашты. Эш графигы бик тыгыз, иртәннән кичкә кадәр мин каршымда торган дүрт телефонга җаваплар биреп, машиналарга заказлар табып өйдән эшләдем. Ялым бер дә булмады диярлек. Күпмедер вакыт эшләгәннән соң Сергейга, йә графикны йомшарт, йә хезмәт хакын күтәр дидем, чөнки инвалид арбасында булсам да, минем дә үз мәнфәгатьләрем бар, кая да булса чыгасым килгән вакытлар була, ә мондый график белән бу мөмкин түгел иде. Җитәкчем минем чарасыз хәлдә булганымны белеп, шартларымны кире какты. Диспетчер булгач, күп машина йөртүчеләр белән аралашасың, дуслашасың, аларның кайберәүләре үзе өлгермәгән заказны миңа бирә иде. Мин җитәкчегә әйтми генә үземә өстәмә акча яки "чумара" ясый башладым. Ул вакытта җитәкчем 3000 сум түли иде, аңа өстәп 1900 сум "чумара" чыга иде. Минем өчен бу бик әйбәт иде.

Коммуналь фатирда күршемдә Зөһрә исемле хатын яшәде. Бик усал иде, миңа кадәр бүлмәмне 12 кеше алыштырган булып чыкты, шул Зөһрә боларның барысын да фатирдан чыгарттырган икән. Минем белән дә гел талашып мине дә чыгарырга тырышты, әмма минем чыгып китәр урыным юк иде һәм миңа моның белән көрәшергә туры килде. Ул вакытта мин инде беркатлы кыз түгел идем, үз хокукларым өчен көрәшә белгән кеше буларак чыныккан идем. Әмма шул күршем "чумара" ясап акча эшләгәнемне белде дә, мине җитәкчемә сатты. Хезмәттәш кызларым аша, эштән азат итәргә җыенуларын белдем. Мин инде моны көтеп тормыйча, барлык документ кәгазьләрен, эш әйберләрен җыйдым да бер машина йөртүче аша офиска җибәрдем. Шулай эшсез калдым.

Кичергән барлык вакыйгалар Миләүшә Зарипова өчен зур тәҗрибә була. Эшсез калу аны куркытса да, кайчандыр үз-үзенә барыбер бәхетле тормыш корачакмын дип куйган максатлар артка чигенмәскә ярдәм итә:

Үземә эшли башлаганның беренче аенда хезмәт хакым 30 мең сум булды

— Бу хәлләрдән соң белдерү биреп, шулай ук заказлар эзләп, әмма инде үз-үземә эшли башладым. Әле дә исемдә, бу Казанның 1000 еллыгы алды иде, үземә эшли башлаганның беренче аенда хезмәт хакым 30 мең сум булды, икенче ай тагын да күбрәк, аннан мин инде ГАЗельләр белән генә түгел, зур йөк машиналары белән эшли башладым. Шулай итеп эшли-эшли үземә ике ел эчендә фатир алдым. Ә теге Зөһрә тәки шунда коммуналкада калды.

"Булачак иремә аяксыз икәнемне башта әйтмәдем"

Миләүшә Зарипова үзен артык романтик хискә бирешкән кеше дип санамый, бар нәрсәгә аек акыл белән карарга өйрәнгән ди. Коммуналь фатирда яшәгән вакытта ук телефон аша ире Мөнир әфәнде белән таныша. Баштан телефоннан гына аралашканнар һәм Миләүшә ханым үзенең арбада икәнен булачак иренә белгертми торган:

— Ул Әлмәттә яши иде, бик матур шигырьләр яза иде. Мин артык хискә бирелүчән кеше түгел, әмма аның шигырьләре ничектер күңелгә кереп калды. Күрешеп алырга вәгъдәләшкәч кенә, мин үземнең нинди хәлдә икәнемне әйттем. Беренче күрешүгә җыенганда шулкадәр борчылганмын, күрәсең, яңа киемемнең биркасын өзеп алып ташларга онытканмын хәтта. Ул әле дә миңа "биркалы кыз" дип эндәшеп куя кайвакыт. Беренче күрешүдән соң күп вакыт узмый, мин аңа бергә торып карарга тәкъдим иттем, барып чыкмаса чыкмас, әйдә торып карыйк дидем. Соңрак никах укыттык һәм әлегә кадәр шул торып карыйбыз дия-дия 15 ел да узып киткән.

"Башта ирем теләмде, аннары мин балага уза алмадым"

Бүгенге көндә Миләүшә Зарипова берьюлы берничә бизнес алып бара. Хәзер инде ул гаиләсе белән үз йортында яши. Казадан соң күргән төшендә Миләүшә зираттан кызгылт-сары йорт каршына чыгып баса. Бүген яшәгән аларның йортлары нәкъ шул төштә күргән йортка охшаган. Бизнес ачып эшләрен җайга салуны да, башта фатир алып, аннан зур йорт салуны да Миләүшә тормышында булган зур уңышларга тиңли, әмма үзен иң бәхетле иткән вакыйга дип моннан тугыз ел элек кызлары Алияне табу дип әйтә:

— Ирем белән тора башлагач та бала табасым килә дидем. Ул миңа ике ел торып карыйк, бәлки тора алмабыз, аннан карарбыз, диде. Әмма ике ел узгач ул миңа бала булуын теләмим дия башлады. Баштан ул сакланды, аннан сакланмаса да, мин уза алмадым. Бик читен вакытлар иде, укымаган әйберләр калмады, эшләгән эшләр калмады. Бер клиникага мөрәҗәгать иттем, әле дә исемдә, Альбина Шамилевна исемле табиб иде, ул мине карады да шунда ук проблемның нәрсәдә икәнен әйтте һәм эчәргә кирәкле дарулар язды. Ул вакытта без нәкъ менә шушы йортыбызны сала идек, аңа да күп көч һәм нервлар китте. Йорт әзер булырга торганда, без инде булган стресслардан арынырга теләп ирем белән Таиландка яңа ел каршыларга киттек. Анда искитмәле ял иткәч, кайтыр юлда мин инде үземнең йөкле булуымны сизә башладым. Ялдан кайтып, караган табибыма күренгәч минем сизенүләрем расланды. Иремне чакырып хәбәрне әйттем, ул бер генә тапкыр аборт ясат диде, мин, әлбәттә, каршы төштем һәм шулай итеп яңа йортка без өчәү диярлек күчтек.

Миләүшә Зарипова кызы Алия белән
Миләүшә Зарипова кызы Алия белән

Миләүшә Зарипова үзен таләпчән әни дип саный. Үзе балачакта эш эшләп үскәнгә, хәзерге көндә кызы Алияне дә хезмәт сөючән итеп үстерергә тырыша. Ире Мөнир әфәнде белән үзен капма-каршы дип атый, башкача булса бергә тормыш кора алмас идек, дип әйтә:

Әни була алуым минем тормышымдагы иң зур куанычым

— Ирем белән батарейкадагы кебек плюс һәм минус без. Мин бар нәрсәне үзем контрольдә тотарга тырышам, ирем "юк, болай эшләмибез" дисә дә, үземчә эшләп аның теләге булырдай итеп чыгарам, шундый тискәре инде мин. Ирем артык игътибар үзәгендә булырга яратмый, әмма мине дә тыймый, төрле чараларда катнашканда ярдәм итә. Әни була алуым минем тормышымдагы иң зур куанычым. Кызым минем өчен ярдәмчем дә, сердәшем дә. Йорт эшләрен, утын китерү, мунча ягу дисәм, кызым шунда ук ярдәмгә килә. Әбием мине балачакта һәр тиенне кадерләргә өйрәтте, мин дә Алияне артык иркәләргә тырышмыйм, ул яктан ирем күбрәк иркәлидер балабызны. Элек кызым мәктәптән начар билге алып кайтса, күңелем төшә иде, әмма соңрак аңлый башладым, мин бит үзем дә гел бишлегә генә укымадым. Ә хәзерге заманда мәктәпне гел яхшы билгегә генә бетерү җитми, үҗәтлегең булуы кирәк.

"Җитәрлек еладым инде, хәзер еламыйм"

Миләүшә ханым социаль челтәрләрдә дә актив тормыш алып бара. Сәхифәләрендә язылучылары белән актив аралашып, киңәшләр бирә. Әмма араларында, сүз әйтеп үпкәләтергә тырышучылар да бар, дип әйтә.

— Дөресен генә әйткәндә, мин бер урында утырырга яратмыйм, гел хәрәкәттә булу кирәк миңа. Блог алып баргач әлбәттә активлык күрсәтү кирәк.

Социаль челтәрләрдә кайберәүләр авыр сүз әйтеп, күңелне төшерергә маташа

Язылучыларым белән фикер алышулар тормышымны тагын да ямьләндерә. Социаль челтәрләрдә кайберәүләр авыр сүз әйтеп, күңелне төшерергә маташа, андыйлар да бар. Әмма мин үз тормышымда нәрсә генә күрмәдем, нәрсә генә кичермәдем, шуңа күрә андыйларны кызганам гына, чөнки минем күңелемне начар сүз белән төшерергә маташу — буш эш. Төшенкелеккә бирелгән чаклар бөтенләй юк минем. Кемдер әйтә бит, авыр чакларда елап алам да, рәхәт булып китә, ә минем андый чаклар бик сирәк була. Фаҗигадан соң ярты ел ятакта яткан вакытларда шактый еладым, бәлки шуңадыр да хәзер вак-төяк нәрсәләр өчен күз яше түгү минем өчен хас әйбер түгелдер.

  • Декабрь башында Миләүшә Зарипова Казанда зурлап инвалидлар декадасы уздырды. Өстәл әзерләүдән башлап, күңел ачу чараларына кадәр үзе башлап йөреде. Чарага 50ләп инвалид китерелде. Алар башлыча өйләреннән әллә ни чыгып йөри алмаган кешеләр иде.

XS
SM
MD
LG